16+

Татарстанда машина елгага төшкән: өч кеше үлгән, берсе югалган

Әгерҗе районында җиңел машина елгага төшкән. Андагы өч кеше үлгән, берсе югалган, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Бәхетсезлеккә очраучылар Иж елгасына балык тотарга килгәннәр. Кайбер фаразлар буенча, машина рулендә сәрхүш хатын-кыз, салонда шулай ук өч ир-ат булган.

Водолазлар баткан машинадан 43 һәм 37 яшьлек ир-атларның һәм шәхесе билгеле булмаган хатын-кызның мәетен алганнар. Тагын бер 62 яшьлек ир-атның гәүдәсен эзлиләр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading