16+

Татар көрәшен сәнгать буларак күтәрергә кирәк?!

Россиядә көрәш федерациясе барлыкка килү спортның бу төренең үсешенә роле бик зур, дип ассызыклады Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов журналистлар белән очрашуда.

Россиядә көрәш федерациясе барлыкка килү спортның бу төренең үсешенә роле бик зур, дип ассызыклады Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов журналистлар белән очрашуда.

Федерация Татарстан көрәшчеләре белән генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә әлеге спортны үстерү өстендә эшли. 2013 елда Казанда узган Универсиада да моңа зур этәргеч биргән. Тагын бер сәбәп – бик күп төбәкләрдә, районнарда көрәш секцияләре ачылу, профессиональ тренерларның булуы. Республикада көрәш күтәрелә, шөгыльләнүчеләр саны арта.

Шул ук вакытта, профессиональ көрәшчеләр арту сәбәп­ле, аларның осталык дәрәҗәләре бер үк дәрәҗәдә, һәм көчлерәген аеруы авыр. Шуңа күрә хөкемдарлык бераз арттарак калды, кагыйдәләргә бераз төзәтмәләр кертү кирәк. Профессио­наль хөкемдарлар булганда гына алга китеш булачак, дип белдерде Фәрит Шәйхетдинов.
Россия Көрәш федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов сүзләренчә, башка илләр белән чагыштырганда, бездә мәшәкатьләр азрак. Төркиядә Бөтен­дөнья этник-традицион спорт төрләре буен­ча узган форумда күренгәнчә, башкаларда бүген килеп туган авырлык­ларны без ун ел элек узган идек, диде вице-президент. Безгә шул юнәлеш буенча барырга һәм көрәш спортын тагын да үстерергә кирәк.

Россия чемпионы Азат Нурмө­хәммәтов сүзләренчә, башка халык­лар белән чагыштырганда, безнең көрәш илкүләм булып танылган, ә чуваш яки хакасларныкы түбәнрәк үсеш этабында тора. Дөньякүләм масштабта караганда, мисал өчен кыргыз, казах көрәшләре бар һәм әлеге спорт әлеге илләрдә дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгән. Спортчы күзлегеннән караганда, үсеш булсын өчен, ярышларның даимилеге кирәк. Дөньякүләм, халыкара ярышлар ел саен оештырылганда, кызыксыну, максатчанлык югарырак булыр иде. Әлеге система эшләгәндә, көрәшнең үсеше турында сөйләп була.

Көрәшнең техник ягы бүген югары, әмма милли компонент буларак үсүдән туктады дигән сүзләр дә яңгырады очрашуда.
– Чит илләрдә татар көрәшен күрсәткәндә дә, башкалар белән чагыштырганда, аны сәнгать буларак күтәрергә кирәклеге сизелә. Каратэ белән чагыштырсак, халык аны кул чабып, спектакль, тамаша кебек карый. Безгә дә тырышырга, шул дәрәҗәгә күтәрергә кирәк, – диде Азат.
Россия чемпионы Булат Мусин көрәш федерациясендә уңай үзгә­реш­ләр булуын, Россиядә үсеш ала баруын билгеләп үтте. Тагын да камилләштерү, дөньякүләм аренага чыгару, тарату өчен халыкара аралашу, матбугат конференцияләре уздыру, төрле ил спортчылары белән берлектә җыеннар уздыру да уңай тәэ­сир итәр иде дигән фикердә Булат.

Көрәшне халыкка җиткерү, аны үстерү, тирә-юньгә таратуда журналистларның да өлеше зур булуын атап, район, республика, ил күләмендә булган ярышлар тагын да күбрәк яктыртылсын иде дигән теләк белдерде очрашуга килүчеләр. Бергәләшеп эшләгәндә генә көрәш – татарның түбәтәе, өчпочмагы кебек үк – бренд булачак. Төрле чорның батырлары турында китаплар да булса, көрәш тагын да популярлашыр, кызыксыну артыр иде.

Фәнис Мотыйгуллин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X