16+

«Туган тел кадерләп һәм җаваплы итеп сакларга бирелгән әманәт булып тора»

Милли телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проектына каршы Мәскәүдә, 15 милли республика вәкилләре катнашында, зур түгәрәк өстәл узды. Аның нәтиҗәсе буларак, тиздән «Россия халыкларының демократик конгрессы» барлыкка киләчәк.

Милли телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проектына каршы Мәскәүдә, 15 милли республика вәкилләре катнашында, зур түгәрәк өстәл узды. Аның нәтиҗәсе буларак, тиздән «Россия халыкларының демократик конгрессы» барлыкка киләчәк.

Конгресс составына кергән вәкилләр туган телләрне генә түгел, илнең федератив төзелешен дә яклаячак.

«Туган телне укыту планнарының мәҗбүри өлешендә саклау өчен» инициатива төркеме әгъзасы, сәясәтче Руслан Айсин «ШК»га хәбәр иткәнчә, «Гомуми белем бирү системасында туган телләр үсеше: сәяси-хокукый актлар» темасына узган түгәрәк өстәлне тарихи вакыйга дип әйтергә була. Чарада Башкортстан, Чувашстан, Якутия, Дагыстан, Кавказ республикаларыннан, Чукотка автономияле округыннан, Кабардино-Балкариядән депутатлар, экспертлар, галимнәр, актив җәмәгать эшлеклеләре, язучылар катнашкан. Россия Фәннәр академиясенең Телләр өйрәнү институты вәкилләре дә булган, алар да милли телләрне укытуны яклап чыккан.

– Түгәрәк өстәлдә катнашучылар «Россия халыкларының демократик конгрессы» булдырырга кирәк дигән фикергә килде. Конгрессны оештыру комитетына чарада булган бөтен кеше керде. Алар арасында, рус милләте вәкиле буларак, билгеле җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Максим Шевченко да бар. Без Дәүләт Думасының милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектына каршы бик күп чаралар үткәрергә килештек. Аерым алганда, Чебоксарда милли телләр форумы үткәрәчәкбез. Җәй көне бөтен милли республикаларда билгеле бер көнне туган телләрне яклаган пикет оештыру көтелә. Мәгълүмати, хокукый-юридик яктан көчләребезне туплап, депутатлар сөйләшүләр алып барачакбыз. Безнең эш моның белән генә чикләнмәячәк. Демократик конгресс «федерализм мәсьәләләре» белән дә шөгыльләнергә җыена, дөресрәге, без Россия Конституциясен, аның федератив төзелешен яклап чыгачакбыз. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов үзенең чыгышында «Россиянең төп законы үз халыкларына туган телләрен саклауны һәм аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли. Без үзебезнең Конституциядәге хокукларыбызны яклауны сорыйбыз, аның үтәлүен таләп итәбез, башка берни дә сорамыйбыз» дип билгеләп үтте. Аңа кушылып шуны әйтәсе килә: Россияне федератив, толерант дәүләт буларак күрәсебез килә, – дип сөйләде сәясәтче.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар тел мәсьәләсендә Татарстанның активлык күрсәтүен билгеләп үткән. Татарлар бу көрәшкә алынмаган булса, җиңелгән булыр идек, дигәннәр.
– Алар Татарстанны лидер итеп күрә, сезнең белән көрәштәш булырга әзербез, диделәр, – ди Руслан Айсин.

Аның әйтүенчә, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт Думасына туган телләрне ирекле укыту турындагы закон проектына каршы мөрәҗәгатен илнең башка республикалары, аерым алганда Кабардино-Балкария Республикасы, Калмыкия һәм Дагыстан парламентлары хуплаган. Алтай һәм Якутия дә кушылырга ниятли.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар резолюция дә кабул иткән. Аны яхшылап редакцияләп, Россия халыклары һәм башка чит телләргә тәрҗемә итеп бастырырга җыеналар. Шунысын да әйтергә кирәк: түгәрәк өстәлдә кабул ителгән резолюциядә милли республикаларда Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә бирү мөмкинлеген кире кайтаруны таләп итәргә дигән пункт та бар. Милли республика вәкилләре Дәүләт Думасыннан «Мәгариф турында»гы федераль законга гражданнарның, кадрлар һәм укыту-методик тәэмин ителеш белән, туган телдә урта гомуми белем алу конституцион хокукын тәэмин итү өлешендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертүне таләп итә.

Туган телне саклау ул – әманәт

Социаль челтәрләрдә Россия халыкларының туган телләрен укытуны мәҗбүри итүне саклауны яклаган петициягә 33 меңнән артык кеше кул куйган. Россия Президенты Владимир Путинга адресланган петицияне «Россия туган телләренә каршы законга – юк» инициатив төркеме әзерләгән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да хуплаган әлеге петицияне.

«Мәктәптә туган тел укытылырга тиешме-юкмы? Бүген туган телнең киләчәк язмышы һәм дәрәҗәсе буенча мәсьәлә шундый рәвештә карала. Без Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә «тел проблемасын» зур борчулар белән күзәтеп барабыз һәм татар халкының милли бөтенлеген, туган телен саклауга хезмәт итәргә омтылабыз. Бөек Шиһабетдин Мәрҗани: «Ислам динен сакларга өч әйбер ярдәм итә – милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт», – дигән. Ә Коръән-Кәримдә болай диелә: «Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык» («Хөҗүрәт» сүрәсе, 13нче аять). Бу аятьтә күренгәнчә, халыклар бер-берсен танып, баетып, өйрәнеп яшәргә тиеш һәм аларның һәрберсе Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән милли үзенчәлекләргә ия, ә туган тел кадерләп һәм җаваплы итеп сакларга бирелгән әманәт булып тора. Башка сүзләр белән әйткәндә, телебезне югалтсак – Раббыбызның әмерен үтәмибез булып чыга. Диния нәзарәте татар телен саклауга юнәлтелгән шактый чараларны тормышка ашырып бара. Әмма бу мәсьәләгә системалы якын килү таләп ителә һәм ул дәүләт дәрәҗәсендә тормышка ашырылырга тиеш.

Хөрмәтле ватандашлар! Мин Сезне мәктәпләрдә Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүне саклау мөрәҗәгатен хуплап чыгарга чакырам. Телләр югалуын булдырмый калу өчен иң мөһим чара – аны мәгариф системасына кертеп җибәрү. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, телләр күптөрлелеге белән таныштыру, башка халыкларның мәдәнияте аша үз мәдәниятеңне тирәннән өйрәнү мәктәптә башкарылырга тиеш», – диелә аның мөрәҗәгатендә.

Максим Шевченко, җәмәгать эшлеклесе, журналист:

– Милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проекты – җинаятьчел проект. Ул Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкларның гражданлык хокукларын тарайта. Бу законны кабул итү мотивлары аңлашылмый. Рус телен беркайда да кысмыйлар, без моны бик яхшы беләбез. Өстәвенә, мин татар яки кабарда телен өйрәнеп, рус булудан туктаган бер генә кешене дә белмим. Биредә проблема мәдәни түгел, ә сәяси яссылыкта ята. «Сул фронт» партиясе әгъзасы буларак, әлеге закон проектына каршы чыгачакмын, КПРФ һәм «Гадел Россия» партияләрен документка каршы тавыш бирергә чакырачакмын. Рус кешесе буларак шуны әйтәм: мин һәркемнең, Россиядәге иң кечкенә халыкның да хокукларын якларга әзер.
(«Татар-информ»)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading