16+

Татарстанда кар астында калып, 15 яшьлек үсмернең гомере өзелгән

Каты бураннар вакытында әбиләр авыз эчләреннән дога укып, “Бәла-казаларсыз гына үтеп кит!” – дип телиләр иде.

Каты бураннар вакытында әбиләр авыз эчләреннән дога укып, “Бәла-казаларсыз гына үтеп кит!” – дип телиләр иде.

Бүген без дә күзачкысыз буранда алардан өйрәнгән догаларны кабатласак та, Чистай якларыннан кайгылы хәбәр алдык. “Данауровка авылында 15 яшьлек малай кар көрте астында калып, һәлак булган. Үсмер дәресләрдән соң өч сыйныфташы белән Пушкин урамы башындагы яр буенда йөргән. Малайларның берсе тау башына менеп, шуып киткән һәм үзе артыннан кар тавын да иярткән һәм яр астындагы үсмер шушы кар ташкыны астында калган. Моны күреп торган ике иптәше аңа ярдәмгә ашыккан. Берсе авылга өлкәннәрне һәм әнисен чакырырга киткән. Тик балалар ярдәм итә алмаган, бик тирән күмелгән булган. 14 коткаручы һәм алты техника ярдәмендә  малайның гәүдәсен көчкә казып чыгарганнар. “Әнисе шәһәрнең 10нчы мәктәп укытучысы. Бик кызганыч, әйбәт гаилә баласы, әйбәт егет иде”, – дип яздылар ватсапка таныш-белешләрем бу авыр югалтуга ышанырга да теләмичә. Өсләренә кар булып кайгы ишелгәннәрнең авыр хәсрәтләрен уртаклашып, сабырлык теләп калабыз.

Мондый фаҗигаләр 2008 елда Бөгелмәдә һәм Минзәләдә булган иде, ул чакта кар астында калып алты бала үлгән иде. 2016 елның 26 декабрендә Тукай районында 14 яшьлек малай күлмәк белән туган була, аны кар көртеннән коткарып кала калалар.
Полиция хезмәткәрләре бу буран котырган көннәрдә әти-әниләрне балаларына карата аеруча игътибарлы булырга, аларга кар көртләренең, яр буйларының  куркыныч булуын һәрдаим аңлатып торырга чакыра.  

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading