16+

Татарстанда йөзү «бумы» дәвам итә

18 ноябрь көнне Казанда беренче тапкыр кыска дистанциядә йөзү буенча (25 метр) Россия чемпионаты башланды. Ярыш 22 ноябрьдә тәмамланачак.

Татарстанда йөзү «бумы» дәвам итә

18 ноябрь көнне Казанда беренче тапкыр кыска дистанциядә йөзү буенча (25 метр) Россия чемпионаты башланды. Ярыш 22 ноябрьдә тәмамланачак.

Россия чемпионаты ел саен Мәскәүдә оештырыла иде. 2022 елда кыска аралыкта йөзү буенча дөнья чемпионаты Казанда узу сәбәпле, бу ярышларны безгә күчерделәр. Шул рәвешле Казан хәзер су спорты ярышларының башкаласы булып тора.

Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, йөзү буенча дүрт тапкыр олимпия чемпионы Владимир Сальников сүзләренчә, Татарстан спортчылары арасында да хәзер ­дөнья күләмендә билгеле «йолдызлар» барлыкка килә башлады.

– Төбәкнең су спортына керткән хезмәте, игътибары моңа бер этәргеч булып тора. Йөзүгә Татарстан беркай­чан да битараф булмады. Республикада моның өчен барлык шартлар да тудырылган, балалар мәктәпләре дә эшли. Болар барысы да спортчылар арасында көндәшлек тудыра. Ә көндәшлеккә сәләтле спортчы зур нәтиҗәләр күрсәтә. Без дөрес юлдан барабыз, киләчәктә Татарстанда тагын да зуррак җиңүләр алып килгән балалар туар дип уйлыйм, – диде Владимир Сальников.

Россия чемпионаты нәтиҗәсе буенча, 13-17 декабрьдә Даниядә узачак дөнья чемпионаты катнашучылары билгеле булачак.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, 2015 елда республикада узган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты республикада йөзү «бумы» барлык­ка китерде. Рес­публика буенча 30 меңнән артык кеше йөзү белән шөгыльләнә. Алар карамагында 174 бассейн, араларында 10нан алып 50 метрга кадәрге озынлыктагылары да бар. Хәзерге вакытта Әгерҗе белән Балтачта ике бассейн төзелә. Ә 2018 елга тагын сигез бассейн төзелергә тиеш. Якын киләчәктә барлык район­нарның да үз бассейны булачак.

– Су спорты сараена гына да көн саен 3 меңгә якын кеше йөри. Күләм ягыннан халык саны артуы сыйфат ягын да яхшыртыр дип уйлыйбыз. Минемчә, йөзү иң матур спорт төрләренең берсе, – ди үзе дә йөзү буенча төрле ярышларда катнашкан спорт министры.

Чемпионат барышында 46 төр медаль уйнатыла. Турнирда Татарстан исеменнән 67 спортчы чыгыш ясый. Араларында Александр Красных, Никита Королев, Ирина Приходько, Эрнест Максумов, Григорий Тарасевич кебек су спортында инде үзен күрсәтергә өлгергән егет-кызлар бар.

Сүз уңаеннан, инде ярышларның беренче көнендә үк Александр Красных ирекле стильдә йөзү буенча беренче урын яулады. Спортчы сүзләренчә, бу аның Россия чемпионатында иң яхшы чыгышы.

– Үз «өемдә» медаль алуыма бик шат мин. Миңа монда көч биреп торалар, шунысы сөендерә. Урамда әлегә танымыйлар, ләкин яшь йөзүчеләр килеп, алар белән фотога төшүемне сорыйлар. Алар өчен мин – кумир, мин берничек тә аларның ышанычын акламый кала алмадым, – ди егет.

Татарстанда су спорты алга киткән саен, төрле проблемаларга да игътибар арта. Владимир Леонов шундый кимчелекләрнең берсе – профессиональ тренерлык кадрларына кытлык булуын ассызыклап китте.

– Идел буе спорт һәм туризм академиясе ел саен тренерлар составын әзерләп торса да, әлегә республикага кирәкле тренерлар саны җитми. Киләчәктә Халыкара йөзү мәктәбен ачарга уйлыйбыз. Ул бу мәсьәләне дә хәл итәргә тиеш. Мин су спорты буенча үзебезне лидер дип санамыйм. Безгә кадәр әле Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград бар, ләкин без бу өлкәдә бик тиз үсәбез. Ә су полосы буенча Россиядә безгә тиңнәр юк, – диде министр.

Ярыш барган көннәрдә Су спорты төрләре сараеның фойесында Россия йөзүчеләре, шул исәптән ил спорты тере легендасы Владимир Сальников, СССР герое, очучы-космонавт Виктор Савин белән фотога төшеп, алардан автограф алып булачак.

Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның атказанган тренеры Ольга Павлова сүзләренчә, су спорты мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә ачык. Әйтик, республикада меңнән артык үзенчәлекле бала көн саен йөзүгә йөри, ярышлар күзәтә. Бөтенроссия йөзү Федерациясе ярдәме белән, республиканың күп районнарында алар өчен төрле дәресләр оештырыла.

Россия чемпионатында 67 төбәктән 800дән артык спортчы катнаша. Финал өлеше 22 ноябрь көнне 17.00дә башлана. Ярышларга керү ирекле. Су спорты сараена үзегез белән икенче аяк киеме алып килергә онытмагыз.  

Түбән Новгород спортчысы Олег Костин чемпионатта Россия һәм Европа рекордын куйды. Спортчы моңа кадәр дә дүрт тапкыр Россия чемпионатында җиңгән иде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading