16+

Тел сагында ир-егетләр

Бер сәхнәдә 16 егет, барысы да укытучылар, 16сы да татар милләте, туган тел өчен җан атучылар. Быел Казан башкарма комитеты беренче тапкыр татар телле ир-ат укытучылар арасында “Тел сагында ир-егетләр” дип исемләнгән бәйге уздырды. Киләчәктә бу чараны республика күләмендә үткәрергә ниятлиләр.

Тел сагында ир-егетләр

Бер сәхнәдә 16 егет, барысы да укытучылар, 16сы да татар милләте, туган тел өчен җан атучылар. Быел Казан башкарма комитеты беренче тапкыр татар телле ир-ат укытучылар арасында “Тел сагында ир-егетләр” дип исемләнгән бәйге уздырды. Киләчәктә бу чараны республика күләмендә үткәрергә ниятлиләр.

Әлеге проектның идея авторы Казан башкарма комитетының милли мәгариф бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин. Укытучыларны берләштергән, татар телен саклауда нәтиҗәле алым булган чара кирәк дип ул күптән уйлап йөргән. “Татар егете”, “Ел укытучысы” бәйгеләрен дә кабатламаска тиеш ул. Һәм менә “Тел сагында ир- егетеләр” чынлап та үзенчәлекле, күңелле, мәгънәле бәйрәм булды.

“Хәзерге вакытта телне саклау татар теле һәм әдәбияты укытучылары өстендә генә булырга тиеш түгел. Шуңа да бәйгегә башка фән укытучыларын да тарттык. Туган телебез өчен барыбыз да бергә көрәшсәк иде. Икенче максат: мәктәпләрдә гадәттә, күбрәк хатын-кызлар эшли. Соңгы арада мәгариф системасына ир-атларның килә башлавы сөендерә. Без аларның дәрәҗәсен күтәрергә, егетләребезне күрсәтә белергә тиешбез, – диде Раиф Зиннәтуллин.

Район этабын узып килгән конкурсантлар арасында төрле фән укытучылары бар иде: география, тарих, математика, физкультура мөгаллимнәре дисеңме. Идел буе һәм Вахитов районнарын тәкъдим иткән – “ Бөркетләр”, Совет районыннан “Мирас” , Мәскәү һәм Киров районыннан “Татар егетләре”, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районыннан “Калкан” – барлыгы дүрт төркем осталыкта, тапкырлыкта көч сынашты. Аларның белемнәрен дә, сәләтләрен дә сынадылар. Кыскасы, егетләр иләк аша узды. Мәктәптә ничә елга бер аттестация үтү, БДИ тапшыру гына түгел инде бу, дип шаяртты үзләре. “Бәйге безне берләштерде. Төрле мәктәпләрдән сайлап алынган укытучылар белән рәхәтләнеп аралаштык, дуслашып беттек, тел турында фикерләребезне уртага салып сөйләшә алдык. Мондый бәйгеләр ел саен уздырылсын иде. Телне барыбыз бергә саклау мөһим. Мин үзем дә георгафия укытучысы булсам да, фәнемне ике телдә укытам. Балаларга туган телне сеңдерергә тырышам”,– ди Яңа Савин районының 113нче мәктәбеннән Ильяс Мөхәммәтҗан.

Ир-ат укытучылар танылган язучыларның әсәрләреннән өзекләр дә  сәхнәләштерделәр. Актер, режиссер Азат Зарипов егетләрне “театрдагы кайбер  артистлардан да яхшырак уйныйлар” дип бәяләде, үзенең киңәшләрен, тәкъдимнәрен дә җиткерде. Төркемнәр бәйгегә бик җаваплы караган.  Спектакльләрне дә танылган режиссерлар белән әзерләгән, бар күңелләрен биреп, ихластан чыгыш ясадылар. Әсәрләрдән кыю темалар күтәрелгән күренешләрне сәхнәләштерергә дә курыкмаганнар, бүгенге көн өчен актуаль, укытучыларны борчый торган мәсьәләләрне чагылдырдылар.  “Татар егетләре” төркеме Мөхәммәт Мәһдиевның “Фронтовиклар” әсәреннән өзек күрсәтте. Анда сугыштан кайткан укытучы тыңлаусыз балаларны тәртипкә өйрәтә, укучыларны хезмәт аша тәрбияли. Шул укытучы ролен башкарган Мәскәү районының 34нче мәктәбеннән тарих укытучысы Айнур Гаязетдинов, бу алым бүгенге көн өчен дә актуаль дип саный. “Советлар Союзында балаларны хезмәткә тарту гадәти хәл булган. Хәзер генә никтер карашлар үзгәреп бара. Әмма, эшләп кеше үлми. Укучылар хезмәткә тартылырга тиеш дип саныйм. Без хәзер дә мәктәптә укытучылар, укучылар белән бергә төрле эшләр башкарабыз. Чиратлап сыйныф җыештыру гадәте дә бар. Чисталыкка, пөхтәлеккә балаларны кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Кәгазьне идәнгә аткан иккән, ул аны чүплек савытына да ата белергә тиеш дип уйлым ”,– ди ул.

Бу чарага Кубадан галим Орландо Карденос та килгән иде. Ул Казан Федераль универистетында фәнни стажер.Татарча әле өйрәнә генә башласа да, телне аңлап бетермәсә дә, бик канәгать калды ул.
Татарларның тормышы белән кызыксынам. Телне дә теләп өйрәнәм. Татар теле бик күңелгә ятышлы йомшак тел, бу чарада да чират укытучыларның саф үз телләрендә сөйләүләренә сөенеп утырдым, – диде Орландо Карденос.

Жюри нәтиҗәләр чыгарган арада, КФУның Мәгариф һәм психология институты аспиранты Илсур Яруллин берүзе ярты сәгатьлек концерт куйды. Курайда да, гармунда да, кубызда да уйнады ул, җырлады да, биеде дә.
Бәйгедә иң күп балл җыеп Совет районының “Мирас” төркеме егетләре җиңеп чыкты. Шунысы үзенчәлекле, барысы да бертөрле, яшел галстук, ак күлмәкләре белән әллә кайдан аерылып торган егетләр бер мәктәптән – 180нче полилингваль гимназиядән. Төрекчә, инглизчә, татарча, русча да иркен аралаша алар. Команданың капитаны, чит телләр укытучысы Заһир Хәсәнов бу бәйге күңелдә өмет уятты, ди.
– Телебез белән бәйле вәзгыятьне күреп эчебез яна, мондый бәйгеләр әлбәттә кәнфитнең тышы кебек кенә, телне саклау бәйге кысаларында гына булмаска тиеш, әмма, телне популярлаштыруда мондый чараларның роле зур. Кешеләр фикерләрен үзгәртеп телебезнең таркалып бетү процессын туктатып булыр, берләшүгә берничә адым ясасак бик зур файда булыр иде, – диде Заһир.
Милләтне җилдән саклаучы калканнар– татар телле ир-ат укытучылар булганда бөек телебез яшәр әле, иншалла.
Сүзен сүзгә
Марат Фатиев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары:  
– Ир-егетләребезгә телебез, мәгърифәт сагына басар вакыт күптән җитте. Нәкъ менә ир-атларның милли мәгариф белән шөгыльләнүе безнең өчен зур шатлык, байлык, димәк илебезнең киләчәге булачак. Балаларыбыз ир тәрбиясе, ир-ат мөгаллимнән гыйлем алачак. Илебезнең киләчәге ышанычлы ирләр кулында. Бергәләп эш иткәндә нәтиҗәле уңышларга ирешербез. Бу бәйгене шәһәр күләмендә генә түгел, республика, Россия күләменә чыгару мөмкинлеге дә туар дип өметләнәбез.  
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading