16+

Сәяси сессия: чүп яндыру заводы кайчан төзелер дә өлешләп түләүчеләргә фатирлар кайчан бирелер?

Дәүләт Советының аена бер уза торган сессиясендә кичә республиканың премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәтнең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Бер мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады кебек: бөлгенлеккә төшкән банклар, сөт темасы да телгә алынды. Депутатлар, гадәттәгечә, хөкүмәт башлыгына сорау арты сорау яудырды. Коммунистларның Татарстандагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов, чыгышта уңай яклар гына телгә алынды, кимчелекләрне дә әйтәсе иде, дип тәнкыйтьләде. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да бу фикерне куәтләде.

Сәяси сессия: чүп яндыру заводы кайчан төзелер дә өлешләп түләүчеләргә фатирлар кайчан бирелер?

Дәүләт Советының аена бер уза торган сессиясендә кичә республиканың премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәтнең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Бер мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады кебек: бөлгенлеккә төшкән банклар, сөт темасы да телгә алынды. Депутатлар, гадәттәгечә, хөкүмәт башлыгына сорау арты сорау яудырды. Коммунистларның Татарстандагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов, чыгышта уңай яклар гына телгә алынды, кимчелекләрне дә әйтәсе иде, дип тәнкыйтьләде. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да бу фикерне куәтләде.

Чүпне 2022 елда мичтә яндыра башлыйбыз
2020 елда ярык тагарак алдында калган өлешләп түләүчеләрнең проблемаларына нокта куелачак, дип ышандырды Песошин. Былтыр 1360 фатирга исәпләнгән алты «сакаллы» йортны төзетеп бетерүгә ирешкәннәр. Тагын 33 йортны тапшырсалар (2018дә – 21не, 2019да – 5не, 2020дә 7 йортны тапшырырга ниятлиләр), хөкүмәткә авыз тутырып «афәрин!» дип әйтергә мөмкин булачак. Мәсьәләне мөмкин кадәр тизрәк чишү өчен, алданган өлешләп түләүчеләрнең республика фонды да төзелгән.

Сирәк чирләр белән авыручылар да кирәкле даруга кытлык кичерә икән. Бүгенге көндә дефицит 960 миллион сум белән исәпләнә. Премьер әйтүенчә, Татарстан Президенты да, шушы мәсьәләгә игътибарны көчәйтүләрен сорап, Мәскәүгә ничәмә-ничә хат язган. Федераль хакимият төбәкләрне дару белән тәэмин итәргә вәгъдә бирүен биргән дә бит, әмма бюджеттагы акчаның күләмен истә тоту шарты белән, дип кисәткән. Кыскасы, федераль хакимият юрганга карап аягын суза.

Премьер-министр чыгышы саннар телендә

  • Республикада торак алуга 1240 ятим бала һәм 597 күп балалы гаилә үз чиратын көтә. Быел 297 ятим балага һәм 45 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылачак, моның өчен 504,8 миллион сум бүлеп бирелә.
  • Татарстанда 29 мең күп балалы гаиләгә җир кишәрлеге бирелгән. Бүгенге көндә анда инфраструктура шартларын тиешле дәрәҗәгә җиткерү эше алып барыла.
  • «Алабуга» махсус икътисади зонасында 56 резидентның 23е көндәшлеккә сәләтле продукция чыгара. Барлыгы 6 меңнән артык эш урыны булдырылган. Резидентлар керткән инвестицияләр күләме 112 миллиард сумнан артып китә.
  • Кече һәм урта бизнес тармагында республикада 170 мең эшкуар исәпләнә. «Мондый күрсәткеч безне канәгатьләндерми, алга киткән илләрдә ул 50 процентны тәшкил итә», – дип басым ясап әйтте премьер-министр.

Сөйләшүгә Рөстәм Миңнеханов та кушылды. Аның әйтүенчә, бу темага бармак аша карарга ярамый. Шул ук вакытта ул дару җитештерүчеләрнең эшен «зур бизнес алып бару» дип атады.

– Нишләп әле илдә кемнең нинди дарулар белән дәвалана алуын билгели алмыйбыз? Кайбер авыруларны дәвалауга 100 миллион сум да кирәк була, бу бит акылга сыймаслык. Федераль дәрәҗәдә бу мәсьәлә безнең тарафтан күтәрелде. Әмма эш акчага гына бәйле түгел, – дип аңлатты республика җитәкчесе.

Хөкүмәт башлыгыннан инде мең дә бер тапкыр телгә алынган чүп яндыру заводының язмышы белән дә кызыксындылар: ахыр чиктә буламы ул, юкмы? Песошин фикеренчә, завод, һичшиксез, булырга тиеш. Аның хуҗасы Казанга терәлеп торган Осиново бистәсендә җир участогы сатып алган икән инде, хәзер анда инженерлык эшләре алып барыла.

Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев тәнәфес вакытында журналистларга заводның әһәмияте турында әйтте, әмма мичтә яндырганчы, чүп-чарны сортларга бүләргә кирәк, диде. «Әйтик, органик калдыкларны, яфракны яндырмасаң да була, аларны гумус, ягъни черемә өчен кулланырга мөмкин», – дип фикерен җиткерде депутат. Чүп-чар яндыру заводын дүрт ел эчендә төзеп бетереп, 2022 елда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

Үләксә базларын су басмаячак
Депутатлар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2010-2017 еллардагы эшчәнлеге буенча хисабын да тыңлады. Министр Рафис Хәбибуллин сөйләвенчә, 2017 елда 3 мең янгын очрагы теркәлеп, 140тан артык кеше һәлак булган, 4 мең кешенең гомерен саклап кала алганнар. 2010 ел белән чагыштырсак, былтыр янгыннар 12 процентка, үлүчеләр саны 48 процентка кимегән.

Янгын сүндерүчеләр «кызыл әтәч» белән көрәшкә тизрәк килеп җитә башлаган. Әлеге дә баягы 2010 ел белән чагыштырганда, 2017дә янгын чыккан урынга килеп җитү вакыты шәһәр җирендә – 30 процентка, авыл җирендә 20 процентка кыскарган.

Депутатлар министрны үзләрен һәм сайлаучыларын кызыксындырган сорауларга җавап алмыйча җибәрмәде. Әйтик, Елена Минакова радиацион, химик һәм биологик куркынычсызлыкның ничек тәэмин ителүе белән кызыксынды. Рафис Хәбибуллин сөйләвенчә, республикада меңнән артык үләксә базы бар, ләкин аларга су басу куркынычы янамый, дип ышандырды. Химик куркынычсызлыкка килгәндә, күпчелек оешмалар элек үз эшендә хлор белән аммиак кулланса, хәзер инде куркынычсыз матдәләр белән эш итү ягын карыйлар.

Депутат Илдар Шамилов та Чаллыда яшәүчеләр гозерен җиткерде. Менделеевск районында урнашкан «Аммоний» заводында һәлакәт була калса, зыянлы матдәләр тирә-якка таралып, халык агуланырга мөмкин, дип пошаманга калган чаллылылар. «Халык андый бәла-казадан ничек сакланырга мөмкин?» – дип сорады депутат. Министр болай дип аңлатты: «Һәлакәт була калган очракта, зыянлы матдәләр Менделеевск районына һәм өлешчә Алабуга районына таралырга мөмкин».

– Шушы территориядә урнашкан оешмалар үз эшчеләрен – шәхси саклану чаралары белән, эшләмәүчеләрне һәм балаларны республика хөкүмәте тәэмин итәргә тиеш, – дип җавап бирде.

Сәяси кәлимә
Разия Садыйкова, депутат:
– Билгеле булганча, 2018 елда Россиядә Балачак унъеллыгы игълан ителде. Шул уңайдан без, хатын-кыз депутатлар, кайбер мәсьәләләргә игътибарыгызны юнәлтергә булдык. Быел өстәмә белем бирү системасына 100 ел тула. Бүгенге көндә Татарстанда 430 өстәмә белем бирү оешмасында 300 меңнән артык бала шөгыльләнә, алар республиканы бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда таныта. Шунысы аяныч, андый оешмалар урнашкан биналар заманча таләпләргә җавап бирми, кайберләре XX гасыр башында ук салынган була. Җиһазларны да, музыка уен коралларын да күптән инде алыштырырга кирәк.
Казандагы А.Алиш исемендәге балалар иҗат үзәге соңгы өч елда «Иң яхшы өстәмә белем бирү учреждениесе» бөтенроссия конкурсында җиңү яулый. Анда бүген биш меңнән артык бала шөгыльләнә. Әмма аның 1956 елда төзелгән бинасында бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәде. Шушы вазгыятьне истә тотып, республика хөкүмәтеннән өстәмә белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү буенча программа булдыруын сорыйбыз.

Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 22.03.2018

Линар ЗАКИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X