16+

«Тимер кеше» Данис Зарипов «Ак барс»ка кайта

Хоккейда билгеле исемнәр күп һәм алар тирәсендә шау-шу купмый тормый. Нәтиҗәле уеннар, рекорд арты рекордлар, исем-титуллар кемне генә битараф калдырсын икән! Билгеле шәхесләр һәрчак күз уңында, кызганычка, һәркем аларга ак көнләшү белән карап сокланмый, абынган чагын көтеп, үзенең керле күңелен тынычландырачагына өметләнеп яши.

«Тимер кеше» Данис Зарипов «Ак барс»ка кайта

Хоккейда билгеле исемнәр күп һәм алар тирәсендә шау-шу купмый тормый. Нәтиҗәле уеннар, рекорд арты рекордлар, исем-титуллар кемне генә битараф калдырсын икән! Билгеле шәхесләр һәрчак күз уңында, кызганычка, һәркем аларга ак көнләшү белән карап сокланмый, абынган чагын көтеп, үзенең керле күңелен тынычландырачагына өметләнеп яши.

Быел җәй допинг җәнҗалы үзәгенә килеп эләккән Данис ЗАРИПОВны да төрлечә буяп, вакытыннан алда спорт карьерасын тәмамлаучылар рәтенә бастырырга маташучылар бихисап иде, төрле сайтларда бу хакта бәхәсләр күп булды. Әмма алдан кычкырган күкенең башы ярылучан – ике елга зур спорттан читләштерелгән Данисны без тиздән бозда күрәчәкбез, гадәтләнгәнчә, 25 нче номерлы «Ак Барс» майкасында.
«Ак Барс» – күпләргә канат куйган легендар клуб, төрле елларда Татарстанның «Урицкий», «Итиль» дип аталган төп командасында уйнап, югары дәрәҗәләргә ирешкәннәрне саный китсәң, бер язмага гына сыешып булмас. 2000 еллар башыннан алып бүгенгәчә барслардан иң билгеле уенчыларның фамилиясен сорасаң, күпләр һичшиксез Данис Зариповны атаячак. Берничә сезон үзенең туган ягында – Магнитогорскиның «Металлург» командасында чыгыш ясавына карамастан, Данис татарстанлылар өчен һәрчак үз кеше. КХЛның узган елгы финалын үзем дә бары тик ул уйнаганга гына карадым, югыйсә Питер белән Магнит өчен беркайчан да «авырганым» булмады. Ә аңа былтыргы сезонда күз тидерделәр, ахры – плей-офф уеннарында «Барыс» белән узган сериядә өч хет-трик (бер уенда өч гол) ясап, КХЛ тарихында рекорд куйса, шул ук плей-оффта 15 алка кертеп, Дадонов рекордын кабатлады, сезон барышындагы нәтиҗәлелек күрсәткече – «+17» (уенчы бозда вакытта алкалар аермасы). Ә бу бит дүртенче дистәне ваклап баручы спортчының күрсәткече, моңа көч-дәрманы ташып торган, Данистан күпкә яшьрәк булганнар да ирешә алмый әлегә! «Ак Барс»тан киткәндә үк аны берничә ел уйнар да, тыныч кына карьерасын тәмамлар дип уйлаучылар булды. Юк шул менә, Зариповның планнары башкача булган – ул әле «Металлург» белән дә ике тапкыр Гагарин Кубогын алды (аңа хәтле ул бу трофейны алу бәхетенә ике кат Казанда ирешкән иде) һәм бүген ул әлеге югары исемгә дүрт тапкыр ия булган бердәнбер уенчы. Җанатарлар телендә юкка гына әлеге трофей «Татарин» Кубогы дип йөртелми, нигә икәнен чамалыйсыздыр.

Билгеле булганча, «Ак Барс» үз алдына иң югары максатларны гына куя, ике тапкыр алганны, нигә әле өченче тапкыр да алмаска ул Гагарин Кубогын?! Клуб хәзер күбрәк яшьләргә, үзендә тәрбияләнгәннәргә игътибар бирә – бусы бик куанычлы хәл. Зиннәтулла Билалетдинов команданы һәркайсы үз урынында булырга тиешле «винт»лардан катлаулы механизм рәвешендә төзи белә, әлбәттә, Данис Зарипов кебек оста һәм әйдаманның «Ак Барс»ка кайтуы бик вакытлы иде. Яхшы уенчы булудан тыш, яшьләргә өлкән дус, абруйлы шәхес белән бер командада уйнау күп нәрсә бирәчәк дип хыялланганда гына, әлеге дә баягы допинг вакыйгасы килеп чыкты. Ул чакта төрле фаразлар яңгырады, әмма Данис үзе, һәрвакыттагыча, тыйнак булып кала бирде, төрле матбугат чараларына биргән әңгәмәләрендә берәүне дә гаепләмәде, үзенең хаклы булуын да, зур спортка кайту теләге барлыгын да, исеменә тап төшермәү өчен ахыргача көрәшәчәген дә яшермәде. Ниһаять, аның да, күпләгән җанатарның да өметләре акланды дип, артык кычкырмыйча гына шатлана алабыз, бәхетле булганда кычкырып йөрмиләр ди бит. Афәрин диясе генә кала, юкка гына ул 2015/16 елгы сезон нәтиҗәләре буенча «Тимер кеше» исеменә лаек булмаган.

Сер түгел, хоккейчыларның күпчелеге дөньядагы иң көчле булган Милли хоккей лигасында (Төньяк Америка) уйнарга тели. Данис Зарипов та бармаган түгел анда, дөрес, ул чакта әле бөтенләй башка Зарипов һәм аңа нибары 17 яшь кенә була. Бер елдан соң үзенең туган шәһәре Чиләбегә кайтып, «Мечел»да уйнавын дәвам итә, ә 2001 елда «Ак Барс» уенчысы була. Аннан соңгы тормышы күпләргә таныш, нәкъ менә Казан клубында Данис оста уенчы буларак җитлегеп, югары исемнәргә ия булды, җыелма командада чыгыш ясады, атаклы ЗЗМ (Зарипов-Зиновьев-Морозов) өчлеге дә биредә барлыкка килде. Ә Милли хоккей лигасында көчен сынап карау мөмкинлеге Зарипов өчен быел кабат барлыкка килгән иде, аның белән дүрт клубның кызыксынганы, хоккейчының хәтта Нью-Йоркта фатир арендаларга җыенганы да мәгълүм. Әмма ул «Ак Барс»ка, аның җанатарларына тугры булып калды. Сезон башында уйнамаган, әзерлеге юк диючеләргә Данис Зарипов һичшиксез үз сүзен әйтәчәк, КХЛда иң кызык чор башлана гына әле.

Ирешелгән уңышлары

3 тапкыр дөнья чемпионы

Дөнья чемпионатының бронза һәм көмеш призеры

4 тапкыр Гагарин Кубогы иясе

КХЛның көмеш призеры

Европа чемпионнары Кубогы иясе

Континенталь Кубок иясе

Россия чемпионы

Россия чемпионатының көмеш (ике тапкыр) һәм бронза призеры

«Өч бомбардир», «Плей-офф остасы», «Иң яхшы снайпер», «Тимер кеше», «Алтын алка», «Алтын кәшәкә», «Секунд» призлары иясе

Россиянең атказанган спорт остасы


Дөм-дөмлеләр горурлыгы

Данис Зарипов легендар хоккейчы, эшмәкәр генә түгел, ул үзенең тамырларын, кече ватанын да онытмый, элемтәләрне өзми. Балачагы узган Дөм-дөм авылында (Алабуга районы) аның әнисе ягыннан әби-бабасы, туганнары яши. Шушы авылның балаларына бүләк йөзеннән, Данис хоккей мәйданчыгы төзеткән, уенчыларны хоккей кирәк-яраклары белән тәэмин иткән. 2009 елдан башлап биредә тирә-күрше авыл командалары арасында турнирлар уза. Бу уеннарга берничә тапкыр Данисның «Ак Барс»тагы иптәшләре дә кайтып, авыл малайлары белән бергәләп уйнавы – бусы инде икеләтә бүләк. «Металлург»та уйнаган чорда ике тапкыр Гагарин Кубогын алганнан соң, Зарипов аны Дөм-дөмгә дә алып кайта – бу чара зурлап, Сабантуй кебек үткәрелә. Бу традицияне дәвам итеп, безгә һәм дөм-дөмлеләргә Кубокны кабат күрергә насыйп булсын, Данис үзе дә: «Безгә Кубокны кайтарырга кирәк», – дигән иде.

Фото: ak-bars.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading