16+

Татарстанда үлем очраклары белән бәйле җинаятьләрнең 95%ы ачыкланган

«Узган ел җинаять төркемнәре белән бәйле 720 җинаятьне ачыкладык. Шуңа күрә «Һади Такташ», «Квартала», «Жилка» җинаять төркемнәре турында күптәннән ишеткән юк», – диде Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Татарстанда үлем очраклары белән бәйле җинаятьләрнең 95%ы ачыкланган

«Узган ел җинаять төркемнәре белән бәйле 720 җинаятьне ачыкладык. Шуңа күрә «Һади Такташ», «Квартала», «Жилка» җинаять төркемнәре турында күптәннән ишеткән юк», – диде Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин министрлыкның еллык коллегиясендә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Министрлык узган ел шактый зур эш башкарган. Соңгы 12 елдагы иң уңышлы нәтиҗәләр күзәтелә. Кешеләргә һөҗүм итү очраклары өч тапкырга кимегән, фатир талаулар 22 процентка азайган. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш өлкәсендә ачылган җинаятьләр саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга артыграк. Законсыз әйләнештән 300 килограмм наркотик алынган. Былтыр барлыгы 26 мең җинаять эше тикшерелгән, аларның һәр бишенчесе катлаулы җинаять төренә карый. Узган ел Татарстанны шаулаткан Чад республикасы студентының үтерелүе, Башкортстаннан бер хатынның үле гәүдәсе Зәй сусаклагычында табылу, Казанда чүплек савытына ташлап калдырылган яңа туган сабый мәете белән бәйле җинаятьләрдә гаепләнүчеләр, тиз арада ачыкланып, кулга алынган. Министр әйтүенчә, алар оператив рәвештә эшләргә тырышалар, җинаятьләрнең күбесе бер-ике көндә, кайберләре хәтта берничә сәгатьтә ачыла.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та моны искәртеп узды. Күптән түгел Түбән Камада чаңгы шуу базасында булган коточкыч фаҗигадә гаепләнүченең тиз арада эзенә төшкән хокук саклаучыларын билгеләп китте.

– Саннар бер хәл. Хезмәткәрләрнең эше дөньякүләм вакыйгалар, чаралар вакытында чагыла. Әле менә Яңа ел бәйрәмнәрендә генә дә республикабызга күпме кунак килгән иде. Тфү-тфү, барысы да тыныч узды. Полиция хезмәткәрләре тәүлек дәвамында безнең куркынычсызлыгыбызны саклый. Хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Тулаем алганда, безнең Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Европа, чит илдәге коллегаларыбыздан ким эшләми дип саныйм, – диде Президент.
Артем Хохорин министрлык эшчәнлегендәге проблемалар хакында да әйтеп узды. Ришвәтчелек буенча былтыр республикада 115 дәүләт хезмәткәренә карата җинаять эше ачылган. Барлыгы 431 ришвәт очрагы теркәлгән. Тикшерүләр күрсәткәнчә, былтыр 32 миллион сум ришвәт алынган. Ришвәтчелек белән көрәш өлкәсендә районнарда эш начаррак оештырылган. Сарманда, мәсәлән, былтыр бары бер генә ришвәт очрагы теркәлгән. Азнакай, Яшел Үзән районнарында коррупция бөтенләй күзәтелми, имеш. «Сездә бөтенләй ришвәт алмыйлармы әллә?» – дип мөрәҗәгать итте Артем Хохорин коллегия вакытында әлеге районнан килгән җитәкчелеккә, аларның бу юнәлештә эшләп бетермәвенә ишарәләп.

Рөстәм Миңнеханов 2018 ел Эчке эшләр министрлыгы өчен җиңел булмаячагын да билгеләп узды.
– Россия Президентын сайлауларны тыныч, оешкан төстә уздыру бурычы тора. Быел – Бөтендөнья футбол чемпионаты. Яңа технологияләрне кулланып эшләргә кирәк, камераларның нәтиҗәсе зур. Республикада кунаклар күп булачак, шуңа күрә ныгытып эшләргә туры киләчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

2017 елда Татарстанда барлыгы 46 093 җинаять эше теркәлгән. Үлем очраклары белән бәйле 95 процент җинаять ачыкланган.

Фото: vest-news.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading