16+

Telegramга көн бетте: «көфер почмак»сыз ничек яшәрбез?

Telegramны ябу турында сүзләр узган елның җәендә үк башланган иде. Әгәр бу мессенджер мәгълүмат таратучы буларак теркәлү узмаса, аның Россиядә ябылу ихтималы бар, диелгән иде Роскомнадзорның ачык хатында.

Telegramга көн бетте: «көфер почмак»сыз ничек яшәрбез?

Telegramны ябу турында сүзләр узган елның җәендә үк башланган иде. Әгәр бу мессенджер мәгълүмат таратучы буларак теркәлү узмаса, аның Россиядә ябылу ихтималы бар, диелгән иде Роскомнадзорның ачык хатында.

Соңрак әлеге низагка Федераль куркынычсызлык хезмәте кушылды һәм узган елның апрелендә Санкт-Петербург метросында булган шартлауны оештыручылар Telegram аша хәбәрләшкән дип белдерде. Шуңа күрә аның хуҗасы Павел Дуровка «серле» чатларның ачкычларын тапшыру таләбе куелды.

Алда әйтелгәннәрне гадирәк телгә тәрҗемә итеп, аңлатып үтү кирәктер, барыбызның да башы Дуровныкы шикелле түгел, интернетта аралашмаучылар да бар бит әле. Мессенджер (инглизчә – курьер) – тиз арада интернетта мәгълүмат алышу системасы. Алар бик күп, шуларның берсе Telegram. Чат, чаттер – әлеге дә баягы инглизчәдән «сөйләшү» дип тәрҗемә ителә.

Төрле төркемнәргә берләшеп, шунда чатлашып утырып була. Телисең икән, «Түбән оч»ныкын йә булмаса «Аргы як урам»ныкын оештыр да, сыерың көтүдән кайтмаган очракта, күрүче булмадымы икән дип, бөтен кешегә берьюлы хәбәр җибәр. Россиядә бүген интернет белән кулланучылар саны 85 миллион чамасы, даими кулланучысы – 51 миллион.

Күпме россияленең Telegram ярдәмендә аралашуы билгесез, әмма Роскомнадзорның «кара» исемлегенә 20 миллионы кергән инде.
Алда әйтелгәнчә, әлеге каналны ябу – куркынычсызлыкны тәэмин итү йөзеннән эшләнә. Әмма куркыныч әйберләр турында сөйләшеп утыручылар үз төркемнәренең ишек башына нинди максатларны күздә тотканнары һәм киләчәккә планнары турында язып элеп куймый, шуңа күрә, аларны ачыклау өчен, рәттән бөтен кешенең аралашу тарихын өйрәнеп чыгу кирәк булачак.

Бу очракта яшерен мәхәббәт хатлары да, бөтен кешегә күрсәтәсе килмәгән фото-видеолар да читләр хозурына эләгәчәк. Интернетны «чистарту» буенча без Кытайдан үрнәк алабыз бугай – ул инде бу өлкәдә 15 ел актив эш алып бара. Әмма анда күп кенә социаль челтәрләрнең үз версияләре булдырылган.

Анда үзләренчә WhatsApp та, Facebook та бар һәм миллионлаган кытайлы алар белән файдалана. Әмма интернет – күңел ачу, яшерен мәгълүмат алышу урыны гына түгел, ул эшмәкәрлек эшен җәелдерү, сату-алу өчен бик уңай. Шул ук Кытайда, мәсәлән, 145 миллион кеше интернет-кибетләрдән файдалана, еллык сәүдә әйләнеше 562 миллиард долларны тәшкил итә. Икенче урында АКШ бара (349 миллиард). Россиядә бу күрсәткеч – 36 миллион кеше, шуның 40 проценты чит ил интернет-кибетләре белән эш итә, акчага әйләндерсәң – 500 миллиард сум килеп чыга. Икътисади яктан карасак, Кытайны куып җитеп булмаячак.

Шуңа күрә, дөньяның интернет ресурслары аның белән уртак тел табачак, чөнки алар зур табыш китерә торган базарны югалтудан куркалар. Ә Россиягә ниндидер ташламалар булыр дип уйлау – зур ялгышлык, берәү дә матди файда китерә торган каналын ябарга атлыгып тормаячак.
Безгә чаклы Telegram тулысынча Әфганстанда ябылган булган. Иранда да әлеге мессенджер каршылыкка очраган. Бу илдә аның белән 40 миллион кеше файдалана, хөкүмәт белдергәнчә, 2015 елда Telegram җитәкчелеге хезмәттәшлек итүдән баш тартканнан соң мессенджер ябыла, бер атнадан соң кабат эшли башлый.

Шул ук хәл Индонезия белән Казахстанда да була. Ни өчендер алар бөтенесе әлеге канал дәүләт куркынычсызлыгына зыян китерә дип исәпли.
Кытайдан үрнәк алсак, бездә дә «Одноклассники» белән «ВКонтакте» бар анысы, рәхәтләнеп шунда эч серләреңне бүлеш тә, сине үтәли күреп, мәгълүмат чүпләп, тыңлап утырсыннар. Йә инде бөтенләй интернетка юлны биклисе генә кала. Бу очракта без Төньяк Кореяны өлге итеп алачакбыз. Куркынычсызлыкны тәэмин итү кирәк, әлбәттә, әмма һәркемнең кечкенә генә булса да үз «көфер почмагы» да булырга тиеш. Ирекле илдә яшибез бит. Безне берәү дә аңламасын дип, Эзоп теленә – сүзләрнең мәгънәләрен алыштырып аралашу көненә каласы килми, эзобы да һәркемнең үзенеке бит әле, һәркайсы үзенчә аңларга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading