16+

Татар бизәкләрен нигә күбрәк чит илләр үз итә?

Бүген милли бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да татар милли киемнәрен кигән егет-кызларны очратып була.

Бүген милли бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да татар милли киемнәрен кигән егет-кызларны очратып була.

Дизайнерлар да бу өлкәдә җиң сызганып эшкә тотынды. Шулай да милли орнаментны популярлаштыру өчен бу гына җитми икән әле. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә дизайнерлар үзләрен борчыган сорауларына җавап эзләде.

«Tatar Ornament» проекты җитәкчесе, дизайнер Ренат Сәфәров сүзләренчә, бүген татар милли бизәкләрен популярлаштыру өчен дизайнерлар әле тиешенчә дәрәҗәдә җитеп бетми.

– Биш ел элек татар орнаментын сувенир кибетләрдә генә очратып була иде, хәзер ул әкренләп үсеш кичерә. Ләкин үсеш өчен 10-15 кеше генә җитми. Моның өчен йөз, мең кеше кирәк. Ул вакытта конкуренция дә барлыкка киләчәк. Әлегә эшләребез хәтта татарларның үзәге булган Татарстан өчен дә кирәкми! Милләттәшләр безнең әйберләрне алсын дип кибет ачтык. Шушы проектка биш миллион акча керттем. Ләкин безнең әйберләр һаман да туристларны гына кызыксындыра. Миннән Европа, Бразилиядән татар орнаментларына заказ бирәләр. Ә татарларга ул кирәкми, – ди Ренат.

Күн эшләнмәләре ясаучы дизайнер, «Сәлам, Мәрьям» проекты җитәкчесе Данияр Хаҗиев та милли бизәкләрне татарлардан күбрәк чит ил кешесе үз итә дигән фикердә.    
 
– Быелдан күннән кечкенә генә сувенир өчпочмаклар эшли башладык. Өчпочмактан башка татар кешесен күз алдына китереп буламы соң?! Хәтта урыс кешесе дә күн өчпочмакларны күреп “вау, ничек шәп” дип китә. Читтә яшәүчеләр өчен татар мәдәнияте аеруча да кызык. Бер төрек яныма килде дә, мин Татарстанда 16 ел яшәдем, ул минем икенче йортым кебек дип, истәлеккә Татарстан гербы төшерелгән ике кошелек алып китте. Кеше үз төбәгендә генә түгел, чит илләр өчен дә эшләргә тиеш, минемчә, – ди Данияр.

“Nuriya UMAI” бренды авторы, дизайнер Нурия Зарипова татар дизайнерлары үзәге булдырырга ниятли.

– Биредә татар мәдәниятен үстерү эше барыр иде. Татар халык гореф-гадәтләрен истә тотып никах йолаларын уздырабыз. Мин никахлар өчен милли киемнәр коллекциясе әзерләдем. Индивидуаль заказлар булганга, бер кием комплекты 30-40 меңгә төшә. Бөтен кешенең дә аны алырга хәленнән килми. Шуңа күрә хәзер массакүләм җитештерү юнәлешендә эшлисем килә. Максатым – татар милли киемнәрен заманча, уңайлы һәм очсыз итү. Бу өлкәне җентекләп өйрәндем, – ди Нурия.
Татар орнаментын киемнәрендә генә түгел, интерьерда күрергә теләүчеләр дә бар икән. Бу эшләр белән дизайн студиясе җитәкчесе, архитектор Альбина Ризванова шөгыльләнә.

– Татар дизайнерларының төп проблемасы – эш өчен кирәкле чимал булмау. Милли бизәк төшерелгән плиткалар, обойлар юк. Без үзебезчә кибетләрдә булган килешле әйберләрне тупларга тырышабыз. Ярый әле татар стиле шәрык, төрек, монголныкына охшаш, – ди Альбина.
Яшьләр дизайнерларга дәүләт дә ярдәм итәргә тиеш дигән фикердә.  Нурия Зарипова сүзләренчә, республика җитәкчеләре иң яхшы дизайнерларны чит илгә белем алырга җибәрә алыр иде.
– Бу эш республика үсеше өчен дә зур роль уйнар иде. Узган ел Парижда Сабан туе булды, анда да яшь дизайнерларны чакырсалар татар мәдәнияте чит илдә тагын да кызыксыну уятыр иде, – ди Нурия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading