16+

Тимершәехнең изге догасыннан башланган юл

Адәм балаларыныкы кебек, авылларның да язмышы төрле.

Тимершәехнең изге догасыннан башланган юл

Адәм балаларыныкы кебек, авылларның да язмышы төрле.

Кайсылары дөньяга барлыгын белдергәннән бирле яши, үсә, киңәя, тарихта үзенең урынын билгели. Әмма шул ук вакытта таралып юкка чыкканнары, исеме онытылганнары да шактый. Бәхетле очрак булып, аларны һәвәскәр тарихчылар эзләп табар бәлки, картада урынын билгеләр, халык хәтеренә теркәр. Сабый дөньяга аваз салганда, «Бәхете белән тусын» диләр, бу авылларга да кагыла, күрәсең. Тимершәех атлы кеше, авылга нигез салганда, нинди догалар укыгандыр, әмма исеменең гасырлар буена халык телендә генә кабатланмыйча, дөнья тарихына языласын, күпләрнең язмышын шул җирлеккә бәйләячәген күз алдына да китермәгәндер. Тимершәехтән Тимуш-Тимәшкә әверелгән әлеге авылның бөтен дөньяга танылуына берничә сәбәп бар, әмма күбрәк ул кара алтын белән бәйле.

Тарихка сәяхәт

Татар нефте турында сүз башлыйбыз икән, старшина Нәдер Үрәзмәтов исемен атап үтми мөмкин түгел. Беренчедән, элек аның биләмәләре булган җирдә әлеге хәзинә табылган, икенчедән, ул шәхсән үзе җир маен табу белән шөгыльләнә, аны эшкәртү эшен башлап җибәрергә ниятли. Зиһенле һәм гыйлемле татар старшинасы Үрәзмәтов, бу җирләрне үз артына теркәүне сорап, XVIII гасырның беренче яртысында юкка гына Сенатка мөрәҗәгать итмәгәндер. Әле гасыр башында ук бу якларда дегет чишмәләре барлыгы мәгълүм була, кайбер чыганакларда аларны Нәдер Үрәзмәтовның бабалары тапкан дип фаразлана. Тарихның тирән катламнарына кереп китмичә генә әйтеп үтик: риваятьләр буенча, Үрәзмәтовлар Кырым ханлыгыннан чыгып, ХVI гасыр башында ук Казан ханы Мөхәммәтәминнән тарханлык һәм биләмәләр алалар. Бүгенге вазгыять белән бәйләсәк, татарны төрле төркемнәргә бүлгәләргә теләүчеләр тарихның әнә шул битләрен өйрәнеп, үзләренә җавап таба ала – Кырым белән Казан татарын төрле халык диләр икән, ни рәвешле чит ханлыктан килгәннәргә тарханлык белән җир биләмәләре бирелгән соң? Ә җавабы бик гади – алар икесе бер үк халык булган. Менә шул нәселнең вәкиле Нәдер старшина әлеге төбәктә дүрт дегет чишмәсе барлыгын белә, 1729 елда Россиядә беренче булып, нефть эшкәртү заводын төзергә керешә, әмма хыялын чынга ашыра алмыйча үлеп китә. Шөгер төбәгендә Ласло Шандор, Петер Паллас кебек белгечләр нефть эзли башлаганчыга хәтле гасыр ярым элек була әле бу. Татарлар тарихында аерым урынны алып торган тагын бер вакыйгага тукталып үтмичә булмый – көчләп чукындырудан һәм күтәрә алмаслык салымнардан качып, халык, авылы-авылы белән, урта Идел буеннан ераккарак күченә, кайберләре Нәдер волостендә сыену урыны таба. Тимәш авылына кайчан нигез салынганы һәм барлыкка килү сәбәпләре төгәл билгеле түгел, әмма төрле исәпләүләр буенча, аңа якынча 300 ел дип санап, тимәшлеләр XVIII гасыр башын күрсәтә. Ә бу исә алда телгә алынган вакыйгалар чоры. Шул авылда туып-үскән философия фәннәре докторы Камил Фәсиев үзенең истәлекләрендә: «Әти сөйләвенчә, бабаларыбыз бирегә Чистай якларыннан күчеп килгән, шуңа күрә тимәшлеләрнең телендә мишәр сөйләме сизелә», – дип язган.

Бу урында әлеге авылның исемен мәңгеләштергән, Россиянең бөтен мөселман дөньясына таныткан күренекле шәхес – Габдерәхим Утыз Имәни турында язып үтми булмый. Тимәш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, музей җитәкчесе Габидуллина Венера Исхак кызы сөйләвенчә, шагыйрь, галим, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәнинең туган-үлгән еллары авылның яшен ачыкларга ярдәм иткән.

– Авылга 300 ел дип исәпләнелә. Бу сан кайдан алынды соң? Беренче язма мәгълүматларда, ә ул Дүртенче ревизия документлары, авыл 1780 елларда телгә алына. Анда Тимәштә 200 йорт барлыгы турында әйтелә, ә бу инде шактый зур авыл, димәк, ул аңа хәтле булган инде. Шулай ук зираттагы борынгы кабер ташлары өйрәнелеп, авылның яше билгеләнә. Тагын бер кызыклы мәгълүмат – Габдерәхим Утыз Имәни бу авылда 1834 елда җирләнгән. Аның әтисе шушы авылныкы, ә әнисе Чирмешәннең Утыз Имән (элеккеге Яңа Кади) авылыннан. Габдерәхим тугач, аның әтисе үлә һәм әнисе үз авылына кайтып китә. Бераздан әнисе дә үлә, туганнары тәрбиясендә үсеп, ул төрле мәдрәсәләрдә белем ала, Урта Азиядә яши. Кабат Тимәшкә күчеп килгәч, биредә төпләнеп калырга уйлый. Әмма буш имана җире булмый, әтисе күптән үлгәнлектән, җир бирмиләр. Ул Сарабиккол авылына китә һәм укытучылык белән шөгыльләнә. Бераздан имам булып кабат Тимәшкә кайта. Аның 1754 елда туганлыгы мәгълүм, димәк, әтисе элегрәк тә биредә яшәгән. Шулардан чыгып, авылга якынча 300 яшь дип исәпләнелә. Шулай итеп, 2005 елда авылның 300 еллыгы билгеләп үтелде. 

Ромашкино феномены

Феномен дигәч, без гадәттән тыш сирәк күренеш, аңа ирешеп булмаслык бер нәрсәне күздә тотабыз. Лениногорскида чыгучы «Ромашкино феномены» дип аталган газетаны күргәч, бераз сәеррәк тоелган иде. Феноменаль хәтер, көч, тавыш һәм башка бик күп әйберләр бар. Ә нефть ятмасының феноменлыгы нәрсәдә? Тәүге тапкыр фонтан аткан чорны күзалласак, гади бер Тимәш авылы халкы өчен ул, чынлап та, гадәттән тыш сирәк күренеш. Шул авылда гомер кичергәннәрнең истәлекләреннән күренгәнчә, тау итәге буенда бораулау эшләре алып барылганын белә халык, әмма ничек һәм нәрсә буласын аңлап бетерми. Әле 100 метрга чаклы күтәрелгән фонтан аткач та аңышмый, кемнең нинди савыты бар – шуңа җир маен җыеп калырга ашыга: хуҗалыкта гел кирәк нәрсә бит ул дегет, арба күчәрен майларга ничаклы запас булачак! Революциягә хәтле үз тегермәне дә булмаган, 20нче елларда да әле күп кенә өйләрнең тәрәзәләренә карындык тарттырылган, сугыш михнәте, ачлык газабы, күпләгән ир-атлар яу кырында башын салып, ике капканың берсенә ятимлек җиле кагылган авыл өчен бу һичшиксез искитмәле вакыйга! Ашарга икмәк юк, ә нефтьчеләрдә ул бар, авыл халкы шунда эшкә урнашырга атлыга. Хәтта малай-шалай да траншеялар казу, хәлдән килердәй башка эшләрдә катнашып, икмәк карточкаларын алу өчен хезмәт куя. Шундый авыр чорда икмәк бәрабәренә булса да эшли алу мөмкинлеге пәйда булуны феномен димичә ни дисең?! Андый чакта кем дан-дәрәҗә дип йөрсен! Ул вакытта халык феномен түгел, фонтан сүзен дә белмәгән инде белүен. Авылга нигез салган Тимершәех белән шунда ике гасырдан артык гомер кичергән чабаталы авыл агайлары гына түгел, XX гасыр башында бу якларда эзләнүләр алып барган зур галим Н.В.Нечаев та хәзинә өстеннән йөреп, аның бәреп чыгасын белмәгән. Болардан чыгып шуны гына әйтеп була: нефтьнең элегрәк табылмавы – Россиянең ничаклы артта калган булуына дәлил бу. Алда телгә алынган Л.Шандор, П.Палласларның чит илдән килгәннәре мәгълүм, соңгысын Екатерина II шәхсән үзе чакыртып китерә. Бетмәс-төкәнмәс сугышлар да фәнне, сәнәгатьне алга җибәрүне тоткарлаган. Югыйсә бу төбәкнең нефтькә бай икәнлеге Нәдер Үрәзмәтовка Ромашкино ятмасы ачылганга хәтле ике гасыр элек алдан билгеле булганы әйтеп үтелде. Аның нефть эшен җәелдерү нияте белән 1730 еллар башында хәзерге Тимәштән ерак түгел урынга – Сугышлыга (Лениногорск районы, элеккеге Нәдер авылы) эшчеләрне күчереп утыртуы мәгълүм. Кызганыч, үзе үлгәч, аның эшен дәвам итүче булмый, өч хатыннан туган 24 баланың берсе Йосыф, әтисе урынына старшина булып калгач, бу юнәлештә эшләми. Ә җир мае алданрак табылып, файдасын иртәрәк күрә башлаганда, тарих бәлки башкачарак булыр иде. XX гасыр урталарында да фонтан сүзен белмәгән авыл баласы нефтьне арба күчәрен майларга дип чүлмәк-савытларга тутырып йөрмәс иде. Нефть – гади җир мае гына түгел, ул тарихны үзгәртергә, дөньякүләм вакыйгаларга тәэсир итәргә сәләтле. Бөек Ватан сугышы чорын карасак, Гитлерның Сталинградтан соң Казан тарафына борылырга тиеш булганы архив документларында теркәлгән. «Абвер» разведчиклары үз эшен белеп башкарган, дала ягына бер дә ыргылмаган. 

Тимәшнең яңа тарихы

1948 елда Чияле тау итәгендә Ромашкино нефть ятмасы табылгач, авылның яңа тарихы башлана. Авылның гына түгел, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгенең киләчәген билгеләү, яңа шәһәрләр барлыкка килү, күпләгән кешегә зур мөмкинлекләр ачылу – барысы да Ромашкино нефть ятмасына бәйле. Билгеле, җирле халык, әлеге өлкәдә белеме булмау сәбәпле, гади эшче булып урнаша, әмма бу бәхет тә бөтен кешегә тәтеми. Читтән килеп эшләүчеләр, тәҗрибәлеләр бик күп була. 
– Башка җирләрдән – Әзәрбайҗан, Башкортстанның Ишембай якларыннан килүчеләр күп иде. Ишембайныкылардан берсе – нефть табу мастеры Мотыйгуллин Шәйхулла абзый – күп еллар әлеге тармакта хезмәт куйды, бик таләпчән булганга, күбесе курка иде аңардан, – дип сөйли авылның имамы, элек мәктәп директоры булып эшләгән Хәлил Шәрипов. – Төрле милләт вәкилләре бар иде. Читтән килгән кешеләр булгач, мәктәптә алар өчен махсус рус сыйныфлары барлыкка килде. Җитәкчеләр даирәсен әүвәл нигездә читтән килүчеләр тәшкил итте. Беренче нефтьчеләрнең культбудкалары землянка булган чагын да хәтерлим әле. Без малай-шалай идек, салкында уйнап туңып беткәч, шул землянкаларга кереп җылынган чаклар да күп булды. Тимәшнекеләр күпчелек нефть чыгаруда эшли, бораулауда әүвәл бик күп булмый алар. Колхозның да уңганрак кешеләрен үзеннән җибәрәсе килмәгәндер. Нефть тармагында күбрәк йә иртәрәк китеп калганнар, йә сугыштан соң ук шунда керешеп киткәннәр эшләде. Яшьләрнең күбесе укырга китеп, шуннан соң кайтып эшли башлый иде. Рәттән бөтенесен алганнар дип уйларга кирәкми, таләпләр бик югары иде. Тора-бара шул җирлектә туып-үскәннәр укып, тәҗрибә туплап, югары җитәкчелек даирәсенә күтәрелде. Бу тармакта эшләп, югарыга күтәрелгәннәрнең күбесе, әлеге 3нче скважинада эшләп, тәҗрибә тупладылар.

Тере шаһит сүзләреннән

Шунда туып-үскән сугыш ветераны Сарыймов Хөҗҗәт бабай (1923 елда туган) – уникаль шәхес. Хезмәт биографиясе 1948 елда – Тимәштә нефть табылгач башланган һәм ул 35 ел шушы тармакта хезмәт куйган. Әлеге тере шаһитның истәлек-хатирәләрен бер китап итеп язарлык.
– Әти-әни юк иде, абыйның гаиләсендә үстем. Сугыш тәмамланганнан соң 1947 елда гына өйгә кайттым. Абыйның үзенең дә дүрт баласы иде, өйләнеп, начар гына өйгә аерылып чыктым, – дип сөйләп китте Хөҗҗәт бабай. – Нефтьче булып эшләгән чорда төрле чагы булды, минем өчен иң куанычлысы – фатирлы булу. Биш ел бораулау тармагында хезмәт куйдым, авылдан ерак түгел, ике чакрым чамасы гына иде. Аннары ераккарак та китеп эшләдек, биш елда нефть эзләү мәйданы киңәйде. Бераздан соң Әлмәтнең районара нефть үткәрү идарәсенә күчтем, пенсиягә чыкканчы, 30 ел шунда эшләдем.

Эшли башлагандагы чорны хәзерге белән чагыштырып та булмый. Автоматлар әз, мастерларның күбесе яшьләр, кайберләре Бакудан кайтучылар иде. Эшчеләр арасында да читтән килгән тәҗрибәлеләре булды. Алар нефть табылган яңа җиргә махсус җибәрелгән. Калганнары барысы да диярлек җирле халык, тәҗрибәсезләр. Әүвәлге чорда бик җиңел булмады, тора-бара җайланды, акчалар да артты, – дип искә ала күпләгән медальләр һәм «Бөек Ватан сугышы» ордены иясе. – «Татнефть» җәмгыяте ветераннарны бик хөрмәтли, бәйрәмнәр саен бүләклиләр. Балалар да нефть тармагында, кайсы – машина йөртүче, кайсы мастер булып эшли. Ике кыз, ике малай үстердек, өчесе – Лениногорскида, берсе Түбән Камада яши. Оныклар белән бөтенесе бергә 19 тирәсе бар бугай. Яшьләргә әйтергә теләгәнем – активрак булсыннар, тормышларын алып барсыннар, – ди 95 яшьлек сугыш ветераны. 

Үзенең шундый кеше икәнлеге күренеп тора: тормышның төрле ягын күреп, сугышта катнашып, 35 ел нефть тармагында хезмәт куйган Хөҗҗәт бабай авыру карчыгын тәрбияли бүген. Мәчеткә актив йөрүчеләрдән булса да, мулла итәргә теләгәч, каршы килгән. «Яшем дә бар, җаваплылыгы да күп, оештыру эшләрен алып барырга белем дә кирәк. Безнең хәзерге муллабыз институт бетергән бит ул», – ди ул.

Авылны данлаучылар

Тимәшнең үткәне, данлыклы кешеләре турында мәктәп музеенда бихисап мәгълүматлар аша белергә була. Электән үк тупланган материаллар 2009 елда «Татнефть» җәмгыяте ярдәме белән заманча җиһазландырылган аерым бүлмәдә урын алган. 
– Әлеге вакыйга «Татнефть»нең элеккеге генераль директоры Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗановның юбилеена бәйле иде. Ул Тимәш авылында туып-үскән. Нефтьчеләр килеп авыл читендәге 3нче номерлы скважинаны бораулый башлагач, аларны авылдагы өйләргә урнаштыралар. Әкълим Касыйм улы бик актив, энергияле, кызыксынучан кеше буларак, бу эш белән кызыксына, мавыгып китеп, оператор булып эшкә урнаша, – дип сөйләп китте Венера Исхак кызы. – Ул үзе дә, бертуганнары да Мәскәүдә белем ала, берсе техника фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Әкълим Мөхәммәтҗанов ун ел «Татнефть»не җитәкләгәннән соң бер ел СССРның нефть сәнәгате министрының урынбасары да була. Ул – генераллар арасындагы генерал: үзе әзерләгән кадрлар киләчәктә аны алмаштыра. 

Тимәш ике социалистик хезмәт герое – бораулау остасы Әхәт Гобәйдуллин һәм Җәмил Зәйнәгев (сугыш ветераны), Дәүләт премиясе лауреаты Әнәс Галиев, бер нәселдән булган, Ягулык энергетикасы министрлыгының атказанган хезмәткәрләре Әнәс һәм Хәким Шәрифуллиннар, атказанган нефтьчеләр Ядъкәр Мөхәммәтҗанов, Мансур Шәймәрдановлар белән данлыклы. Ә Тәхаветдиновларның (нәсел башлангычы Мисхәт Габделхак улы) хезмәт династиясе 220 елдан артык. Мисхәт Тәхаветдинов гади эшче булып башлап, промысел башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә. 
Шулай ук хатын-кыз нефтьчеләр дә бик күп. Мәрзыя Әскәрова, Бөек Ватан сугышы елларында тырыш хезмәте өчен, медаль белән бүләкләнә, сугыштан соң хезмәт юлын нефть тармагы белән бәйли һәм тагын бер олы бүләккә – Ленин орденына ия була. Мөхсинә Фәхретдинова да шулай ук Ленин ордены иясе. Аларның хезмәт каһарманлыгы тасвирлап язылган китап дөнья күргән. 

Нефтьчеләре белән генә данлыклы түгел Тимәш. Мәсәлән, Фәсиевлар гаиләсе. Камил Фәсиев яшь чагында комсомол линиясе буенча эшли башлый, Казанга күчкәч, ТАССРның Югары Совет президиумы рәисе дәрәҗәсенә хәтле күтәрелә, философия фәннәре докторы. Фазыл Фәсиев – философия фәннәре кандидаты, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен тулыландырып, тирән фәнни һәм әдәби китапны төзүче. 

Тукталмасын йөрәк тибеше

Авыл имамы Хәлил Шәрипов нефть табылу Тимәш авылы тормышына ничек тәэсир итүе турында да сөйләде. 

– Авылның киләчәге халыкның хәленә, тормыш дәрәҗәсенә бәйле. Бу очракта нефтьнең өлеше һичшиксез зур. Барысы да ярлы булса, бик күңелле булмас иде. Колхозда да бит шулхәтле күп кешегә ихтыяҗ юк, төрле заман булды, бушка, таякка эшләгән чаклар бар иде. Нефть булгач, халык матди ягын ныгыта алды. Нефтьчеләр халыкка печән, утын китергәндә, транспорт белән ярдәм итте. Юлларны һәрчак карап тордылар, башка җирләрдә булмаганда, бездә яхшы юллар пәйда булды. Скважиналар урманнарда да булганга, аларга бара торган юллар яхшы, печән-утын ташыганда, халык та шулардан йөрде. Мәчетне, мәктәпне дә нефтьчеләр төзеде.
Якында гына шәһәр үсеп чыгуы да әйбәт булды, кайберләре шәһәргә йөреп эшли башлады. Авылдан 200ләп кеше шәһәргә эшкә йөрде. Халыкка эш булмаса, авыл таралып беткән булыр иде, андый авыллар азмыни? Бездән алай читкә чыгып китүчеләр булмады, – ди Хәлил хәзрәт. 

Күргәнебезчә, сугыштан соңгы авыр елларда халык ничек тернәкләнергә белми яшәгән чорда, Чияле тау итәгендә нефть табылу авылны саклап кына калмаган, аны үстергән, дөньяга таныткан. Бүген Тимәштә 2 мең чамасы кеше яши. Төп авыл – Тимәш, нефть табылгач, аңа терәлеп торган эшчеләр бистәсе төзелә, халык кушкан кушаматы – Ромашкино, ә рәсми рәвештә андый торак пункты юк. Әүвәл тәүлегенә 120 тонна кара алтын биргән (60нчы елларда 130 тоннага җитә) скважина бүген дә үз көенә эшләп тора. Ә башлангыч чорда нефть запасы берничә 100 мең тонна гына булып, аны бетәр дип фаразлыйлар. Бүген исә җир куеныннан берничә миллиард тонна җир мае суыртылган. Белгечләр аны тагын берничә гасырга җитәр дип фаразлый. Ромашкино нефть ятмасына юл ярган 3нче скважинаның халәте йөрәк тибешен хәтерләтә дип билгели белгечләр – ул вакыт-вакыт туктый, бераздан соң кабат җир куенындагы нигъмәтне өскә чыгара башлый. Бу күренешне берәү дә аңлата алмый, шуңа күрә дә аны феномен дип атау, дөрестән дә, урынлыдыр. Мәшһүр язучы Мөхәммәт Мәһдиев, үзенең бер әсәрендә фәлсәфи яктан килеп, нефть качалкасын анага тиңли – ул бөтен көчен-егәрен биреп тырыша, балалары өчен җан ата. Туган нигездән китүчеләр үз оясын кора, яңа җирләрдә нәсел үрчетә. Писмән авылыннан шәһәргә әверелгән Лениногорск, нефть башкаласы булып үсеп җиткән Әлмәт, Азнакай шәһәре, Җәлил, Карабаш, Актүбә бистәләре, меңләгән кешенең язмышы дөньяда иң эреләренең берсе булган Ромашкино нефть ятмасына юл ачкан әлеге скважинага бәйле. Ул аларны тудыручы, яшәү дәрте бирүче. Ана йөрәге соңгы тибешенә хәтле баласы өчен янып-көячәк, безнең яшәешебез, киләчәгебез аның белән тыгыз элемтәдә, тукталмасын иде ул. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading