16+

Түбән Камада вәхшиләрчә үтерелгән Гөлшатның апасы: «Аңа күз генә тиде»

10 гыйнварга каршы төндә, Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә вәхшиләрчә үтерелгән 28 яшьлек кызның гәүдәсе табыла.

Түбән Камада вәхшиләрчә үтерелгән Гөлшатның апасы: «Аңа күз генә тиде»

10 гыйнварга каршы төндә, Түбән Каманың Красный Ключ бистәсендә вәхшиләрчә үтерелгән 28 яшьлек кызның гәүдәсе табыла.

Көн тудымы, күңелле яңалыклар белән бергә, шомлы, куркыныч хәбәрләр дә килеп тора. Бүген иртән килеп ирешкәне исә аеруча да тетрәндерде. 10 гыйнварга каршы төндә Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә “Алнаш” өйрәнү-тренировка базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Башы һәм муены тирәсенә 11 тапкыр пычак белән кадаулары да билгеле. Октябрь аенда Түбән Кама шәһәрендә булып, шушы бистә тирәсендә ике көн ял итеп йөрүебезне искә төшерсәм, аңны җуяр хәлгә җитәм.

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Гөлшат Котенкованың (Шәйхиева) кичә кичтән чаңгы шуганда югалуы һәм бүген иртән үле килеш табылуы турындагы хәбәрләр белән социаль челтәрләр шыплап тулган.

Төркемнәрдә аны бары тик уңай яктан гына искә алалар, туганнарының кайгысын уртаклашалар һәм гаеплененең тизрәк табылып, үз җәзасын алуын телиләр.

“Аңа күз генә тиде”

Гөлшат Котенковага – 28 яшь. Әле яши дә башламаган яшь гомернең вәхшиләрчә өзелүе бер кызганыч булса, 6 айлык баласының ятим калуы икеләтә кызганыч. Аналык хисен татыса да, бу хискә тулысынча шатланырга да, нарасыеның тәүге адымнарын да, тәүге сүзләрен ишетү насыйп булмаган аңа.

“Татар-информ” хәбәрчесе мәрхүм Гөлшатның өченче буын туган апасы Ләйсән ханымны эзләп тапты.

– Аның кебек уңган, мөстәкыйль бала булмагандыр, – диде ул, күз яшьләренә буылып. – Тәнзилә апа аны, соң гына кияүгә чыгып, 35 яшьтә генә тапты. Гөлшат шуны аңлап, әнисенә бер дә авырлык китермәскә тырышты. Кечкенәдән тырыш, уңган, мөстәкыйль булып үсте. Укый-укый эшләде. Үзе аякка басмыйча, кияүгә дә чыкмады. Туйны да ире белән икесе эшләп тапкан акчага уздырдылар.


Ләйсән ханым сүзләренчә, Гөлшат сөйгәне Женя белән 2015 елда гаилә кора. 2017 елның 6 июлендә, бәхетләрен тулыландырып, кызлары Валерия дөньяга килә. Ире чуваш милләтеннән булса да, Гөлшат намаз укыган, ураза тоткан. Ире аның бер адымына да каршы килмәгән.

– Без соңгы тапкыр 1 гыйнвар көнне күрештек. Иренә төнге сменага эшкә булса да, ул кызы белән безгә кунакка килде. Ул көнне Башкортстаннан минем бертуган апам һәм аның кызы да кечкенә баласы белән килгән иде. Уфада яшәгәч, гел күрешеп булмый бит, Гөлшат апам Резеданы да, аның кызы Гөлназны күрүенә шатланып туя алмады. Икәү балалары турында сөйләшеп утырдылар. Шундый шат, бәхетле иде Гөлшат. Кичке тугызлар тулып киткәч, улым аны машина белән озатып куйды. Гөлшатның күңеле ни дә булса сизенгәндер дип уйламыйм, аның күңелсезләнгән чагы да булмады. Бик шат күңелле, ачык, бик чибәр дә иде. Туйдан соң да фотоларын журнал тышлыкларында чыгардылар. Күз генә тиде, – диде ул, кабат күз яшьләре аша.


Ләйсән ханым сеңлесенең чаңгы шуу теләге булуын да әйтеп узды.

– Яңа ел алдыннан мин шугалактан кайтканда аларга кергән идем. Гөлшатның әнисе Тәнзилә апа: “Кызым, сезнең дә шугалакка барасыгыз киләдер, баланы карап торам, барып кайтыгыз”, – диде. Гөлшат исә: “Юк, әни, минем тимераякта түгел, чаңгы шуасым килә”, – диде. Менә кичә шул теләген чынга ашырырга чыккан булганнар, күрәсең. Кичә Гөлшат Женя белән, кызларын да алып, чаңгы шуу базасына барган. Женя төнге сменада эшли, кичке алтыда эшкә иде аңа. Баласын ашаткач, Гөлшат чаңгы шуарга киткән. Женя кызы белән машинада калган. Берникадәр вакыт узып, шалтыратып-шалтыратып та телефонын алмагач, эзли башлаганнар. Төне буе эзләгәннәр. Гөлшатның энесе Әнвәр дә апасын чаңгы белән эзләгән. Бүген төнлә Красный Ключ мәчете янында җансыз гәүдәсен тапканнар, – дип елады ул.

Бүген Тәнзилә апа белән сөйләшеп алдым. Хәле бик авыр. Шулай да, укол кадагач, әзрәк сөйләшә алды. “Югалган дигәч, табарлар дип уйладым. Үлгәндер дип башыма да килмәде”, – дип елый ул да.

“Бик тыйнак кыз иде”

Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтында бергә укыган төркемдәше Елена Шпаковская Гөлшат белән ике ай элек күрешкән.

– Якын дуслар булмасак та, без аралашып тордык. Соңгы тапкыр ике ай элек күрештек. Ул нәни кызы белән урамда йөри иде. Озаклап сөйләшергә мөмкинлек булмады, чөнки баласы көйсезләнде. Гөлшат бик мәрхәмәтле, тыйнак кыз булды. Ул фәрештәгә тиң зат иде, – диде Лена.

“Гаилә, балалар турында хыялланды”

Гөлшат “Старый Амбар” кафесында пицца пешерүче булып эшләгән. Хезмәттәшләре дә аны бары тик яхшы яктан гына хәтерли.


– Мин ишеткән бу хәбәрдән һаман шок хәлендә әле, һич кенә дә ышана алмыйм. Без “Амбар”да бергә эшләдек. Мин – су-шеф, ул пицмейкер иде, – ди Айрат Сәетгалиев. – Гөлшат тыйнак, уңган, эшчән булуы өстенә, шулкадәр чиста кыз. Бик тиз эшли иде. Аны бөтен коллектив яратты. Женя белән очраша башлагач та, аның өчен чын күңелемнән шатландым. Алар бик матур пар иде. Гөлшат бик тәртипле кыз. Женя да эчми-тартмый, спорт белән шөгыльләнә, бик максатчан егет. Укыды да, эшләде дә. Гөлшатның әти-әниләре мөнәсәбәтләренә каршы булса да, Женя сөйгәнен яулый алды. Гөлшат бик тә гаилә корырга теләде, балалар турында хыялланды. Бар теләкләренә ирешкәч кенә... Мин бу хәлгә ышана алмыйм.

Алинә Мозаффарова да Гөлшат белән ел ярым бергә эшләгән. Ул - Гөлшатны соңгы тапкыр күрүчеләрнең берсе. Алар Яңа ел алдыннан очрашкан. Соңгы күрешүләре хакында хәзер фотосурәтләр генә сөйли инде.


Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, кичә Гөлшатның ире һәм 6 айлык баласы белән базага чаңгы шуарга килгәнлеге билгеле. Сәгать көндезге 2 ләр тирәсендә (14.00) ул чаңгы шуарга чыгып китә. Әмма кичке 5 ләр тирәсендә (17.00) хатыны озак кайтмый торуына иренең эче поша башлый. Борчылып ул хокук саклау органнарына хәбәр сала. Нәтиҗәдә, бүген төнге сәгать 2 ләр тирәсендә база территориясендәге урман массивында волонтерлар ханымның гәүдәсен таба.


Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция үтерүдә шикләнүченең фотороботын тарата һәм бу кешене табуда ярдәм сорый.


P.S. Гөлшат кичә 13.05 сәгатьтә “Вконтакте” челтәрендәге шәхси битенә кергән.  

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: vk.com

Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу фотороботны полиция таратмаган. социаль челтәрдә бу рәсемне генә түгел, "үтерүче" дип гаепсез кеше фотосын да урнаштырганнар.

    Мөһим

    loading