16+

Сәламәт һәм матур булыйм дисәң, эчәклегеңне сакла

Диетологлар тәкъдим иткән продуктларны ашарга тырышабыз, артык авырлык белән көрәшәбез, әмма эчәклек эшчәнлеге турында барыбыз да оныта.

Сәламәт һәм матур булыйм дисәң, эчәклегеңне сакла

Диетологлар тәкъдим иткән продуктларны ашарга тырышабыз, артык авырлык белән көрәшәбез, әмма эчәклек эшчәнлеге турында барыбыз да оныта.

Аны вакытында чистартып тору – сәламәтлеккә юл. Стресслар, яшәү рәвеше, физик активлык җитмәү, зарарлы гадәтләр – болар барысы да ашкайнату системасына начар тәэсир итә, эчәклек тә начар эшли башлый. Алар сәламәт булсын өчен, рационга клетчатка – үсемлек күзәнәкләре тышчасы, үсемлек җепселләре кертергә кирәк. Алар исә җиләк-җимештә, яшелчәләрдә бар. Клетчатка эшкәртелми, әмма ул, матдәләр алмашына тәэсир итә торган су, минераль тозлар, микроэлементлар кебек үк, организм өчен бик мөһим.

Клетчатка күп булган продуктлар

Көрпә, солы боткасы. Бер аш кашыгы көрпәне суга, кефирга, сокка яки салатка, ашка кушыгыз.
Фасоль, ясмык.
Кура җиләге, крыжовник.
Авокадо. Уртача зурлыктагы бер авокадода 12 гр клетчатка бар.
Чикләвекләр. Аларны еш ашау холестерин күләмен киметә. Әмма калорияле булганга, күп ашарга кирәкми.
Груша.
Җитен орлыгы.
Кипкән җимешләр.
Яшелчәләр. Иң күп клетчатка – шпинатта, сельдерейда, кәбестәдә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading