16+

«Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе Гөлназ ГАТИНА: «Безне гел күзәтеп тордылар. Кайсы кулга кашык тотып ашыйбыз, ничек йоклыйбыз, ничек аралашабыз – барысын да карадылар»

Гөлназ ГАТИНАны без «Ягымлы яз», «Яз гүзәле», «Созвездие-Йолдызлык», «Сөембикә варислары», «БикаФест» бәйгеләре аша беләбез. Чәчләрен ике озын толымга үреп, башына калфак киеп, чын татар кызлары кебек тыйнак кына чыга ул сәхнәгә. Башкортстанның Уфа шәһәрендә узган халыкара «Татар кызы-2017» бәйгесендә дә тамашачы: «Гөлназ җиңми, кем җиңсен инде», – дип, аның өчен җан атып утырды.

«Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе Гөлназ ГАТИНА: «Безне гел күзәтеп тордылар. Кайсы кулга кашык тотып ашыйбыз, ничек йоклыйбыз, ничек аралашабыз – барысын да карадылар»

Гөлназ ГАТИНАны без «Ягымлы яз», «Яз гүзәле», «Созвездие-Йолдызлык», «Сөембикә варислары», «БикаФест» бәйгеләре аша беләбез. Чәчләрен ике озын толымга үреп, башына калфак киеп, чын татар кызлары кебек тыйнак кына чыга ул сәхнәгә. Башкортстанның Уфа шәһәрендә узган халыкара «Татар кызы-2017» бәйгесендә дә тамашачы: «Гөлназ җиңми, кем җиңсен инде», – дип, аның өчен җан атып утырды.

– Гөлназ, кешене гаилә формалаштыра, диләр. Бүген милләт күрке булып торган «Татар кызы»н кемнәр тәрбияләп үстергән икән?
– Мин нәкъ менә шушы гаиләдә тууым белән бик бәхетле. Әтием, Шәүкәт Гатин, хәзер Чирмешән районында финанс-бюджет палатасы рәисе. Әнием, Гөлия Гатина, авылыбыздагы мәктәптә химия һәм сәнгать фәннәрен укыта. Сеңелем X сыйныфта укый. Без барлык фәннәрне татарча укыдык. Аллага шөкер, мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Миңа шундый төпле белем биргән укытучыларыма бик рәхмәтлемен. Әни ягыннан – бабам, әти ягыннан әбием үстерде мине. Бабай халык батырлары турында төрле әкиятләр сөйли иде. Әбием исә – авылыбызның «аяклы энциклопедиясе». Аның ярдәмендә җиде буын бабабызны табып, нәсел шәҗәрәсен ясадык. Нәселебезнең тарихы бик бай, хәтта Советлар Союзы герое Бари Габдрахмановның да тамырлары безнең гаилә белән бәйләнгән.

– Әниең җыр укытучысы булгач, сәхнәгә беренче чыгаручы кешең дә ул булгандыр инде?
– Әйе, шулай. Әнием дә, әбием дә җырлый. Әни әле гармунда да уйный. Иҗаттагы иң беренче адымнарым авыл сәхнәсендә булды. Зуррак сәхнәгә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале алып чыкты.

– Әти-әниең биргән нинди үгет-нәсыйхәтне балаларыңа да тапшырачаксың?
– Әти-әни иң беренче чиратта динемә, телемә, халкыма тугры булып калырга өйрәтте. Ни генә булса да, үзең белән булган кешеләрне онытма, ди алар. Сабыр булырга, беркайчан да үзеңне башкалардан өстен куймаска өндиләр. Балаларыма да шул тәрбияне бирәсем килә.

– Татар хатын-кызлары арасында кемнең образын үзеңә үрнәк итеп куясың?
– Бәйгедә мин Сөембикә турында сөйләдем. Ханбикәне тәкъдим итәсе булгач, аның турында бик күп мәгълүмат укыдым. Сөембикәнең сабырлыгы, милләтенә тугрылыгы мине таң калдырды.

– Син матур җырлыйсың. Башкалар талантлары әллә кем булмаса да сәхнәгә атлыгып торганда, нигә башка һөнәр сайладың?
– Татар эстрадасында җырчылар болай да күп бит. Бик сирәге генә, сәхнәгә чыгып, үз тамашачысын таба. Җырчылыкка укыган дусларым да бар. Алар эстрадага үтеп керә алмаса, җыр укытучысыннан башка беркем дә була алмый, бөтенләй югала дигән сүз. Шуңа минем төпле һөнәр аласым килде, ләкин тормышымны җырдан башка күз алдына китерә алмыйм.

– Бүгенге көндә синең күңел халәтеңне ачып бирә торган җыр?
– Һәр җыр йөрәк түреннән үтә инде ул. Хәзер «Илкәем» һәм Ришат Төхвәтуллин башкарган «Туган җирем» җырлары күңелдә. Әллә Башкортстанда булып, туган якны сагынганга, шул җырлар күңелдә инде. Мин – туган ягыма бик бәйле кеше.

– Туган як дисең, ул синең өчен – үзең туган Чирмешән районымы, Татарстанмы, әллә Россияме?
– Иң беренче чиратта, әлбәттә, туган авылым – Кармыш. Казанга укырга киткәч тә, өйне бик сагындым. Уфага бара башлагач, инде Казан шундый якын булды. Кызлар ярымфинал вакытында безгә килгәч, «бу бит минем Казаным», – дип сокланып йөрдем урам буйлап. Чит илгә китсәм, инде Россияне сагынам дип йөрермен.

– Бәйгенең финал өлешеннән канәгатьме син, анда үзеңне тулысынча күрсәтә алдым дип саныйсыңмы?
– «Татар кызы» бер көн эчендә генә ачыклана торган титул түгел. Безне финалда гына түгел, гел күзәтеп тордылар. Кайсы кулга кашык тотып ашыйбыз, ничек йоклыйбыз, ничек аралашабыз – барысын да карадылар. Бәлки шуңадыр да финалда кемгә дә булса аерылырга мөмкинлек бирмәделәр. Минем кебек җырлаучы кызларның тавышларын күрсәтәсе килде, әлбәттә. Бөтен кеше дә подиумда матур итеп йөрми, бии белми бит.

– Финалда, татар телен үстерү буенча төрле проектларым бар, дигән идең?
– Бәйге вакытында мин Чиләбе кызы белән бер бүлмәдә тордым. Ул: «мәктәптә бик рәхәтләнеп татарча өйрәнер идем», – дип, миңа кызыгып утырды. Шунда, ә нигә «Сәләт» клубын Чиләбедә оештырып, анда татар телен укытмаска, дигән фикергә килдем. «Сәләт» хәзер күп җирдә бар бит. Шулай ук яшьләр күп җыела торган җирдә татар телендә аралашулар оештырып була.

– «Татарстан гүзәле», «Россия гүзәле» бәйгеләрендә җиңү яулаган кызлар ел әйләнәсе төрле хәйрия чараларында катнаша. Ә «Татар кызы» җиңүчесе ниләр эшләячәк?
– Бу турыда сөйләшү булды. Шушы көннәрдә киләчәктә ничек хезмәттәшлек итәчәгебез турында әйтәчәкләр.

– Җиңүче таҗы үзеңдә сакланамы соң?
– Дөресен генә әйткәндә, алар икәү. Берсен Чиләбегә алып киттеләр, икенчесе – үземдә. Бер ел үткәч, мин аны икенче җиңүчегә тапшырачакмын.

– Ә җиңел машинаны кем йөртә?
– Машина йөртү таныклыгым бар. Әле машина Чирмешәндә, аны теркәргә, номерлар алырга кирәк. Киләчәктә йөртермен дип уйлыйм. Машина белән кайтып төшкәч, авылдашларым шулкадәр сөенеп каршы алдылар. Өйгә килүчеләр дә күп булды. Гомумән, бәйгедә минем өчен шулкадәр кеше тавыш бирер дип күз алдыма да китермәдем.

– Син башкалардан әле ике озын кара толымың белән дә аерылып тордың...
– Оештыручылар бөтен кызларның чәчләрен артка җыеп куярга кушканнар иде. Кызларның чәчләренә толым ябыштыру гадәте бар икәнен истә тотып: «никаких косичек!» – дип кисәттеләр, ләкин бу үз чәчләрем булганга, миңа аларны ике толымга үрергә рөхсәт иттеләр. Мин үзем дә татар кызын ике озын толымлы, чулпылы итеп күз алдыма китерәм. Чәчемне гап-гади шампуньнар белән юам. Бәлки үзебезнең туган як суы шулай тәэсир иткәндер. Әниемнең чәчләре билдән иде элек, сеңелемнең дә чәчләре озын.

– Алдыңда гаилә учагын саклаучы хатын-кыз яки карьера, иҗат тормышын алга сөргән кеше дигән сайлау торса, кайсысын сайлар идең?
– Гаиләне сайлар идем. Гаиләдә хатын-кыз мөһим роль уйный. Балага иң зур йогынты ясаучы кеше барыбер хатын-кыз ул. Аның ничек тәрбияләнүендә, нинди телдә аралашуында әнисенең өлеше зур. Тормышыңны гаиләдән тыш башка нәрсәгә багышлыйсың икән, син бу әйберләрдән инде ерак буласың. Шул ук «йолдыз»лар да бит берәр-икешәр ай гастрольләргә китеп тора. Ул вакытта бала тәрбияләү турында сүз дә юк инде.

– «Татар кызы»нда шулай ук матурлыкны да бәялиләр бит. Синең өчен матурлык нәрсә ул?
– Ул – күңел, тел байлыгы. Тышкы матурлык бетәргә мөмкин, эчке матурлык күпкә мөһимрәк.

– Ә косметикага ничек карыйсың?
– Мине еш күргән кешеләр бизәнмәвемне белә. Косметиканы сәхнәгә чыкканда гына кулланам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading