16+

Сыер асрау элек күңелле иде

Сыер асраучылар күзгә күренеп кимеп бара. Файдасы юк, диләр, сөтне очсыз бәядән җыялар.

Сыер асраучылар күзгә күренеп кимеп бара. Файдасы юк, диләр, сөтне очсыз бәядән җыялар.

Элек сыерлы өй генә сыйлы булып саналган лабаса. Сыер иң кадерле, кирәкле җан иясе иде. Әле дә хәтерлим, кыш көне, бозаулагач, аны өйгә алып керәләр. Ишектән салкын һава белән бергә абзар, тирес, салам исе килеп бөркелә. Үзенә күрә бер тәмле, хуш ис иде ул. Бозавы белән сыер көннәр җылыта башлаганчы, гаилә әгъзасы булып, синең белән бер йортта яши. Аңа кайнар суга изеп бирәсең, астын юып, чистартып торасың. Тора-бара алар янына бәтиләре белән сарык та килеп кушыла. Үзенә күрә күңелле иде мондый тормыш. Бозауны асрарга мөмкинлек булмаган кешеләр аны бик иртә суялар иде. Ләкин сыерга кагылырга ярамый. Ул сөт бирә, ул гаиләне яшәтә. Хәзер сыерга карата хөрмәт бетте. Суеп сатсаң да, итенең килосы 280 сум гына. Сөтен дә арзан бәядән җыялар. Тере килеш тапшырсаң, бөтенләй бушка биргән кебек килеп чыга.

Сания Кәримова, Тәтеш районы.

Фото: livemaster.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading