16+

Социаль хезмәт күрсәтү яңача эшли башлаячак

Ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләр, мөмкинлеге чикләнгәннәр белән социаль хезмәтләр яңача эшли башлаячак. Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аларны озак вакыт тәрбияләү буенча федераль программа әзерли. Ул медицина һәм социаль хезмәтләрне берләштерәчәк, дип яза «Российская газета».

Ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләр, мөмкинлеге чикләнгәннәр белән социаль хезмәтләр яңача эшли башлаячак. Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аларны озак вакыт тәрбияләү буенча федераль программа әзерли. Ул медицина һәм социаль хезмәтләрне берләштерәчәк, дип яза «Российская газета».

Бүгенге көндә инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләрне озак вакытка карап торуны якыннары яки танышларына хәл итәргә туры килә. «Старость в радость» хәйрия фонды директоры Елизавета Олескина сүзләренчә, бездә социаль яклау, медицина ярдәме, пенсия фондлары, буш вакытны уздыру үзәкләре бар, әмма алар барысы да үз эчләрендә генә кайный. Берләшеп эшләмиләр. Ил буенча күпме кеше озак вакыт тәрбияләүгә мохтаҗ, кемнең өенә килеп медицина ярдәме күрсәтергә, нинди гаиләләргә булышырга кирәк – болар турында мәгълүматлар бөтенләй юк.
Хезмәт һәм соц яклау министры Максим Топилин хәбәр итүенчә, программаны гамәлгә ашырачак пилот төбәкләргә финанслар федераль бюджеттан биреләчәк, әмма акча төбәкләргә субсидия рәвешендә түгел, ә коммерцияле булмаган оешма – «Старость в радость» хәйрия фондына субсидия буларак биреләчәк. Акча методик эшкә, кешеләрне укытуга, картлар йортларында һәм социаль хезмәтләрдә белгечләрнең санын арттыруга юнәлтеләчәк.
Ярдәмгә килгәндә, ул төрле категориягә төрлечә кирәк. Кемгәдер кибеткә барып продуктлар алып кайтырга, идәннәрен юарга кирәк, ә икенчеләргә тәүлек буе ярдәм таләп ителә. Әйтик, бот муентыгына операция кичергән кеше хастаханәдән чыга. Аны социаль хезмәтләр кабул итеп алып, тернәкләнү узарга, кайтышына фатирын әзерләп куярга тиеш. Ул үзе генә калырга тиеш түгел. Мондый очракта социаль ярдәм системасы белән сәламәтлек саклау системасы берләшеп эшләү дөрес. Табиб социаль хезмәткәрне операция ясалачагы, өенә кайткач, аңа нинди шартлар тудырырга кирәклеге турында хәбәр итә. Хастаханәдән чыккан кеше югалмасын, ул табиблар һәм социаль хезмәтләр генә таныша ала торган реестрга кертелергә тиеш, ди хөкүмәт каршындагы социаль өлкәдә попечительлек советы әгъзасы Алексей Сиднев.
Россиядәге Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, озак вакытка тәрбияләүгә өч миллион кеше мохтаҗ. Аларның һәр бишенчесенә, 600 мең кешегә, өлкәннәр өчен пансионат, стационар кирәк. Бүгенге көндә картлар йортында нибары 270 мең урын бар. 1 миллион кешегә өендә ярдәм күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading