16+

Тибет медицинасы табибы Оксана Будаева: «Күпчелек авыруларның сәбәбе – бавырда»

«Шәһри Казан» редакциясе «Наран» клиникасы табиблары белән туры элемтә оештырды. Укучыларыбызның сорауларына Тибет медицинасы табибы Оксана Будаева җавап бирде.

Тибет медицинасы табибы Оксана Будаева: «Күпчелек авыруларның сәбәбе – бавырда»

«Шәһри Казан» редакциясе «Наран» клиникасы табиблары белән туры элемтә оештырды. Укучыларыбызның сорауларына Тибет медицинасы табибы Оксана Будаева җавап бирде.

– Тибет медицинасында кан басымы ничек дәваланыла?

– Беренчедән, кан басымының нормадан югары яки түбән булуының сәбәбе, нигездә, бавырда. Анда проблемалар булса, бөтен организмга зыяны була. Шуңа күрә иң элек бавырны тикшертергә кирәк. Икенчедән, массаж курсы алырга киңәш итәбез. Авыр күтәрүләр, дөрес позада йокламаулар мускул спазмасына китерә. Ә кан тамырлары мускул аша уза. Димәк, әгәр ул мускулларда проблемалар булса, кан йөреше дә бозыла. Баш авырта, кан басымы уйнаклый. Шуңа күрә һәр кеше дә елына ике тапкыр массаж ясатырга тиеш. Кан басымын шулай ук иглорефлексотерапия, гирудотерапия ярдәмендә дә нормага китерергә мөмкин.

– Казаннан Әлфия булам. Миңа табиблар икенче дәрәҗәдәге артроз диагнозын куйды. Авыру өченче дәрәҗәгә күчмәс өчен нишләргә?

– Артрит һәм артроз бик нык аерыла. Тибет медицинасы ярдәмендә артритны бик тиз дәвалап була. Ә артроз – сөяк тукымасының җимерелүе, аларның үзгәрүе. Без авыруны тулысынча дәвалый алмыйбыз, ләкин авыртуны, җилсенүне, ялкынсынуны баса алабыз. Шулай ук авыруның үсешен дә туктата алабыз. Моны без массаж, иглорефлексотерапия белән дәвалыйбыз. Сезне бушлай консультациягә чакырабыз. Үзегез белән кулыгызда булган анализларны да алып килергә онытмагыз.

– 11 яшьлек улыбыз төнлә астына сия. Әгәр каникулда килсәк, сез безгә ярдәм итә алырсызмы?

– Әлбәттә. Аны бик җиңел дәвалап була. Бу очракта җил конституциясе өстенлек итә. Энурез иглорефлексотерапия, әрем сигаралары белән дәваланыла. Дәвалану курсы – җиде сеанс.

– Балтачтан Харис Һадиев борчый сезне. Тез капкачымда сыеклык җыела. Мондый очракта сезнең клиника нинди ярдәм күрсәтә?

– Тибет медицинасында кеше организмы өч конституция – лайла, җил һәм үт суыннан торган бербөтен системаны тәшкил итә. Ул һәр кешедә бар һәм төрле яшьтә билгеле бер төре өстенлек ала. Мәсәлән, балачакта – лайла, 15-60 яшьлекләрдә – үт суы, ә аннан өлкәнрәкләрдә – җил. Дөрес, кайбер кешеләрдә әлеге конституцияләр катнашырга да мөмкин. Җил һәм лайла – салкын, ә үт суы – кайнар конституция. Ләкин кеше аларны үзенең яшәү рәвеше, туклану режимы белән боза. Организмның билгеле бер өлешендә сыеклык җыелу – лайла кирәгеннән арткан дигән сүз. Әлбәттә, аны организмнан чыгарырга кирәк. Авыруның сәбәбе бөердә дә булырга мөмкин. Лайла өстенлек иткән кешеләргә җылы киенергә кирәк, чөнки салкын – бөердән, ягъни астан керә һәм эчкә уза. Андый кешеләргә чыныктыра торган процедуралар ярамый. Бу авыру иглорефлексотерапия, фитопрепаратлар белән дәвалана.

– Минем исемем Сәрия, Казаннан. Умыртка баганасының бил өлешендә бүсер (грыжа) бар. Табиблар операция ясарга тәкъдим итәләр, ләкин минем пычак астына керәсем килми. Әлеге авыруны башка ысуллар белән дәвалап булмыймы икән?

– Әлбәтттә, без умыртка баганасының бил өлешендәге бүсерне массаж һәм иглорефлексотерапия ысулы белән дәвалыйбыз. Бездә шулай ук умыртка баганасын суза торган махсус карават та бар. Авыртуларны киметер өчен, боларның барысының да файдасы бик зур. Сез безгә моңа кадәр узган тикшеренү нәтиҗәләрен (МРТ, КТ һәм башкалар) алып килергә дә онытмагыз. Бүсернең зурлыгы, аның кай юнәлештә үсүен белү дә мөһим. Болар инде табиб белән очрашкач ачыкланыла.

– 18 яшьлек кызым, егылып, аркасын авырттырды. Аның умыртка баганасы тирәсе шеште дә. Моның сәбәбе нәрсәдә булырга мөмкин икән?

– Аның төгәл сәбәбен табиб белән очрашкач кына әйтергә мөмкин. Бәлки, умыртка баганасындагы дискларга зыян килгәндер.

– Соңгы вакытта урыны-урыны белән чәчләрем коела. Алопецияне дәвалар өчен дару төймәләре эчәм, ләкин аның файдасы вакытлыча гына була. Күпмедер вакыттан соң чәчләрем кабаттан коела. Бу авыру белән ничек көрәшергә?

– Тире авырулары (чәч, тырнаклар белән проблемалар) булганда, Тибет медицинасында иң беренче чиратта бавырны тикшертергә киңәш итәбез. Авыруның сәбәпләре нәкъ менә шунда булырга мөмкин. Шуңа күрә бавырга игътибар итеп, аны чистартырга, сыекларга кирәк. Балачакта гепатит А белән авыру да үз эзен калдырырга мөмкин. Битлекләр, дару төймәләре белән авыруның билгеләрен генә дәвалыйсыз, аның сәбәпләрен эчке органнардан эзләргә кирәк.

– 2,5 ел дәвамында сул аягымдагы буыннар авырта. Моның сәбәпләре нинди булырга мөмкин икән? Тикшеренүне каян башларга?

– Иң элек аягыгызны рентгенга төшерегез. Бу сез элегрәк алган җәрәхәтләр яки кан тамырлары киңәю нәтиҗәсендә булырга мөмкин. Балачакта алынган һәм тиешле игътибар күрсәтелмәгән теләсә нинди җәрәхәт, вакыт узу белән, үзен сиздерә башлый. Шулай ук әлеге авыру нәселдән дә килергә мөмкин. Шуңа күрә монда сәбәпләре күптөрле булуы бар. Аларны ачыклар өчен, табиб белән очрашырга кирәк.

– Гөлнара булам, Казаннан. Улым елына өч-дүрт тапкыр бронхит белән авырый, ләкин безгә хроник бронхит дигән диагноз куймыйлар. Бу очракта нишләргә?

– Бронхит – лайла конституциясенә карый торган авыру. Ул – балаларда еш очрый һәм дәвалап була торган авыру. Шулай ук җылыту ысулы белән дәвалыйбыз.

– Сезгә авырган вакытта яки сәламәт чагында килергәме?

– Авырмаганда килсәгез, тагын да яхшырак. Тибет медицинасында 14 төрле меридиан исәпләнелә. Һәр органның – үз меридианы. Аларда энергетик яктан актив нокталар бар. Һәм без аларга энәләр ярдәмендә тәэсир итәбез. Тибет медицинасында авырулар ике төргә бүленә – салкын һәм җылы. Кайдадыр салкын өстенлек итә. Һәм без аны куып чыгарабыз. Моның өчен әрем сигаралары ярдәмендә җылытабыз яки яндырабыз. Әгәр бала еш авырса, аның белән өйдә мөстәкыйль дә файдаланырга мөмкин. Әрем сигарасының составында әремнән тыш, артыш бар. Әгәр киптерелгән әремне эчсәң, аның файдасы бик зур. Аеруча өске тын юллары авырулары булганда, билгеле бер нокталарны җылытканда, ярдәме тия. Көнчыгыш һәм Көнбатыш медицинасы бик нык аерыла. Мәсәлән, Көнбатыш медицинасында гайморитны җылытып дәваларга ярамый, ә Тибет медицинасында нәкъ менә шушы ысул уңышлы.

– Бронхитны диета белән дә дәвалап була дип ишеткән идем. Ул дөресме икән?

– Әйе. Әгәр, мәсәлән, лайла өстенлек итсә, җылыта торган махсус продуктлар кулланырга кирәк. Бронхит беләш еш авыручыларга бассейнга йөрергә, контраст душ кабул итәргә ярамый, шулай ук салкын продуктлар – сөт ризыкларын, яшелчәләр ашау да киңәш ителми.

– Мин Әлмәттә яшим. Исемем Эльнара була. Балаларның иммунитетларын ныгытыр өчен, сез нәрсә киңәш итәсез?

– Иммунитетны ныгытыр өчен, бездә күптөрле фитопрепаратлар бар. Алар табигый чималдан әзерләнгән. Шуңа күрә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлардан кала, бөтен кешегә дә ярый.

– Төрле илләрдә үскән үләннәр безнең организмга туры киләме соң?
– Әлбәтттә. Кеше нинди илдә яшәвенә карамастан, аның органнары бер үк төрле бит. Бары тик һәр кеше индивидуаль. Шуңа күрә, авыру белән аралашканда, табиб боларның барысын да искә ала. Бездә бик күп төрле фитопрепаратлар бар һәм һәр кешегә сайлап алырга мөмкин. Шулай ук әрем сигаралары белән дә дәваларга була.

– Яшел Үзәннән Илсөя булам. Соңгы вакытта авыз кибеп җәфаланам. Медицина анализлары барысы да нормада. Эчке органнарга да диагностика уздым. Анда да зур проблемалар юк. Шегрен авыруы дигән диагноз куймакчы иде табиб, тик анализлар барысы да нормада дип күрсәтә.
– Сезнең очракта ашказанын тикшертергә, пульс диагностикасын ясатырга кирәк. Аны безгә килеп үтә аласыз. Сезгә латераль массаж ярдәм итәчәк.

– Кызыма – 15 яшь. Аның сколиозын дәвалап буламы?

– Сколиоз – умыртка баганасының уңга-сулга кәкрәюе. Бу – мускулларның спазмасы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыруның башлангыч мәлендә дәвалану күпкә отышлырак, әлбәттә. Ләкин сезнең очракта да шанслар бар. Сколиоз массаж белән дәвалана.

– Умыртка баганасындагы бүсерне массаж белән дәвалап буламы?

– Бу – бүсернең кайсы якка үсүенә бәйле. Умыртка баганасы аша арка мие уза. Шуңа күрә табиб белән аралашкан вакытта, боларның барысы да ачыклана. Комплекслы дәвалану вакытында массаж бик яхшы нәтиҗә бирә. Шулай ук күп авырулар банкалар ярдәмендә дә дәвалана.

«Наран» клиникасы Казан шәһәренең Пушкин урамы, 56 В йортында урнашкан. Тулырак мәгълүматны 8 (843) 249-00-30, 249-00-31 телефоннары аша шалтыратып белергә мөмкин. Алар һәр көн иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр эшли. Беренчел консультация – бушлай.
«Наран» клиникасында шулай ук «Мәктәп укучылары», «Сәламәт арка», «Сәламәт калкансыман биз» һәм башка программалар эшли. Алардан файдаланган очракта, дәвалану арзангарак чыга. Шулай ук пенсионерларга, студентларга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган.

Белешмә өчен

Тибет медицинасына нигезләнеп эшли торган «Наран» клиникасына Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә 1989 елда нигез салына. Ә 1997 елда ул Мәскәүдә дә ачыла. Клиникага нигез салган Петр Батмаев заманында патшаларны дәвалаган. «Наран» клиникасының үз сайтлары, газеталары, интернет-радиолары бар. Барлык табиблар да югары белемле, медицина өлкәсендәге белемнәрен Монголиядә, Тибетта, Россиядә чарлаган.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Реклама хокукында.
Каршы йогынтысы булу ихтимал. Алдан белгеч белән киңәшләшегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading