16+

Светлана Изамбаева: «Карындагы балага ВИЧ-инфекция 99,9 процент очракта күчми»

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧ-инфекцияле авыруларга тәрбиягә, опекунлыкка бала алырга рөхсәт биргән закон проектын әзерли. Сәламәтлеге аркасында бала алырга рөхсәт ителмәгән авырулар исемлеге бар.

Светлана Изамбаева: «Карындагы балага ВИЧ-инфекция 99,9 процент очракта күчми»

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧ-инфекцияле авыруларга тәрбиягә, опекунлыкка бала алырга рөхсәт биргән закон проектын әзерли. Сәламәтлеге аркасында бала алырга рөхсәт ителмәгән авырулар исемлеге бар.

Законга төзәтмәләр кертеп, бу исемлектән ВИЧ-инфекцияле кешеләргә искәрмә ясарга телиләр. Белгечләр фикеренчә, бу йогышлы авырулы балалар өчен уңайлы булачак, ВИЧ-инфекцияле кешеләр кечкенәдән тормышка яраклашып үсәчәкләр.

Россиядә беренче тапкыр үзенең ВИЧ-инфекцияле икәнен ачыктан-ачык әйткән хатын-кыз Светлана Изамбаева моннан җиде ел элек бу проблема белән очрашкан иде. Әти-әнисе вафат булгач, аның балигъ булмаган ике энесен балалар йортына җибәргәннәр. Светланага, ВИЧ-инфекцияле булганга, балаларны бирергә теләмәгәннәр. Ләкин суд юлын таптый торгач, Светлана үз дигәненә ирешкән, энеләренең опекуны булган. Үзенең дә сау-сәламәт ике баласы бар. Моннан тыш тагын ике малайны тәрбиягә алган.

– Мин 15 ел ВИЧ инфекция белән яшим. 10 ел тиешле препаратлар кулланам. Табиб кушканнарын үтәсәң, саклык чаралары турында онытмасаң, авыру СПИДка әйләнми. Карындагы балага да инфекция 99,9 процент очракта күчми. Дөрес, баланы имезергә ярамый, инфекциянең кан аша күчүеннән дә сакланырга кирәк, – ди Светлана.
Республикада 20 меңнән артык ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Алар арасында тәртипле гаиләләр, зур урыннарда эшләүче җитәкче кешеләр дә бар. Күбесенә бала кирәк. Законга төзәтмәләр киләсе елның икенче кварталында әзерләнеп бетәр дип көтелә.

1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне. Бу уңайдан 3 декабрьгә кадәр «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе узачак. Мәктәпләрдә, уку йортларында, сырхауханәләрдә теләгән һәр кеше ВИЧка бушлай тест уза ала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading