16+

Төпсез чиләкләр

Шәһәрдә яшәгән бала авылга кунакка кайта икән, ул төп йорттагы эреле-ваклы проблемаларны хәл итәргә, анысын-монысын төзәтергә, кыскасы, ул монда нәрсәдер эшләргә тиеш. Шәһәрдә дә кеше кул кушырып утырмый. Эт булып арырга мөмкин. Арыгансың икән – авылга кайтма. Ял итеп, йокыңны туйдырып кайт, чөнки монда синең кайларда нишләп йөрүең беркемгә дә кирәк түгел. Йоклап ята алмыйсың. Язу-сызу белән өстәл башында утыру да – соңгы чиктә генә.

Төпсез чиләкләр

Шәһәрдә яшәгән бала авылга кунакка кайта икән, ул төп йорттагы эреле-ваклы проблемаларны хәл итәргә, анысын-монысын төзәтергә, кыскасы, ул монда нәрсәдер эшләргә тиеш. Шәһәрдә дә кеше кул кушырып утырмый. Эт булып арырга мөмкин. Арыгансың икән – авылга кайтма. Ял итеп, йокыңны туйдырып кайт, чөнки монда синең кайларда нишләп йөрүең беркемгә дә кирәк түгел. Йоклап ята алмыйсың. Язу-сызу белән өстәл башында утыру да – соңгы чиктә генә.

Мин моны бик яхшы белеп торам инде. Ләкин белү бер нәрсә, куллану – бүтән. Эш язу белән бәйле булгач, ярый интернет аша җибәрермен әле дип уйлаган чаклар да була. Шулай җайлы да инде, берничә сәгатеңне үз эшең белән үткәрәсең дә калганы йорт-кура мәшәкатьләренә китә. Берничә сәгать өчен шәһәрдә бәйләнеп ятасы түгел.
Бермәлне шулай утырам өстәл башында. Ашыгыч язма әзерләп Казанга җибәрергә кирәк. Инәй – өстәл янындагы диванда. Сөйләшкәләп алабыз.
– Тыкрык ягының киртәләрен дә карарга кирәк, сыер башы сыярлык урыннары бар, – ди.
– Әйе, – дим, – кичә карап килдем.
– Көн дә карап-төзәтеп торсаң гына инде аны, – ди инәй. – Караучысыз калса, багана да чери...
– Әйе, шулай шул, – дип, мин үз эшемә күчәм.
Инәй, бераз тын утыра да:
– Теге якта кемнеңдер бакчасын сөрәләр бугай, – дип куя.
Бакча сөрүгә минем артык ис китми. Бәрәңге утыртасы җир артык күп түгел, артык ашыктырмасаң да була. Шуңа баш кагып кына куям.
Инәй кухня ягыннан урап килә. Тәрәзә төбендәге помидор шытымнарына су сибә.
– Абзар артында төпсез бидрәләр бар иде, тапмадым, берәр җиргә алып куймадыңмы? – ди.
Мин дәшмим. Баш мие икегә бүленә: аның бер ягы халык язмышына кагылышлы фәлсәфи мәсьәләләрне хәл итә, икенчесе абзар артындагы төпсез чиләкләр турында уйлый. Кайда икән инде алар? Һәм бер арада урам аша йөгереп узган песи сыман «Неужели мин язган әсәрләрнең төпсез чиләк хәтле дә әһәмияте юк инде?!» дигән уй да ялтлап кала.
– Ул төпсез чиләкләр нәрсәгә кирәк булды инде?
– Помидорларны каплап куярга җайлы. Кыраудан саклый.
Мин үз эшемә күчәм. Менә, әйтик, кеше үз хезмәт хакының 13 процентын хөкүмәткә түли. Салым итеп. Зарплатасы яшәүгә җитмәгәч, кредит ала. Һәм шул кредитның тагын 15-35 процентын банкка түли. Гади адәм баласын хөкүмәт бер яктан сава, ә банклар икенче яктан сава булып чыга ич.
Менә шушы мәсьәләләргә кагылышлы бик җитди фикер башка килә һәм искә төшә: ул чиләкләрне былтыр көз чүплеккә ташлаган идек бит. Нәрсәгә җыеп ята икән дип аптырашкан да идек әле.
Ул арада минем бакча эшләре, йорт-кура мәшәкатьләре турында уйлый белүемнән тәмам өмете өзелеп, инәй тузан суырткычка тотына.
– Менә моның тавышы әллә нишләде, тыңлап кара әле, – ди.
Тавышы чынлап та әллә нишләгән. Элек тә ярыйсы нык акыра торган нәрсә иде инде. Алганда ук, сатучы хатын: «Яхшы суыра торганнарның тавышы нык була», – дигәнгә генә алган идем.
– Ярый, аз гына соңрак карармын, – дим.
Инәй тагын шул рәвешле бераз буталып йөри дә ихатага, тавык чебиләрен ашатырга чыгып китә. Тынлык урнаша. Комачаулап, бүлдереп йөрүче беркем юк. Ләкин нидер җитми. Мин, дөньяви мәсьәләләр турында фикер йөрткән арада: «Нәрсә җитми соң?» – дип уйлап алам. Бүлдерүче җитми. Юк, телефонны мин шуңа сүндереп куям ич... Һәм бераздан нәрсә җитмәгәнен төшенәм. Өй эченә күз йөгертеп алам. Әни җитми.
Ярый әле ул ишегалдында гына.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading