16+

Төп йорт килене нинди булырга тиеш?

Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.

Төп йорт килене нинди булырга тиеш?

Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.

– Төп йорт килене булу – зур җаваплылык бит ул. Гаиләне алып барырга, күпсанлы туганнарны да кабул итеп өлгерергә, каената белән каенанага да ярарга кирәк. Без авылыбызның уңган-булган алты киленен матур итеп гомер кичерүләренең серен чишәргә чакырдык, – дип ачып җибәрде кичәне Әминә Гатиятова.

Узган атнада район үзәгендә үткәрелгән «Килен – каенана туфрагыннан» кичәсендә халык мәхәббәтен яулап, диплом алып кайткан Дания Мостафинага, инде сәхнә тәҗрибәң бар, дип башлап сүз бирелде.


– Ирем Муллахмәт – урамыбызның иң тырыш ир-аты. Улыбыз армия хезмәтеннән кайтты инде, ике кызыбыз буй җитеп килә. Каенанам Нурлыбанат – яраткан иремнең әнисе. Аңа ничек караңгы чырай күрсәтәсең, өлкән кешенең рәнҗешен алып каласы килми. Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча ун сыер асрыйбыз. Документлар туплауда җирле үзидарә рәисе Харис абый Гатиятов булышты. 25 оя умарта тотабыз. Тырышырга кирәк, – диде Дания Мостафина.
Даниянең игезәге Саниянең Илнур Мөхәммәтшинга кияүгә чыгуына 23 ел тулган, өч бала үстерәләр.

– Яшермим, авыр ияләштем. Өйне, игезәгемне сагындым, качып елый идем, – дип, килен булып төшкән елларын хәтерендә яңартты Сания. – Сабыр иттем. Сабыр төбе – сары алтын, дигән әйтем бик дөрес ул. Кияүгә яңа чыккан кызлар сабыр була белсеннәр.

– Чагыштырып карасаң, минем ирем Исмәгыйль урамыбыздагы Муллахмәттән дә тырышырактыр әле, – дип шаяртып сүз башлады Гөлсинә Сәлахетдинова. – Бергәләп йорт җиткездек, ике улыбызны тәрбияләп үстердек. Газ бар. Җирле үзидарә тырышлыгында су да керде. Биш сыер асрыйбыз. Ирем «вахта» белән эшкә йөри, шигырьләр яза-яза, аны унбиш көн көтеп алам. Бер-береңә ышанырга кирәк.
Эльмира белән Фәнис Зыятдиновларның да мәхәббәтләре сынауларны кичеп ныгыган.
– Кияүгә барганда, олы яшьтәге әнием Минсараның ялгызы гына калуына нык борчылдым. Көн калдырмый хәлен белеп тордык, мин эштә булганда, ирем Фәнис үзе йөгерде. Үлеменә алты ай калганда, безнең белән яшәде. Каенатам белән каенанам, ирем Фәнис, каенсеңлем Гөлфинә бернинди күпсенү сиздермәделәр, авыр сүз әйтмәделәр. Мин аларга шуның өчен мең рәхмәтле! Төп йорт килене ул – төп нигезне саклаучы. Аллага шөкер, ике яктан да туганнар белән аралашып, бер бөртек улыбызның үсүенә куанып яшибез, – диде Эльмира Зыятдинова.
Лилия Фәрзетдинованың язмышы Эльмира Зыятдинованыкына шактый аваздаш.

– Әнием Люба авырып киткәч, көнгә өч-дүрт мәртәбә аның янына йөгерә идем. Ирем Ринат белән каенатам Хәмит: «Бар» – дип, үзләре үк җибәрәләр иде.

Ирем эштә булса, каенатам Хәмит өч баланы алып калды, балаларны аның кебек итеп хатын-кыз да карамас, – дип, рәхмәт хисләрендә сөйләде Лилия. – Терлекләр күп, башта каушап та калдым. Үзем өлгермәгәндә, ирем: «бу хатын-кыз эше», – димәде, ашарга да пешереп бетерде, башланган керне дә юып тәмамлады. Тормышны җайга салыр өчен, бер-береңә терәк булырга кирәк.
Киленнәр «имтиханын» Алсу Вафина йомгаклады.

– Ике тапкыр яндык, авариягә юлыктык, әмма төшеп калмадык. Каенатам Равилне кырыс холыклы дисәләр дә, гаиләгә ярдәмчел кеше ул. Колхоз таркатылмаса, ирем Рөстәм иң алдынгы шофер булыр иде, мәгәр. Авыл төзек булсын өчен тырыша, бер кеше кушмаган килеш тә үз акчасына йөк машинасы белән тыкрык юлына таш ташый. Өч улыбыз бар, ярдәмчеләребез үсә дип куанабыз. Гаилә тормышын очраган бер кешегә зарлануга түгел, ә дуслыкка һәм максатка корырга кирәк, – диде Алсу Вафина.

Алты киленнең куллары да алтын, тәмледән-тәмле камыр ризыклары пешереп килгәннәр.
– Алты килен дә авылыбыз кызлары, яшьләр бу тырыш гаиләләрдән үрнәк алсын. Балтачка башка авыллардан килен булып төшкән, шулай ук тырыш-уңган 40 хатын-кызыбыз да бар бит әле безнең. Киләсе кичәне алар катнашында оештырырга кирәк, – диде Балтач җирле үзидарә рәисе Харис Гатиятов. тәкъдимне хуплап, халык кул чапты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading