16+

Сугыш ветераны Мансур Мөлеков: «Җиңү көнне Берлинда татарча җырлагач, күккә чөйделәр»

Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур абый Мөлеков өчен җиңү көне аеруча кадерле. 93 яшендә булса да, сугыш елларында кичергәннәрен бүгенгедәй хәтерли ул, Мансур абый сугышның үзәгендә кайнаган, Берлинны алуда катнашкан.

Сугыш ветераны Мансур Мөлеков: «Җиңү көнне Берлинда татарча җырлагач, күккә чөйделәр»

Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур абый Мөлеков өчен җиңү көне аеруча кадерле. 93 яшендә булса да, сугыш елларында кичергәннәрен бүгенгедәй хәтерли ул, Мансур абый сугышның үзәгендә кайнаган, Берлинны алуда катнашкан.

«Исән калуым – бер могҗиза»

Сугыш башланган көн әле дә исендә аның. Ул чакта 15 яшьлек егет фермада атлар караучы булып эшләгән. «Коточкыч хәбәрне ишеткәч, барысы да еларга тотынды. Егетләр фронтка әзерләнә башлады», – дип искә ала әңгәмәдәшем. 1943 елны Мансурны да хәрби хезмәткә алалар. 18 яшьлек егет Чувашиянең Канаш шәһәрендәге полк мәктәбен тәмамлый. Аның сугыш юлы Полтава шәһәрендә башлана.

– Төрлесен күрергә туры килде, үлем белән дә күзгә-күзгә очраштык, дусларыбызны да югалттык, окопларда күмелеп калган чаклар да булды, берсендә үзем дә чак исән калдым, – дип сөйли Мансур абый. – Урамда сугыш бара. Шәһәр буенча гадәттә, йөгереп хәрәкәтләнәсең, сикерәсең, тагын утырасың, немецларга атасың. Ул көнне минем арттан снайпер күзәткән булган. Чигәгә төбәгән, туры китерә алмаган. Башта берни аңламадым, борын, бит канда, баксаң, ядрә ияккә эләккән булып чыкты. Минем аскы казналык сынган, тел җәрәхәтләнгән. Исән калуым – бер могҗиза.

Ул дүрт ай тирәсе Свердловск шәһәре хастаханәсендә дәвалана. Шул чакта аны тәрбияләгән шәфкать туташы Соня Макарованы бүген дә хәтерли әле ул. «Көн саен җәрәхәтемне чистартып бәйләп торды. Дүрт атна чәйнектән генә ашатты, кызганыч, Соняның адресын да алмаган идем, башка күрешүләр насыйп булмады аның белән», – ди.

Тернәкләнгәч, Мансур абый кабат сугыш кырына кайта. Калинин фронтында 33нче дивизиядә укчы полкында минометчы-наводчик булып хезмәт итә. Великие Луки, Псков шәһәрләрен дошман явыннан азат итүдә катнаша. «Өч көн, өч төн барды сугыш. Псковны барыбер алдык. Бу исә Балтыйк буе илләренә үтеп керү дигән сүз иде. Дошманны җиңеп, Варшава җирләренә күчтек», – дип сөйли сугыш хатирәләрен Мансур абый.

1945 елның 20 апрелендә аларның Жуков җитәкчелегендәге полклары Германия җиренә аяк баса. Берлин шәһәрен чолгап ала. Аларга Рейхстагка таба юнәлеш алырга дип күрсәтмә бирәләр. «Юлыбызда ут ачкан дошман пушкасы очрады. Соңгы көчебезне җыеп, бу коралдан котылдык. Барыр юлыбызда каршылыклар булмагач, «У-ра!» кычкырып, Рейхстагка таба йөгердек», – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Сугыштан кайткан фляга

Шулай да иң истә калганы – җиңү мизгелләре. Бу шатлыклы вакыйганы Мансур абый Мөлеков 2 майда Берлинда каршылый. «Бөтен кеше җырлады, елады ул чакта. Мин дә үзебезчә татарча дүртьюллык такмакны сузып җибәрдем:

Сандугачлар ояда,
Оялары кыяда.
Сандугач кебек сайрашып,
Яшик дуслар дөньяда.

Шулчак полк командиры яныма килде дә: «Син нәрсә, татарин, мыгырдыйсың?»– дип сорап куйды. «Җырлыйм», – дип, такмакның сүзләрен русчага тәрҗемә итеп бирдем. Шуннан мине һавага чөяргә тотындылар», – дип искә ала Мансур абый.

Аның Берлинны алуда катнашканына кайбер дуслары ышанып та бетми әле. Ә менә «Красная Звезда» газетасында Мансур абыйның сугышчан дуслары белән фотосы басылгач, сугыштагы батырлыклары хакында язма чыккач, барысы да аңа тагын да зур хөрмәт белән карый. Сугыш беткәч тә, туган якларына кайтмый әле Мансур Мөлеков. 1950 елның июненә кадәр Германиядә хезмәт итә.

Татарстан һәм Башкортстаннан армиягә килгән яшьләрне хәрби хезмәт серләренә өйрәтә.
Фронтка киткәнче үк, Мансур абый авылда гыйшык тотып йөргән Мөршидәсе белән вәгъдәләшкән була. Сугышта чакта ул гел аның белән хатлар алыша. Туган авылына кайткач, алар никахлашып, гаилә булып яши башлыйлар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Мансур абыйның алты оныгы, алты оныкчыгы бар. Хатыны вафатына инде 11нче ел. Мансур абый улы Наил белән килене Сәрия тәрбиясендә яши.

Сугыш ветераны 75 яше тулганчы колхозда терлекче булып эшләгән, хәзер дә актив, дөнья яңалыклары белән кызыксынып бара, көн саен иртә белән хәрби хезмәттә чакта исендә калдырган физик күнегүләрне кабатлый. Еш кына сугыш хатирәләрен күңелендә яңарта ул, мәктәп укучылары белән очрашканда, оныклары кунакка кайтканда, башыннан кичкәннәрне сөйли, сугыштагы батырлыклары өчен бирелгән орден, медальләрен барлый. Ә алар җитәрлек: II, III дәрәҗә Дан ордены, Берлинны алган өчен батырлык медале, Германияне, Варшаваны азат иткән өчен медальләр, Ватан сугышы ордены, Жуков медале дисеңме? Алар арасында тагын бер кадерле истәлек бар әле: сугыштан кайткан фляга. «Бу шешә минем саклаучы талисманым кебек булды», – дип елмая үзе. Төсе уңып, калае эчкә батып беткән фляганы Мансур абый гел бил каешында йөрткән. Һөҗүм алдыннан кыюлык өчен 100 грамм спиртлы эчемлекләр бирә торган булсалар да, флягада сугыш ветераны һәрчак су йөрткән. Сугыштан кайткан фотосурәтләр дә саклана. Алар арасында шул чорның уникаль кадрлары да бар.

– Шөкер, тормышымнан зарланмыйм. Дәүләткә рәхмәт, ветераннарны хөрмәтли: пенсиям дә яхшы, фатир да бирделәр. Бөтен ил халкына сәламәтлек телим. Яшь буын сугыш афәтләрен беркайчан да күрмәсен иде. Җиңү көне белән, – дип, укучыларыбызга теләкләрен җиткерде Мансур абый Мөлеков.


Сугыш ветераны Мансур Мөлековның күңел дәфтәреннән

Безне фронтка җибәргән чакта, Курск һәм Белгород янында сугышлар бара иде. Безне Орелга җибәрделәр. Өйгә язган хатларда мин бик озак үземнең алгы сызыкка җибәрелүем хакында әйтмәдем. Командировкага киттем дип яздым. Туганнарымны жәлләдем. Әни ул вакытта үлгән иде, кыз туганнарым үзләре генә. Алар борчылып тормасыннар өчен шулай эшләдем. Орел шәһәрен уңышлы азат иткәннән соң гына сугышта катнашуым турында хәбәр иттем.

* * *

...Фронттан мине кыз туганым каршы алды. Мин кайтачагымны аңа алдан хәбәр иткән идем. Үзем бүләкләр белән кайтам, берничә чемоданым бар. Барысын да Германиядә сатып алдым, кыз туганнарыма – итәкләр, свитерлар, ир туганнарыма – костюмнар. Безгә немец маркаларын бер сержант бирде, бездә сумнар гына иде бит. Һәм менә машинада авылга кереп киләм, ә туганым иптәш кызы белән минем каршыга килә. Мин аларга кул болгыйм, алар машина артыннан чабалар...

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 Биектау, Олы Битаман

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading