16+

«Сыерның дәрәҗәсе бетеп килә»

Сыерлы йорт – сыйлы йорт

Сыерлы йорт – сыйлы йорт

Газетабызның 28 февраль санында Тәтеш районыннан укучыбыз Сания Кәримованың хаты басылган иде. Ул сыерның кадере турында язган иде. Әлеге хат шактый укучыларыбызның «авырткан җир»енә тигән булып чыкты. Кайтавазлар редакциягә дә килде, газетаның социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә дә язучылар шактый булды. Кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез, кадерле укучыларыбыз.

Сания ханымның сүзләрендә дөреслек бар. Чынлап та, сыерның дәрәҗәсе бетеп килә. Сөтнең дә сату бәясе төште. Ит арзан түгел анысы. Килосы бары 280 сум гына димәс идем. Бер кило итне ничә көн пешерәбез? Ике балалы гаиләгә бер салырга җитә ул. Хезмәт хакы,пенсия суммасы кечкенә булу безгә кешечә яшәргә комачаулый. Билгеле, печәнен, ашарына башка кирәк-ярагын сатып алып, мал асрауның файдасы юк.

Мәрфуга Якупова.

Сания ханым әйткәндәй, мин дә – бозау белән сыер арасында йоклаган бала. Элек авыл халкы сыерны сөт тапшырыр, кәсеп итәр өчен түгел, ә үз гаиләсе өчен тота иде. Сөте, мае, катыгы, эремчеге үзендә була иде. Хәтта эремчек суын да әрәм итмиләр иде. Аның белән чәч юалар иде. Хәзер халык сыерны табыш алыр өчен генә тота. Әле сыер тоткан өчен аз булса да субсидия бирелә. Элек алар юк иде. Күп авылларда колхозлар бетте. Халыкка эш калмады. Шуңа да күрәсең, сыер табыш алу, акча эшләү өчен генә кирәк. Хәер, сыерны да тырыш кешеләр генә асрый ала.

Габделхак Бикбаев.

Безнең заманда сыерларны өйгә алып кермибез анысы. Аның каравы, абзарлары җылытылган, мал-туарга бүген барлык уңай шартлар да тудырылган. Ләкин мин сыерның кадере бетеп бара дигән белән килешмим, бәлки күпләп сыер асраучылар өчен шулайдыр, алар өчен сыерлар табыш китерү өчен кирәктер. Ә менә бездә сыер – гаилә әгъзасы кебек. Мин моңа бу көннәрдә тагын бер кат инандым.
Без күрмәгәндә, Ромашкабыз ике чиләк он ашаган. Авырып китте, малкаем. Күрше авылдан ветеринар егетне чакырттык. Системаларга кадәр куйды сыерга. Ромашкабыз исән-сау булсын дип, белгән догаларымны укыдым, Ходайга ялвардым. Шөкер, рәтләнә башлады. Сыерны югалту бик куркыныч. Сыерлы йорт кына сыйлы була бит.

Кәримә Шәйдуллина, Яшел Үзән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сыерлы йорт кына сыйлы була бит - абсолютная чушь старого поколения! Тэмлэ ашый хайван асрамаган кеше,чэнки анын вакыты була узен карарга.Хэзэр бэтэн эйбер кибеттэ бар,бэрэнгэдэ утыртасыда юк.Эти эйтэ иде(1924 елгы),йортта хайваннын духы булырга тиеш тугел дип.Чэнки ул столяр-рамщик иде.Хайван асрый район узэге булмаган авыллар,чэнки анда башка эш юк,супермаркетларда юк.Аларда психология шундый - хайван асрамасан кеше кэлэ имеш, ач каласын. Ин мэхиме, йортта 1...2 картлач кирэк, акча сугып утыра торган (пенсия),группалары булса,яки 80 яшь тулган булса бигрэк шэп( 80 тулгач пенсия арта).Алай булмаганда,колхозда эшлэсэн,башка хэнэрэн,керемэн булмаса,тазалыгын булса .балаларга булышам дисэн,машинан булса,нэфесне тыя алмасан - чилэнэсен инде

    Мөһим

    loading