16+

Циркта оныкларым курыкты

Балачакта циркка еш бара идек. Ул чакта алгы рәтләргә билет 1 сум 20 тиен генә иде шул. Хәзер бәяләр дә, цирктагы мохит, чыгышлар да башка.

Циркта оныкларым курыкты

Балачакта циркка еш бара идек. Ул чакта алгы рәтләргә билет 1 сум 20 тиен генә иде шул. Хәзер бәяләр дә, цирктагы мохит, чыгышлар да башка.

Циркны аеруча ремонттан соң танырлык түгел. Мин дә, оныкларымны ияртеп, яңа бинаны күрергә бардым. Циркның эчке бизәлеше күз явын алырлык. Барысы да заманча, уңайлы. Кулны сөртү өчен салфетканы да автомат биреп тора, шуңа кызыгып, биш яшьлек оныгым кулын берничә тапкыр юды. Балаларга кечкенә поездда йөрү мөмкинлеге дә тудырылган. Вестибюль зурайтылган, гөлләр, яшеллек арткан. Яңа утыргычлар, якты төсләр дисеңме – бик матур. 

 

Бик шәп чыгышлар карадык. «Фиеста» программасы нәкъ менә балаларның кызыксынуларын күз алдында тотып эшләнгән: каз, үрдәкләрдән алып аюларга кадәр бар. Акробатлар чыгышын да тын да алмый карап утырдык. Программа ахырында утлы бәрмәләр белән чыгыш ясаган жонглерлар гына күңелгә шом салды. Озын гына ир-ат, ике кулына прожектор формасындагы җайланмалар тотып, өскә таба ут җибәрә башлады. Ул уттан чыккан кайнарлык алгы рәтләргә кадәр сизелде. Кинәт Кемерово фаҗигасе искә төште. Бу куркыныч түгелме икән дип уйлап куйдым. Ут очкыны кешенең чәченә, синтетик киемгә эләксә, шундук янып китә ләбаса. Утлы чыгыш тәмамланганнан соң да зәңгәр төтен, зәһәр ис залда торды әле. Оныкларым да курыкканнар. Шоу ясап кеше шаккатырып була анысы, ләкин беренче чиратта куркынычсызлык турында уйласыннар иде. 

Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Фотолар: vk.com/kazancircus

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading