16+

Татарларда туй йолалары (Карл Фукс)

Татарларда туй йолалары нидән гыйбарәт булган соң?

Татарларда туй йолалары (Карл Фукс)

Татарларда туй йолалары нидән гыйбарәт булган соң?

Башы.

Инде тәмам яктырып беткәч, сәкедә утыручы хатын-кызлар кыймылдый башладылар; берәүләре торып басты, икенчеләре, тамак туйганны белдереп, учына йөткергәләп куйды. Идәндәге келәмдә утырганнарга да җан керде, кайсыберләре генә урыныннан кузгалмады. Болары ярлылар иде. Менә хуҗабикә көмеш акча салынган тәлинкә тотып чыкты. Иң беренче итеп ул мулла хатынының учына – кызгылт кәгазь акча, туганнарына – бер тәңкәлек көмеш, калган ярлыракларга тиеннәр салды. Сәдака өләшү шулкадәр оста шомалык белән башкарыла ки, кемнең учына нинди акча салынганга күз дә иярми кала.

Менә шулай бәйрәм итә безнең Казан татар хатын-кызлары! Моннан да күңеллерәк бүтән бәйрәм мәҗлесе аларда була алмый.

Ә инде никах укыту мулла катнашында кияү өендә үтә, иртәгәсе көнгә мин шунда чакырулы идем. Билгеләнгән вакытка килеп җиттем. Кунаклар әле күп түгел иде; өлкән яшьтәге берничә татар агае гына, нидер турында тын гына гәпләшеп, бүлмә буйлап арлы-бирле йөриләр. Кунаклар ашыкмый гына җыелып беттеләр, муллага хәбәр иттеләр, күрәсең, ул иң соңыннан озын таягын тотып килеп керде. Вәкарь белән генә түргә узганда, аңа аерым бер хөрмәт билгесе күрсәтеп, һәммәсе дә ике кулын сузып күрештеләр. Һәрчак шулай: күрешкәндә өлкән кеше сузган кулны яшьрәге куш учына ала. Кунаклар җыелган бүлмә бөтенләй буш иде, сандыклар да, өстәл-урындыклар да күренми. Идәндә генә калын-калын келәмнәр. Мулла түргә утыргач, миңа да аның кырыеннан урын тәкъдим ителгәч, калганнар да, аягын шәрыкча бөкләп, келәмгә чүмәштеләр. Башта табынга чәй килде һәм калак-чынаяк чылтыраулары шактыйга сузылды. Аннары кичке ашка хәзерлек башланды. Икешәр-икешәр булып янәшәрәк утырыштылар. Һәр пар алдына тәлинкә, икешәр агач кашык куелды. Салфетка урынына озын сөлгеләр бирелде. Тәүге ризык – аерым-аерым савытларга салынган куе сары май һәм бал иде. Һәр ир заты ипигә мул итеп май, бал ягып, тәмле оеп чәйнәргә кереште. Аннары инде, мин алда хатын-кызлар мәҗлесен сурәтләгәнчә, бер-бер артлы бүтән төрле ризыклар агыла башлады.

Мәҗлес беткәндә, һәр кунакка берәр стакан ширбәт бирделәр. Аны тамчысынача бушатып, сакал-мыекларны сыпырганнан соң, тамак кыру, төрле тонда (бас, тенор, альт) ямьсез итеп кикерү башланды. Бу – ашказанының табын муллыгына, тамак туюга, хуҗага рәхмәт белдерү музыкасы иде.

Шушындый гадәттән тыш концерт тәмамлангач, келәм өстенә җәелгән махсус ашъяулыкка кызыл, зәңгәр кәгазь акчалар, көмеш тәңкәләр салына. Болар инде каядыр якында аерым билгеләнгән бүлмәдә утыручы кәләш өчен җыела. Кияү куенына керәсе бүлмә йә ишегалдындагы берәр кече өйдә, яисә йортның икенче яртысында әзерләнгән була. Акча җыю ширбәт дип атала, борынгырак дәверләрдә көмеш тәңкәләрне кәләшкә ширбәтле кубокка салып китергәннәр. Ул аны кабул итеп, ярәшкән егеткә чыгарга риза булуын белдергән.

Монда исә җыелган акчаны кубокка түгел, тәлинкәгә салып, ата кеше кәләшкә алып китте. Бераздан кире кереп, кызы тарафыннан акчаның кабул ителүе хакында муллага хәбәр итте. Шул мәлдә кияүне чакыртып алдылар да, син ризамы, дип сорадылар. Кияү, бер икеләнүсез: «Әйе!» – дип җавап бирде. Шуннан соң инде мулла калым турында сүз кузгатты. Моңа бәйле сорау-җаваплар беткәч, тамак кырды, учына өч тапкыр ютәлләгән сыман итте дә сакалын сыпырды, бөтен ирләр дә мулла артыннан шуны ук кабатладылар. Дога уку ун минутларга сузылгандыр...

Дога беткәннән соң, мулла урыныннан күтәрелә, калганнар да аңа ияреп кузгала башлый. Туй мәҗлесендә татарлар да, руслар кебек үк, шәраб яки сыра эчкәлиләр; әмма бу бүтән бүлмәгә чыгып, яшертен генә эшләнә. Әгәренки мулла берәрсенең сәрхушләнгәнен сизеп ала икән, бөтен гавам алдында сүгеп ташлап, тегенең йөзен кызарта.

Кунаклар китеп беткәч, яучыбикә кияүне чыбылдык эчендә кәләше түземсезләнеп көткән махсус бүлмәгә алып керә, чыгып киткәндә, өсләреннән бикләп куя. Бу бүлмәдән яшь пар дүрт көн буена бер яры да чыкмый, алар янына да яучы хатыннан гайре берәү дә керми.
Дүрт көннән соң кияү егет ата-анасына күренеп китә, төнгә тагын хатыны янына кайта.

Иртәләрен үз өенә кайтып китсә дә, өч ай буе төннәрен хатыны янында уздыра. Өч айдан соң инде кавышулар сирәгәя башлый. Хатыны ир ягында кунак була да, кабат үз өенә кайтып китә. Бер, ике, өч ел шулай уза, аннары инде хатыны (кайчакта инде икешәр баласы белән) ир йортына бөтенләйгә күченә.

Гадәттә туйның икенче көнендә кияү, үз мөмкинлегенә карап, кәләшенә иң затлы әйбер бүләк итә, кайчакта икенче көнне үк хатыныннан ваз кичеп, аеруын сорап, муллага мөрәҗәгать итүе дә ихтимал.

Туй мәҗлесен миңа авылда да күрергә туры килде. Йолалар үтәүдә аермалык юк иде. Ризык әзерләүләре дә крестьян йортындагы кебек түгел иде. Бөккән, бәлеш, пироглар ак оннан пешерелгән, ит ризыклары барысы да ат итеннән иде. Мине иң гаҗәпләндергәне улаксыман савытка салынган ризык булды: туралган ат эчәгесе ботка белән аралаштырылган, актарылып ташланган, куркыныч кыялардан торган тау кечерәйтеп карагандагы шикелле тоела1. Мәҗлестә ирләр дә, хатын-кызлар да бар иде. Ирләр – төп яңа өйдә, хатын-кызлар исә келәттә (җәйге кызуларда йоклар өчен анда урыннар да әзерләнгән).

Мулла фатихасы белән мәҗлес көндезге икеләрдә башланды. Башта төп сый чәй булды. Аны муллага һәм дәрәҗәлерәк ирләргә китерделәр. Яшь-җилкенчәк сыра эчте. Шушы форсат өчен бик күп итеп кайнатып куйганнар. Өстәлдә шәраб күренмәде. Кияү үз иптәш егетләре белән кичкә таба гына килде. Эңгер төшәр алдыннан никах укытылды. Аннары яучы хатын кияүне кәләшнең абыйсы йортына алып кереп китте. Анда яңа салынган ак өйдә егетне сөеклесе көтә иде. Икенче көнне без иртәнге җидедә юлга кузгалдык, күршедәге яшь пар бу вакытта әле Амур куенында эри иде.

Шул ук авылда миңа икенче бер тамашаның шаһиты булырга туры килде. Әтисе йортыннан кызы бөтенләйгә ире йортына күчеп китәргә җыена. Кияүгә чыкканнан соң ул төп йортта ике ел ярым яшәгән, ике баласы бар. Озату бик күңелле бәйрәм түгел икән шул. Әти-әнисенең күзләрендә яшь, кызлары моннан егерме чакрым ераклыктагы чит авылга китәсе.

Ул келәттә бирнәләрен барлый. Аның тирәсенә кызыксынучан хатын-кызлар җыелган. Нинди бүләкләре барлыгын тотып карап белергә теләгәннәр сандык өстенә тиеннәр сала. Ир ягы туганнары ике көмеш тәңкә салса, кыз ягыныкылар берәр тәңкәлек көмеш куйдылар. Бирнә алай ярлы димәс идем: алтын белән чигелгән камзул, киҗе-мамык бөркәнчек, ситсы күлмәкләр, кызыл читекләр, башмаклар, кызыл бизәкле шәл, куян мехын астарлап тегелгән киҗе камзуллар һәм шуның ише башка әйберләр. Ашъяулык, чүпләм сөлге, урын-җир җәймәләре – һәммәсе үз кулы белән бик матур итеп тукылган, чигелгән.

Бирнә бүләкләрен тәртипкә китереп җыюга, төп йортта табын әзерләнде. Каймак, сары май, бал, вак бәлеш, баллы камыр кебек нигъмәтләр өстәлгә тезелгән иде.

Кияү пар ат җигелгән өч көймәле арбада ир туганнары белән килеп төште. Боларны шунда ук өстәл тирәли утырттылар. Алар чәйләгән арада, киленнең әйберләрен урнаштырып та куйдылар. Әти-әнисе белән хушлашасы ханым келәттә көзге каршында бизәнеп ясанды, кыз чагындагы киемнәрен салып, икенчене киде. Аннары яучы хатын аша иренә бүләк – бәз күлмәк җибәрде. Кияү белән килгәннәрнең берсе күлмәкне алып чыкты да иң шәп көймәле арбага җигелгән атның дугасына күлмәк җиңнәрен урады, ә күлмәк итәген ат сыртына ябып куйды. Бу арбага яучы хатын белән килен утырды, ә кияү кучер урынын алды. Атлар дәррәү кузгалдылар, кызның ата-анасы, туганнары елашып хушлаштылар, бөтен авыл басу капкасына чаклы боларны озата барды.

1 Фуксны «куркыткан» ризык тутырма булырга тиеш (Марсель Галиев искәрмәсе).
Карл Фукс «Казан татарлары: статистик һәм этнографик җәһәттән».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading