16+

Тел өчен көрәш дәвам итә: фикердәшләр арта

Милли телләрне укыту тирәсендә кабат шау-шу бара. Бу Россия Дәүләт Думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышевның милли телләрне укыту балалар һәм ата-аналарның үз теләге белән генә булырга тиеш дигән закон проектын тәкъдим итүе белән бәйле.

Милли телләрне укыту тирәсендә кабат шау-шу бара. Бу Россия Дәүләт Думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышевның милли телләрне укыту балалар һәм ата-аналарның үз теләге белән генә булырга тиеш дигән закон проектын тәкъдим итүе белән бәйле.

Алар әйтүенчә, милли телләрне укыту Россиянең дәүләт телен үзләштерүгә зыян салырга тиеш түгел. Депутатлар, республика дәүләт телен өйрәнергә теләгән очракта, укучыларның һәм аларның ата-аналарының язма гаризасын таләп итәргә кирәк, дип саный. Аларча, «Мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертү гражданнарның тәрбия һәм белем алуның телен ирекле сайлауга Конституциядәге хокукын гамәлгә ашыру һәм республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге балансын сакларга ярдәм итәчәк.

Әлеге закон проекты барлыкка килгәннән соң, шактый бәхәсләр булып алды һәм аны карауны көзгә калдырдылар. Ул гына да түгел, туган телне укыту тирәсендәге шау-шу кабат җәмәгатьчелекне уятты, бу хәл Татарстанда гына түгел, башка милли республикаларда да күзәтелә. Аерым алганда, башкорт корылтае Россиядә милли телләрне мәктәпләрдә ихтыяри укыту турындагы закон проектына каршы чыкты. Мондый тәкъдим «Россия халыкларын акрынлап юкка чыгарачак» дигән фикердә тора башкарма комитет әгъзалары. «Милли телләрне ихтыяри укытуны законлаштыру илнең төп халкының телен саклау һәм аны үзе яшәгән җирдә куллануны бетерүгә маташу кебек кабул ителә. Бу омтылыш халыклар арасында тынычлыкны бетерә, мәгариф өлкәсендә тел сәясәтен юкка чыгарачак, Россия халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкинлек бирми» диелә 3 майда сайтларында урнаштырылган белдерүендә. Корылтай әлеге мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасына юллаган.

Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында да бер төркем депутатлар туган телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектына катгый каршы чыктылар. Алар фикеренчә, закон проекты бүгенге милли сәясәтнең милләтләр файдасына булмавын тагын бер кат дәлилли.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән закон проектын туган телләргә җеназа чыгарга әзерләнү белән генә тиңли. Парламент утырышында ул «Соңгы арада матбугат чараларында һәм Мәскәүгә җибәрелгән күпсанлы доносларда «Татар телен көчләп укыту» – «насильственное изучение татарского языка» дип ешаеп киткән лаф орулар, минемчә, бернинди кысага да сыймый. Бәлки ул тар карашлыктан, тар күңеллелектән, законнарны белмәүдән килә торгандыр? Югыйсә дәүләт теленең теләсә кайсы дәүләттә һичшиксез укытылырга тиешлеген исбатлап торасы да юк кебек. Россия Конституциясендә һәм «Мәгариф турында»гы законда да «Обязательное среднее образование» дип акка кара белән язылган бит. Ничек инде ул, хәтта бүген Россияне дошман күргән чит илләрнең безнең өчен чит телләре дә мәктәпләрдә укыту өчен «обязательный – мәҗбүри» булып та, руслар белән бергәләп шушы дәүләтне корган татар халкының туган теле генә «насильственный – көчләп укыту» дип аталырга тиеш соң әле? Россия дәүләте бүген бик катлаулы чор кичерә. Ил эчендә ыгы-зыгы тудырырлык законнар тәкъдим итүне мин һич кенә дә җәмгыятьне берләштерә торган гамәл, дөрес милли сәясәт дип атамас идем» дип белдерде.

Чувашия Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Юрий Осокин да 1 майда бастырган петициясендә, милли телләрне яклау буенча Чувашия Татарстан белән фикердәш булырга тиеш, дип белдерде. «Федерация ул – федерацияне тәшкил итә торган республикалардан гыйбарәт һәм аларның культурасын, телен кысу – хыянәт» диелә аның петициясендә. Ул шулай ук Чувашиядән депутат булып сайланган Олег Николаев белән закон авторы Алёна Аршинованы, Чувашиянең милли мәнфәгатьләренә хыянәт иткән һәм чуваш халкының ышанычын акламаган өчен, кире чакырып кайтарырга, мандатларын салырга тәкъдим итә.

Чувашстанда укытучы һәм тәрҗемәче булып эшләүче Александр Блинов «ШК»га милли телләрне ирекле укытуга юнәлтелгән закон проектына каршы үзенең фикерен белдерде.
– «Иреклелек элементы»н кертү җитлеккән демократик җәмгыять барлыкка килүгә мөһим адым. Моның белән килешми булмый, чөнки ирекле булу дигән сүз ул сайлап алуны күз алдында тота, сайлап алырга әйбер булганда һәм икесе дә бертигез булганны сайлаганда, билгеле. Яңа закон проекты милли телләрне куллану болай да чикле булган төбәкләрдә телне сайлауны алга сөрә. Бөтен кибеттә, банк, дәүләт оешмаларында да без үз телебездә, аерым алганда, чуваш телендә җавап ала алмыйбыз. Чебоксарда чуваш телендә тәрбия бирә торган бер генә балалар бакчасы да юк, сыйфатлы мәктәп турында сүз дә юк. Телне куллану, өйрәнү мөмкинлеген биргәндә, аның дәрәҗәсен үстерү өчен шартлар тудыра алганда гына телнең киләчәге бар. Теләсә кайсы тел өчен бу мөһим. Телне «факультатив» итеп калдырсак, тел «кирәк булган предметтан» «ансыз да була» дәрәҗәсенә төшәчәк. Телгә хөрмәт белән караган, аны үз телләрен туган тел буларак сайлаган ата-аналар һәм аларның «милли төркемдә» булган балалары җәмгыятьтә билгеле бер басым сизә. Шул рәвешле без милли билгеләр белән бүлү фактына тап булабыз. Моңардан кала, телне атнасына ике сәгать тә өйрәнү мөмкин түгел. Моны аңлар өчен белгеч булу да кирәкми. Туган телне шул ике сәгатьтән күбрәк өйрәнү өчен нәрсә комачаулый. Чувашия, Татарстан, Башкортстан һәм башка милли республика балалары рус телен начаррак беләләрмени?! Югары уку йортларына керә, фән белән шөгыльләнә, шәһәр җирендә актив кулланыла торган рус телен дип өстисе килә. Телне югалтып, без культурабызны югалтабыз, аны югалтып, этносны югалтабыз. Факультатив дәрәҗәдә телне өйрәнү мөмкин түгел, – дип сөйләде ул.
Социаль челтәрләрдә дә милли телләрне яклап чыккан петицияләр шактый барлыкка килде. «Нет закону против родных языков!» төркемендә язганча, Адыгей, Төньяк Осетия – Алания, Ингушетия, Дагыстан һәм Карачаево-Черкесия республикалары интеллигенция вәкилләре дә, «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр кертмәүне сорап, Президентка мөрәҗәгать иткән.

Сүз уңаеннан: 20 майда Казанның Тинчурин паркында милли телләрне ирекле уку турындагы закон проектына каршы митинг узды. «Азатлык» татар яшьләре берлеге оештырган чарада 100ләп кеше җыелган һәм алар «Конституциягә каршы килә торган, Россиянең төп халкының дәүләтчелегенә каршы юнәлтелгән закон проектын» Дәүләт Думасы каравыннан төшереп калдыруны таләп иткән, шуның турында резолюция кабул иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading