16+

Студентлар хезмәт отряды белән Чиләбе өлкәсенә барган Альбина Кәримова: «Ике айда 80 мең акча эшләдек»

Студентлар хезмәт отряды – яшьләр өчен җәй көне менә дигән акча эшләү мөмкинлеге. Россиянең кайсы гына төбәгендә кем генә булып эшләми алар.

Студентлар хезмәт отряды белән Чиләбе өлкәсенә барган Альбина Кәримова: «Ике айда 80 мең акча эшләдек»

Студентлар хезмәт отряды – яшьләр өчен җәй көне менә дигән акча эшләү мөмкинлеге. Россиянең кайсы гына төбәгендә кем генә булып эшләми алар.

Казан дәүләт төзелеш институтының IV курс студенты Альбина Кәримова, хезмәт отрядлары ярдәмендә, Чиләбе өлкәсенең Озерск ябык шәһәренә кадәр барып җиткән.

Бу шәһәргә теләсә кем керә алмый. Альбина исә биредә ике ел рәттән җәй дәвамында атом-төш коралы компонентларын җитештерүче «Маяк» федераль дәүләт оешмасының 235нче радиохимик заводында эшләгән.

– Безне ябык шәһәргә махсус пропусклар белән генә керттеләр. Җәй дәвамында завод тирәсен матурладык. Андагы болын кебек буш җирләрне чистартып, балчык җәйдек, соңыннан газон чәчтек. Җиңел хезмәт димәс идем. Егетләр белән бертигез дәрәҗәдә эшләдем. Радиациядән саклану өчен махсус ап-ак кием киеп йөрдек. Бит кенә күренеп тора иде. Төшке ашны заводтан чыгып ашадык. Территориядән чыкканда, ак киемнәрне салырга кирәк иде. Хезмәт хакы биргәндә, безгә эшләгән вакытта алган радиация күләме язылган кәгазь дә тапшырдылар. Радиацияне сәламәтлеккә зыянлы дисәләр дә, аннан курыкмадык. Завод тирәсендә йөрергә ярамаган җирләр бар иде, анда басмадык, – дип искә ала эшләгән вакытын кыз.

Альбина үзе Мөслим районының Баланлы авылыннан. Студент вакытта әтисе дә төзелеш отрядларында эшләгән. Ул Альбина кебек Казан дәүләт төзелеш институтын тәмамлаган.
– Әти Чаллыда «Колизей» кинотеатры төзелешендә катнашкан. 1977 елда Сарман районының Азалак авылында терлекләр комплексы төзегән. Ул төзелеш отрядларында эшләгән вакытларын яратып искә ала. Хезмәт хаклары да бик яхшы булган. Әле эштән соң авыл халкына концерт та куйганнар. Шәхси йортлар салучы кешеләргә дә ярдәм иткәннәр. Миңа да әтиемнең студент чактагы кичерешләрен тоеп карау кызык булды. Хезмәт отрядларында эшләячәгемне белгәч, ул бик шатланды. Җәй дәвамында үз көчем белән акча эшләгәч, әти-әнием алдында да дәрәҗәм үсте, – ди Альбина.

Шунысы кызык, 2016 елга кадәр Альбина эшләгән «Казан» төзелеш отряды бары тик егетләрдән генә торган. Иң беренче булып егетләр коллективына Альбина белән иптәш кызы Алина килгән. Ә узган елны Альбина берүзе генә егетләр белән эшләгән.

– Җәйге каникул вакытында тик ятасы килми бит. Ә хезмәт отрядларында эш белән күңел ачуны бергә катнаштырырга була. Безнең төркемдә егетләр дә бик яхшы, бик матурлар иде. Алар, эшләгән вакытта да: «Сезнең белән кызыграк», – дип кәефне күтәреп, канатландырып торды. Заводка килгәч тә, «Әйдәгез сезне башка кызлар белән бергә җиңелрәк эштә эшләтәбез», – дигәннәр иде. Үзебезнең төркемне ташлап китәсебез килмәде, ризалашмадык, – ди Альбина.


Быел ике ай дәвамында Альбина 80 мең акча эшләгән. Узган ел хезмәт хаклары гомумән 100әр мең сум булган.

– Июнь ахырыннан август ахырына кадәр эшләдек. Шимбә – кыска эш көне, якшәмбе ял иде. Эш режимы иртәнге 9дан кичке 7гә кадәр. Ләкин без төнлә дә йокламадык диярлек. Спорт, иҗат ярышларында катнаштык. Беренче елны иптәш кызым белән торт пешереп, 500 кеше арасында җиңү яулаган идек. Биредә эшкә генә түгел, иҗади яктан актив булуыңа да карыйлар. Студентларның төп максаты – «Хезмәт байрагы» алу. Ул бары тик иң актив төркемгә генә эләгә. Яхшы эшләгәч, хәзер безне завод үзе «Казан килсен!» дип чакыртып ала, – ди Альбина.

Төзелеш отрядында эшләгән вакытта махсус белем алу мәҗбүри булмаса да, теләгән кеше Студентлар хезмәт отрядында белем ала. Альбина шулай штукатур-маляр, плитка, мозаика ябыштыручы һөнәрләрен үзләштерә. Алар үзе белем алган төзелеш өлкәсендә икътисадчы белгечлегенә өстәмә белем буларак бара.

– Укып бетергәч, сметчик (смета төзүче) буласым килә. Әлегә эш эзләгәнем юк, ләкин хезмәт отрядларымдагы дусларым сүзләре буенча, безнең кебекләргә эшкә урнашуы җайлырак. Төзелеш отрядында эшләп, син инде берникадәр тәҗрибә туплыйсың. Эш бирүче дә сиңа җитди карый башлый, – ди кыз.

«Казан» төзелеш отряды быел Студентлар хезмәт отряды фестивалендә «Елның иң яхшы хезмәт отряды» номинациясендә җиңү яулады.

Фотолар Альбина Кәримованың шәхси архивыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X