16+

Татарстаннан 45 хатын-кыз армиягә киткән

Татарстаннан һәр елны Россия Хәрби көчләре сафына контракт буенча 800дән алып 1400гә кадәр кеше алына. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алыну пункты җитәкчесе, подполковник Виталий Елагин сөйләгән.

– Төп масса, билгеле, ир-егетләр. Алар армиядән соң бара. Бездә шулай ук хатын-кыз кандидатлар да булды. Биш ел эчендә Татарстаннан контракт буенча хәрби хезмәткә 45ләп хатын-кыз китте. Хәрби кием кияргә теләге булган хатын-кызларның саны арта бара, – дигән Елагин.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алганда таләпләр ир-атларга да, хатын-кызларга да бер үк диярлек: нык сәламәтлек, канун белән проблемалар булмау, яше 18дән 40ка кадәр, хәрби частька кирәкле белгечлеге булу. Бердәнбер аерма – физик әзерлек буенча нормативлар хатын-кызларга җиңелрәк.

Моннан тыш, Россия Хәрби көчләрендә барлык вазифалардагы урыннарны хатын-кызлар алыштыра алмый.
– Белеменә карап, алар хәрби хезмәт үтә ала торган исемлек бар. Әмма андый аерма күп түгел, – дип билгеләп үткән Виталий Елагин.

Фото: https://topwar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading