16+

«Сәләт»нең киләчәге бар!

Узган атнада «Сәләт» оешмасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында «Сәмрух-2017» Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясен тапшыру тантанасы уздырды. Әлеге премия ел әйләнәсендә үзен уңай яктан күрсәткән «сәлкеш»ләрне, «Сәләт» үсешендә актив катнашкан кешеләрне билгеләү, үзенчә «рәхмәт әйтү» чарасы иде.

«Сәләт»нең киләчәге бар!

Узган атнада «Сәләт» оешмасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында «Сәмрух-2017» Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр премиясен тапшыру тантанасы уздырды. Әлеге премия ел әйләнәсендә үзен уңай яктан күрсәткән «сәлкеш»ләрне, «Сәләт» үсешендә актив катнашкан кешеләрне билгеләү, үзенчә «рәхмәт әйтү» чарасы иде.

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов: «Сез – безнең киләчәк! Бүген үткән ел эшчәнлегенә йомгак ясыйбыз, төрле яктан «Сәләт» оешмасына ярдәм иткәннәргә, безнең белән һәрвакыт бергә булганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Һичшиксез, «Сәләт»нең киләчәге бар! Аны сез – биредә залда утыручылар булдырачаксыз!» – дип, чараны рәсми рәвештә ачып җибәрде.

Махсус «Сәләт» стипендиясен дә быел Җәүдәт Сөләйманов тапшырды. Аңа Алия Әхмәтова белән Айзирә Кәримуллина ия булды.
Быел премияләрне «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел кулдашлары», «Сәләт җырлый» кебек сигез юнәлеш буенча тапшырдылар. Премиягә дәгъва кылучылар портфолио тупларга, интеллектуаль викторина узарга, эксперт советы оештырган әңгәмәдә катнашырга тиеш иде. «Ел кулдашлары» номинациясе – яңа юнәлеш. Башка сынауларга өстәп биредә әйдаманнар балалар тәрбиясендә килеп чыккан катлаулы мәсьәләләрне чишү юлларын да күрсәтергә тиеш иде. Әлеге номинациядә иң яхшылары булып Булат Гайнетдинов белән Фәридә Газизуллина танылды. Алар узган елны «Сәләт – Шәхес» аланында әйдаман булганнар.

– Смена вакытында авырлыклар да, рәхәт вакытлар да була инде. Кайбер балалар башта күңелсезләнә, өйләрен сагына. Без Фәридә белән аларның кәефен күтәрергә тырыштык. Үзенчәлекле «шәмчек»ләр оештырдык. Кич җиткәч, «йокы капчыкларыбызны» үзебез белән футбол кырына алып чыга идек. Үзем икътисад һәм PR өлкәсендә белем алсам да, балалар белән эшләп карыйсым килде, – ди Булат.

Премияне тапшыру Эльмир Низамов, Зарина Вильданова, Роберт Мортазин, Ләйсән Арсентьева, Вячеслав Дагаев һәм «САХАР» төркеме, Татар дәүләт фольклор ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды.

Премия өчен акчаны «Сәләт» үзе җыя. Ел саен fund.selet.biz сайтында акча җыю процессы бара. Быел әлеге сумма 151 200 сумга җиткән.

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading