Шәһри Казан

«Шәһри Казан»да яңа бәйге: әтиеңне макта да велосипедлы бул!

«Шәһри Казан» газетасы «Благодарение» хәйрия фонды белән берлектә «Әти хакы» конкурсын башлый.

Конкурсның номинациясе «АЛТЫН КУЛЛЫ МИНЕМ ӘТИЕМ». Төрле һөнәр ияләре һәм алдынгы күрсәткечләргә ирешкән әтиләр турындагы язмаларны безнең адреска юллагыз. Адресыбыз: 420066, Казан, Чистай урамы, 5 йорт, электрон адрес shahri-kazan@tatmedia.com.

Сайлап алынган язмалар, редакцияләнеп, «Шәһри Казан» газетасында яки www.shahrikazan.com сайтында басыла. Иң яхшы дип саналган өч язма авторларына бүләккә – велосипед!


"ӘТИ ХАКЫ" РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ИҖАТ БӘЙГЕСЕ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми нигезләмә. Бәйгенең максатлары
1.1. "Әти хакы" республика бәйгесе җәмгыятьтә Әти ролен күтәрү, үрнәк гаиләләрне барлау, "Шәһри Казан" газетасы аудиториясен киңәйтү, талантлы яшьләрне һәм газета укучыларны барлау  максатыннан оештырыла.
1.2. Бәйгенең оештыручысы - "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы - "Шәһри Казан" газетасы һәм "БлагоДарение" яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды.
1.3. Бәйге 2018 елның 1 нче апреленнән 2018 елның  8 нче июненә  кадәр уздырыла. Оештыручылар карары белән уздыру вакыты озайтылырга мөмкин. Бу хакта оештыручылар "Шәһри Казан" газетасы аша өстәмә хәбәр итә.

Реклама

2. Бәйгене оештыручыларның бурычлары
2.1. Оештыручылар бәйге турында мәгълүматны киң катлам халыкка җиткерә, бәйгегә материаллар кабул итә һәм кабул ителгән эшләр нигезендә җиңүчеләрне бигели.
2.2. Оештыручылар җиңүчеләрне әлеге нигезләмәнең 4.4 пункты нигезендә бүләкләр белән тәэмин итә.
2.3. Оештыручылар массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге бәйгенең барышы һәм бүләкләү тантанасы турында мәгълүмат бирергә хокуклы.

3. Бәйгедә катнашучылар һәм уздыру этаплары
3.1. "Әти хакы" бәйгесендә 15 яшьтән өлкәнрәк, теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар төрле һөнәр ияләре (шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре) булырга мөмкин.
3.2. Бәйге бер этапта уздырыла. Килгән язмалар "Шәһри Казан" газетасында басыла һәм жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп, бәйге тәмамлангач бер ай дәвамында җиңүчеләр ачыкланып, аларны бүләкләү тантанасы уздырыла.

4. Бәйгене уздыру һәм бүләкләү шартлары
4.1. Бәйге бер номинациядә уздырыла:
"АЛТЫН КУЛЛЫ МИНЕМ ӘТИЕМ" – төрле һөнәр ияләренә һәм  алдынгы күрсәткечләргә ирешкән әтиләр турында язма;
4.2. Бәйгедә катнашучылар  2018 елның 1 нче апреленнән 2018 елның 8 нче июненә кадәр  "Шәһри Казан" редакциясенә үзләренең  татарча  язмаларын юллый. Эшләр "Әти хакы" бәйгесенә" дигән тамга белән 420066, Казан, Чистай урамы, 5 йорт, "Шәһри Казан" редакциясенә дип почта аша яки shahri-kazan@tatmedia.com электрон адресына кабул ителә. Хатта катнашучы турында мәгълүмат (ФИО, яше, адресы һәм телефон номеры) күрсәтелергә тиеш. Сайлап алынган язмалар, редакцияләнеп, "Шәһри Казан" газетасында һәм www.shahrikazan.com сайтында басыла.
4. 3. Бәйгегә шигырьләр һәм хикәяләр кабул ителми, язма герое конкрет кеше булырга тиеш, мөмкинлек булганда фото җибәрү сорала. Материал күләме 3 басма биттән (14 кегль) артмаска тиеш.
4.4. Бәйгедә өч җиңүче ачыклана һәм алар берәр велосипед белән бүләкләнә.
4.5. Бәйгене оештыручылар өстәмә кызыксындыру бүләкләре кертергә хаклы.
4.6. Бәйгене оештыручылар, язмалар бәйге таләпләренә туры килмәгән очракта, номинацияләрдә җиңүчене билгеләми калдырырга яки бер номинациядән бүләкне икенче номинациягә күчерергә хаклы.
4.7. Җиңүчеләр язма герое белән Казанга бүләкләү тантанасына чакырыла. Юл чыгымнары - җиңүче исәбеннән.

5. Бәйге  комиссиясе
5.1. Бәйге комиссиясе "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Шәһри Казан" газетасы җитәкчесе приказы белән раслана.
5.2. Комиссия кабул ителгән эшләрне таләпләргә туры килү-килмәү, язу осталыгы һәм төгәллек ягыннан бәяли, җиңүчеләрне ачыклый.
5.3. Комиссия эше белән Комиссия рәисе идарә итә. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 11 март 2018 - 11:05
    Айгөл БАРИЕВА: «Хис-кичерешләрне исән чагымда әйтеп калдырасым килә» Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән моңа кадәр дә күрешкән, аралашкан, концертларын тамаша кылган бар иде. Тик бу очрашуга кадәр мин аны бөтенләй белмәгәнмен икән дигән нәтиҗә ясадым. Якыннан таныш булмаганнарга бераз кырысрак, артык җитди булып тоелган Айгөлнең хатирәләрдән, истәлекләрдән күңел касәсе түгелергә торган нечкә күңелле, ачык һәм мөлаем ханым икәнлегенә инандык.
    1157
    1
    3
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    546
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    405
    0
    0
Ночной режим