16+

«Телсез күке» спектакле турында 9 факт

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Камал мәктәбе” проекты кысаларында Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектакленә анализ ясадылар. Актерлар, театр белгечләренең фикерен туплап спектакль турындагы кызыклы фактларны барларга булдык.

«Телсез күке» спектакле турында 9 факт

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Камал мәктәбе” проекты кысаларында Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” спектакленә анализ ясадылар. Актерлар, театр белгечләренең фикерен туплап спектакль турындагы кызыклы фактларны барларга булдык.

1 факт. «Телсез күке» спектаклендәге Зариф роле Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның Камал театрындагы тәүге роле.

Аны шушы роль өчен режиссер Фәрит Бикчәнтәев Түбән Кама драма театрыннан махсус чакырта.

– Бу роль миңа көтелмәгәндә бирелде. Без ул вакытта Казанга гастроль белән килгән идек. Шунда Фәрит Рәфкатович театрга чакырып, “укып кил әле” дип сценарий сузды. Башка бер сүз дә әйтмәде. Өйдә мин аны ике сәгать эчендә карап чыктым. Икенче көнне Фәрит Рәфкатович белән кабат очраштык. “Укыдыңмы?” ди. “Укыдым, кино төшерергә бик әйбәт икән” дим мин. “Зариф роленә алыныр идеңме?” дигәч ике дә уйлап тормыйча “Әлбәттә, алынам” дидем. Әле ул вакытта бу образда нинди тормыш чагылганын аңлап җиткермәгән булганмындыр. Театрда эшли башлагач, төрле чак булды. Фәрит Рәфкатович янына кереп, бер дә уйный белмим икән, кайтып китәрмен ахрысы!” дигән вакытлар да бар иде. Хәзер менә ничек уйнаганмын икән дип үз-үземә шаккатып утырам, – Олег Фазылҗанов.

2 факт. «Телсез күке» спектакле «Яңа татар пьесасы» бәйгесе җиңүчесе.

3 факт. Спектакль яңа театраль алым белән куелган.

Элек артистлар Станиславский системасы белән уйнаган булса, биредә Фәрит Бикчәнтәевнең Михаил Чехов системасына күчүе сизелә.

4 факт. Әсәрнең жанры – тарихи роман.

5 факт. Зөлфәт Хәким «Телсез күке»не берничә тапкыр яза башлап ташлаган.

– Безнең яшьлектә Фин сугышы тарихчылар, әдәбиятчылар арасында бик өйрәнелмәгән иде әле. Ә өйрәнелмәгән әйберләрнең серен чишәсе килә бит. 20 яшьләр тирәсендә мин шул сугышта катнашкан бер кешене очраттым. Аның тарихын ишеткәннән соң күз алдыма менә шул ике татарның очрашу мизгеле килде. 80нче елларда бу теманы өйрәнә башладым. Ул вакытта тарихи чыганаклар актарырга, табарга мөмкинлегем юк иде. Фин сугышы турында сөйләргә дә артык яратмыйлар иде. 90 нчы еллар башында сценарий яза башладым, ләкин туктадым. Эшемне 90 нчы елларның ахырында гына яңарттым. 2002 елда Фәриткә тәкъдим иттем. Ул аны сәхнә әсәре итү өчен зур хезмәт куйды, – ди Зөлфәт Хәким.

6 факт. “Телсез күке” – татар театрында бер өлеше русча уйналган беренче спектакль.

Әсәрнең яртысы рус сүзләреннән тора. Пьесада русча өлешен әле бераз кыскатканнар да. Зөлфәт Хәким сүзләренчә, бу ике татар очрашу эффектын көчәйтү өчен эшләнгән алым.

7 факт. Спектакльдә тарихи төгәлсезлекләр бар.

– Зарифның язмышы дөреслеккә туры килми. Финляндия татары белән аралашуы беленгән очракта, аны атарга тиешләр иде. Аннан соң ул гади солдат булып берничек тә Дан орденының тулы кавалеры исемен ала алмый, – диде театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Шулай ук солдатның снайперлар чолгап алган урманда җырлап йөрүе дә күпләрне шиккә калдырды. Сугышның беренче көне генә булса да, Зариф гади генә үз-үзен саклау кагыйдәләрен белергә тиеш иде.

8 факт. Пәке, күке символлары – татар тормышын чагылдыра.

– Спектакльдә пәке символы тирән мәгънәгә ия. Без, татарлар, бөек империяләрне үзенә буйсындырган милләт. Гел сугышларда булганбыз. Шуңа да татар кешесен пәкенсен гел йөрәге түрендә, куен кесәсендә йөрткән. Пәке – сугыш символы. Хәзерге вәзгыятькә карасак, күке – татарлар үзләре. Без хәзер телсез күке, – диде журналист, җәмгыять эшлеклесе Руслан Айсин.

9 факт. Фин сугышы вакытында чыннан да ике татар очрашу мөмкинелеге булган.

Финляндия татары Дениз Бәдретдин сүзләренчә, сугыш вакытында финнар бер

төркем совет гаскәрләрен әсир иткән. Араларында татарлар да булган. Алар белән сөйләшергә толмач итеп, финляндия татарларын чакырганнар.

“Камал мәктәбе”нең киләсе очрашуы 9 март көнне 17.00 сәгатьтә булачак. Бу көнне заманында бик зур шау-шу тудырган “Курчак туе” (Г.Исхакый) спектакле видеосын күрсәтәчәкләр.

Алисә Сабирова туплады​​​​​​​

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ШЭП ТАМАША ! "КАРАК"ны Челтэрдэ элэктереп 4 тапкыр караган идем..

    • аватар Без имени

      0

      0

      вааааааааау

      Мөһим

      loading