16+

Шагыйрь җиңүе

Декабрь ахырында Казахстанның Төркестан шәһәрендә ХII Халыкара төрки шигърият фестивале үткәрелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган әлеге фестиваль – төрки дөнья әдәби хәятендәге иң эзлекле, дәвамлы һәм нәтиҗәле чараларның берсе. Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә ачыла һәм Конья шәһәрендә төгәлләнә. 

25 ел дәвамында фестиваль нинди генә төрки кыйтгаларны иңләми. Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Кырым, Македония, Әзәрбайҗан, Косово, Кыргызстан кебек мәмләкәтләрдә зур уңыш белән уза. 2015 елда ул Казан шәһәрендә үткәрелде.
Әлеге чараның максаты – узган гасырларда мәңгеләшкән шагыйрьләрне хәтерләребездә кабат яңарту белән беррәттән, дөнья буйлап таралган бүгенге төрки галәмендәге шагыйрьләрне бергә җыеп, әдәби күтәрелешкә яңа бер җирлек әзерләү.
Казахстанның Төркестан шәһәрендә үткәрелгән быелгы фестивальдә 25 мәмләкәттән – Төркия, Кырым, Әзәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Ирак, Иран, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Болгария, Косово, Греция, Румыния, Кипр, Дагыстан, Молдова, Алтай, Македония, Кытай, Татарстан, Башкортстаннан 100гә якын шагыйрь катнашты. Татарстанны шагыйрьләр Сания Әхмәтҗанова белән Рәмис Аймәт тәкъдим итте.
Шагыйрьләр ике көн дәвамында Хөсәен Байкара, Абай Кунанбаев, Магҗан Җумабаев, Мәхмүт Абдул-Баки, Калдарбәк Найманбай, Томанбай Молдагали, Юныс Әмрә, Мәхмәт Акиф исемендәге «Шигырь фасыллары»нда бәйге тоттылар, шигърият хакында фәнни чыгышларда, төрки тамырлар, әдәби-фикри мөнәсәбәтләр хакында проблемалы сөйләшүләрдә катнаштылар.
Кунакларның Әхмәд Ясәви төрбәсе белән танышуы да – фестивальнең онытылмас мизгелләренең берсе.
Фестивальнең ябылу тантанасында шагыйрьләргә дипломнар һәм дәрәҗәле бүләкләр тапшырылды. Хөсәен Байкара исемендәге Олы әдәби бүләккә Рәмис Аймәт лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading