16+

Стилист-имиджмейкер Лениза Чирскова: «Үзен-үзе хөрмәт иткән хатын-кыз 35 яшьтән соң кыска итәк кими»

Матур һәм зәвыклы итеп ничек киенергә? Хатын-кызларны иң еш борчый торган сорауларның берсе шул. Дөрес сайланган кием – ярты бәхет. Стилист-имиджмейкер Лениза ЧИРСКОВА быелгы язгы-җәйге мода, дөрес кие­нү буенча үз киңәшләрен бирде.

Стилист-имиджмейкер Лениза Чирскова: «Үзен-үзе хөрмәт иткән хатын-кыз 35 яшьтән соң кыска итәк кими»

Матур һәм зәвыклы итеп ничек киенергә? Хатын-кызларны иң еш борчый торган сорауларның берсе шул. Дөрес сайланган кием – ярты бәхет. Стилист-имиджмейкер Лениза ЧИРСКОВА быелгы язгы-җәйге мода, дөрес кие­нү буенча үз киңәшләрен бирде.

– Һәр сезонның үз төсе була. Быел нинди төсләр өстенлек итә­чәк?
– Хәзер мандарин төсе, янып торган ал төс модада. Узган сезонда өстенлек иткән фуксия (янып торган ал шәмәхә төсмер белән) быел да популярлыгын җуймый. Әлеге төс инде берничә сезон актуаль. Мәсәлән, фуксия төсендәге костюм-чалбар башта нык куркыткан иде, моны акчаны җилгә очыру дип санаучылар да булды. Әмма ул һаман актуаль һәм ул тотал-лук (киемнәрнең бер төстә яки якын төсмерләрдән булуы) булганда уңышлы.


Шулай ук акның салкын гаммадагысы модада, аны тотал-лук белән тәкъдим итәргә мөмкин, мәсәлән, күлмәк белән жакет кияргә була. Мондый төстәге киемнәрне бөтен кибетләрдә диярлек очратырга мөмкин.

Шулай ук сарының йомырка сарысы төсенә якыны һәм яшел төсләр модада.

Яшел ак һәм кара төсләрдәге киемнәр белән матур күренә. Мәсәлән, кара чалбар, ак футболка һәм яшел төстәге жакет күркәм күренәчәк.

– Хатын-кыз: «Минем киярлек бер юньле киемем дә юк», – дип әйт­мәсен өчен, аның гардеробында нәрсәләр булырга тиеш?
– Алай дип әйтмәс өчен, хатын-­кыз гардеробының база элементлары булырга тиеш. База, яшенә, һөнәренә карамастан, хатын-кызга күркәм һәм зәвыклы булып күренергә ярдәм итә. Хәзер стильнең һәм моданың яше юк: 25 яшьлек һәм 56 яшьлек хатын-кызлар бер төсле киенеп йөрергә мөмкин.
База элементларының беренчесе – биле бил турысында яки югарырак булган тыгыз тукымалы озын булмаган джинсы. Сүз сыланып торган һәм сузыла торган скиннилар турында түгел. Алар һәм озын джинсылар инде узган гасырда калды.

Икенчесе – кара хәрефләр белән язылган ак футболка кирәк. Футболка ирләр гардеробыннан – зур булып торырга тиеш. Джинсыны һәм ак футболканың җиңен сызганып, өстеннән кара блейзер (пиджак) белән кияргә мөмкин. Блейзер 80нче еллар стилендә, билсез, озын һәм зур булып, ботның яртысына кадәр төшеп торган булырга тиеш. Әлеге образны тулыландыру өчен, ялтырап һәм кычкырып тормаган төстәге, металлары күп булмаган стильле матур сумка тотасың да – бер образ әзер дигән сүз. Сумканың, металлары күп булмаганын сайларга тырышыгыз, чөнки ул үзенең кайсы вакытка бәйле, кайсы елларда модада булганлыгын сатып торачак. «Тимер-томыр­ларсыз» дөрес сумка сайласагыз, ул сезгә еллар буе һәм һәр сезонда хезмәт итәчәк. Без әле төзегән лук кэжуал стильгә карый: ул – көн дә кия торган уңайлы кием.

Өченче база элемент – озынлыгы балтырның уртасына кадәр төшеп торган кара төстәге карандаш-итәк.

Аны шулай ук футболка һәм 90нчы еллар стилендәге киң җилкәле джинсы курткалар белән кияргә мөмкин.
Дүртенче элемент – иңбашлары зур булган джинсы куртка. Ул чалбар һәм итәк белән дә килешле.

Хатын-кыз гардеробында булырга тиешле бишенче әйбер – блузка яки ирләр күлмәге материалыннан булган ак рубашка.
Кирәк әйберләрнең алтынчысы – тренч (плащ). Ул бүген иң актуль өске киемнәрнең берсе. Тренч инглиз стилендә, зур ике яклы якалы, озынлыгы тездән аска төшеп торган булырга тиеш. Төсенә килгәндә, универсаль аксыл көрән (бежевый) – ул классика һәм модадан чыкмаячак.

Җиденче база элемент – оверсайз стилендәге (хатын-кызның фигурасын күрсәтми, сыланып тормый торган, иркен) инглиз якалы, туры (халат тибында да булырга мөмкин) пальто. Аксыл көрән төстәгене сайлагыз. Аны, сезонына карап, төрлечә уйната аласыз: көз – бордо, куе зәңгәр, куе яшел, ә яз көне пудра, ачык ал төстәге палантин белән матур күренә.

Куртка ничек кенә матур булса да, аның белән театрга яки корпоративка бару килешми. Пальто бик универсаль кием һәм ул һәр хатын-кызның гардеробында булырга тиеш.
Аяк киеменә килгәндә, нәфис затның гардеробында нечкә башлы, нечкә яки квадрат формасындагы үкчәле кара һәм аксыл көрән туфли булыр­га тиеш. Мондый туфлине төрле яшьтәге хатын-кызлар да кия ала, олы яшьтәгеләргә үкчәсе кыскарак һәм көн дә йөрергә уңайлы булганны сайларга киңәш ителә.

Тотал лук үрнәге

– Стилистлар әйтергә ярата торган «кечкенә кара күлмәк» тә гардеробта булырга тиештер бит?
– Әлбәттә! Тик менә аның үзеңә туры килгәнен сайлап алу җиңел түгел, чөнки сатуда төрле фасондагылары күп булса да, килешлесен табу бик авыр. Сез аны тапкансыз икән, димәк, сез бик бәхетле. Бил тирәсе идеаль булмаган хатын-кызларга кара күлмәкнең А-силуэтлысын, трапеция­гә охшаган фасондагысын сайларга кирәк. Фигурасы идеаль булганнарга футляр кебек фасондагы, озынлыгы балтырның уртасына кадәр төшеп торганны сайларга кирәк. Кара күлмәк кыска булырга тиеш түгел.

– Хәзер мини модадан чыктымы әллә, чөнки ачык булмаган һәм озын кием киючеләр артты.
– Мини – модада, тик аның яшь чикләүләре бар. Фигурасы бик матур булса да, 35тән соң үзен хөрмәт иткән хатын-кыз мини кияргә тиеш түгел. Гомумән, бүгенге мода ачык булмаган, озын, иркен киемнәр яклы.
Одри Хепбёрн стиле дә хәзер бик актуаль: билле, ком сәгате формасындагы, тездән түбәнрәк озынлыктагы күлмәкләр бик затлы һәм зәвыклы итеп күрсәтәчәк. Билне максималь югары менгерү һәм тездән түбән төшеп тора торган итәк – модада.

– Сез Казанда, гомумән, Татарстанда яшәүче хатын-кызларның ­киенү стиленнән канәгатьме? Танылган бер дизайнер безнең хатын-­кызларны, киенә белмиләр, дигән иде.
– Татарстанда гына түгел, гому­мән, Россиядә хатын-кызлар кие­нә белми. Замана белән бергә атлау өчен һәрвакыт үсештә булырга кирәк, ә бездә хатын-кызның моңа вакыты да, теләге дә юк. Гадәттә, хатын-кызлар үзенең танышлары кия торган яки шуңа охшаган киемнәр сайлый, яше барган саен, минем кие­нер яшем узган дип саный. Тик хатын-кыз, ничә яшьтә булуына карамастан, матур киенергә һәм аның күңеле картаймаска тиеш.
Матур һәм зәвыклы итеп киенү өчен миллионнар кирәк түгел. Кыйммәтле киемне ташламалар вакытында алырга, сезгә ошаган чалбар яки итәкне очсызлырак кибеттән сатып алып, матур киенергә мөмкин. Чөнки аның нинди кибеттән алынганлыгын беркем дә сизмәячәк. Әмма, очсыз дип, ошамаган әйбер алмагыз! Чөнки сез аннан туеп, тизрәк яңарту ягын кайгырта башлаячаксыз һәм бу экономияләүнең бер нәтиҗәсе булып тора.

– Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар дигән гыйбарә бар. Ул бүген башкачарак яңгыраш алды түгелме?
– Әйе, хәзер киемеңә карап каршы алалар һәм киемеңә карап озаталар. Нинди генә акыллы булса да, нинди генә коллективка килеп керсә дә, кая гына барса да, зәвыксыз киенгән кешегә сәерсенеп караячаклар. Матур һәм зәвыклы күренергә теләгән кеше өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Эш акчада да түгел, ә кешенең тиешле дәрәҗәдә үзенә игътибар бирмәвендә һәм бу яклап үсәргә теләмәвендә генә.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик актуаль хэм кызыклы мэгълумат. Зур рэхмэт! ?

    Мөһим

    loading
    2
    X