16+

Шыгырдан «Бәхет»е

Бүгенге көндә бик күп районнарда камыр ризыклары пешереп саталар, итне дә очратырга була, ә авыл каймагын, эремчеген хәтта авыл җирлегеннән эзләп табу – ай-һай... Хыялдагы кибетне Чувашиянең Шыгырдан авылында күрергә туры килде. Кибетнең исеме «Бәхет» һәм ул чыннан да бу җирлектәге кешеләр өчен чып-чын бәхет.

Шыгырдан «Бәхет»е

Бүгенге көндә бик күп районнарда камыр ризыклары пешереп саталар, итне дә очратырга була, ә авыл каймагын, эремчеген хәтта авыл җирлегеннән эзләп табу – ай-һай... Хыялдагы кибетне Чувашиянең Шыгырдан авылында күрергә туры килде. Кибетнең исеме «Бәхет» һәм ул чыннан да бу җирлектәге кешеләр өчен чып-чын бәхет.

Шактый зур мәйданны би­ләп торган бу кибеттә ниләр генә юк. Зур өлешне үзләре җитештергән ризыклар алып тора. Иң уңган, булган хуҗабикәләр өй шартларында нәрсә әзерли ала – барысын да биредә табарга була. Ирексездән, менә шушы уңган хуҗабикәне әзләп табасы килде.
– Биредә бер генә кешене хуҗа дип атау дөрес булмас. Без монда дүрт кеше: минем тормыш иптәшем Җәмил, ир туганым Дамир һәм аның хатыны Гөлнара эшлибез, – дип каршы алды безне Гөлнара Шәмсетдинова.
Әлеге ике гаилә башкара торган тәҗрибәне һәр авылга таратасы килә.
– Ит – үзебезнеке. Сыйфатлы ризык ашатып үстерәбез, аннан соң ислам кануннарына туры китереп чалабыз. Мондый иттән нинди ризык әзерләсәң дә була. Рулет, пилмән, холодец, мантый, тутырма – бездә барысы да бар. Сөт  үзебезнеке генә түгел, җитмәгәндә, 20 сумга хуҗалыклардан җыябыз. Сыйфатына хыянәт итми торган ышанычлы кешеләрдән генә алабыз. Махсус зур сепаратор алдык, каймак, эремчек, катык, корт, сыр әзерлибез, – ди Гөлнара.
Камыр ризыклары да бик күп төрле. Туйларга, бәйрәмнәргә заказлар да бик күп икән. Сыйфатын бер сынагач, нигә тагын нәрсәдер эзләп йөрергә?
– Ассортимент үзгәреп тора. Сатып алучыларның фикерләрен гел өйрәнеп торабыз. Менә мондый яңа төрле ризык әзерләп була икән дип, үзләре дә килеп әйтә. Сатып алучылар бүгенге көндә сыйфатка өстенлек бирә. Ит, сөт, яшелчәсе үзебезнеке булгач, ризыкларыбызны халыкка курыкмыйча тәкъдим итә алабыз, – ди Гөлнара.
Аңардан шундый җаваплы эшкә ничек курыкмыйча алынулары турында да сорадым.
– Тәҗрибә акрынлап ки­лә. Бик күп кешеләр белән киңәшләштек. Халык бик ярдәмчел ул. Кама Тамагы районыннан – Рим абый, Чаллыдан Айрат үз эшләренең бөтен нечкәлекләре белән уртаклаштылар. Нинди ит турагыч аласы, нинди мич ышанычлы, кайдан алсаң кулайрак... Янәшәдә шундый кешеләр булу канат куйгандай итә. Әлбәттә, ике гаиләнең бер булып эшкә алынуы, аңлашып эшләве – уңышның нигезендә. Коллективыбыз бик әйбәт, пешерүче кызларыбызга, кибетчеләрнең һәркайсына аерым рәхмәт әйтәсе килә. Барысы да бик булдыклы, намус белән эшлиләр, – диде ул.
Гөлнара бик тыныч, сабыр, тыйнак кеше. Пешерүчеләр дә беренче карашка бик тынычлар кебек, кулларына гына күзләр иярми. Бер авылның күпме кешесен эшле иткән бу «Бәхет»! Ә күпмесен – ашлы!

Чувашия, Шыгырдан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading