16+

«Татарстан гүзәле» бәйгесе җиңүчеләре: «Матурлык бәйгеләре сатып алынган, барысын да «түшәк» хәл итә дигән миф дөрес түгел»

«Татарстан гүзәле» республикакүләм матурлык бәйгесенә быел 20 яшь. Юбилей елның финал өлеше бу юлы 30 иң чибәр кыздан тыш, Россиякүләм танылган дизайнер Вячеслав Зайцев коллекциясе күргәзмәсе һәм җырчы Тимур Родригез чыгышы белән дә истә калачак.

«Татарстан гүзәле» бәйгесе җиңүчеләре: «Матурлык бәйгеләре сатып алынган, барысын да «түшәк» хәл итә дигән миф дөрес түгел»

«Татарстан гүзәле» республикакүләм матурлык бәйгесенә быел 20 яшь. Юбилей елның финал өлеше бу юлы 30 иң чибәр кыздан тыш, Россиякүләм танылган дизайнер Вячеслав Зайцев коллекциясе күргәзмәсе һәм җырчы Тимур Родригез чыгышы белән дә истә калачак.

Алдагы елларда җиңү яулаган кызлар белән дә бу көнне танышып булачак. Бәйгедә катнашучы кызлар Екатерина Тонюшкина белән Солтан Салиев күлмәкләрен тәкъдим итәчәкләр.

- Безнең мәктәпне узган бер генә кызның тормышы да бәхетсез булмады. Кемдер гаилә корды, балалар үстерде, ә кемдер дөньякүләм танылган брендларның йөзе булып тора, модель карьерасын төзи, - ди “Татарстан гүзәле” иҗтмагый оешмасын президенты Изольда Сахарова.

Ул “Татарстан гүзәле”, “Казан гүзәле” титулына көрәш елдан-ел кыза, кискенләшә баруын да билгеләп китте.

- Безнең бәйге ул матур күлмәкләр киеп подиумнан йөрү генә түгел. Хәер, ул да зур тырышлык сорый. Бәйгедән тыш кызлар әле Россиякүләм, халыкара бәйгеләрдә, хәйрия чараларында катнашырга тиеш. Мин матурлыкны эчке, йә тышкы матурлыкка бүлмим. Йә ул бар, йә – юк, - ди Изольда ханым.

Бәйгенең режиссеры быел да Михаил Волконадский. Быел ул күбрәк телевизион тамашачыга түгел, ә залда утыручы халыкка игътибар бирәбез, ди. Сүз уңаеннан бәйгенең финал өлеше 24 гыйнвар көнне “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә булачак.

- Бу республиканың демографик хәле белән бәйлеме, белмим. Быелгы кызлар аеруча да чибәр иде, - ди режиссер.
Никтер матурлык янында акылга урын юк дигән стериотип яши. Янәсе матур кыз әле югары интеллектуаль шәхес тә була алмый. Ләкин узган ел «Татарстан гүзәле» титулын алган Зөлфия Шәрәфиева, “Казан гүзәле” булган Камилә Харисова бу фикерләрне кире какты.
- Акылсыз матурлык булмый, - ди Зөлфия. – Акыллы кеше берничек тә ямьсез була алмый. Мин үзем, мәсәлән, Казан федераль университетының хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтында программист-математик белгечлеген алдым.

- Минемчә матурлык – ул харизма, - дип сүзгә кушылды Камилә. – Гомумән, ямьсез хатын-кыз була алмый. Үзен матур итеп күрсәтә белмәүче хатын-кызлар гына бар.

Изольда Сахарова сүзләренчә, оештыручылар кызларның фикерләү сәләтен сайлап алу этабында ук сыныйлар икән.
- Сәхнәдә интеллектуаль тур вакытында кызларның югалып калуына артык иътибар бирмәгез. Үзегез дә сәхнәгә чыккач исемегезне дә онытыр дәрәҗәсендә буласыз, - ди Изольда ханым.

- Мин үзем кызларга иң беренчеләрдән булып авыр сораулар бирүче буларак әйтә алам, соңгы биш елда кызларның IQ дәрәҗәсе артты. Бу мәгълүмат хәзер теләгән җирдән алып булуы, белем алу мөмкинлеге белән бәйле. Кызларның фикерләү сәләте күзләреннән үк күренеп тора ул, - Михаил Волконадский.

- 20 ел дәвамында матур, ләкин буш кызларны еш очратырга туры килде. Ләкин супер акыллы кызны да без, матур булмаса, менә бу матурлык эталоны дип күрсәтә алмыйбыз инде, - ди Изольда ханым.
Шулай ук оештыручылар таза кызларга бәйгедә урын юк, диде.

-Таза кыз – матурлык идеалы була алмый. Матурлык ул спортив, сәламәт, целлюлитсыз тән. Бу ниндидер таләп тә түгел, бу нормаль күренеш. “Россия гүзәле”, “Дөнья гүзәле” бәйгеләрендә дә шундый ук хәл. Тазалык белән без үсмер кызларга яхшы үрнәк тә күрсәтә алмыйбыз, - ди Изольда ханым.

Матурлык бәйгеләре сатып алынган, барысын да “түшәк”хәл итә дигән мифны да кызлар кире какты.

- Матурлык бәйгеләре инде күптән андый түгел. Андый эш белән шөгыльләнүче башка һөнәр ияләре бар. Алар аны профессиональ рәвештә, акчага башкара, - ди Зөлфия.

Кызлар бәйгедә катнашу өчен бер тиен дә акча түләми, хәтта кием, косметика, ризыкны да бәйге үзе тәкъдим итә.
Җиңүче кыз чәшке тун, зәркән эшләнмәләреннән ясалган таҗ белән бүләкләнә, “Россия гүзәле” бәйгесендә катнашу хокукына ия була.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading