Шәһри Казан

Саумы, Пхёнчхан, «Кызыл машина» килде

Үзенең җәнҗал-низаглары белән, ниһаять, Пхёнчхандагы кышкы Олимпия уеннары башланып китте. Әле ярый башланды тизрәк, тагын бераз вакыт булып, әллә ниләр булып бетәр төсле иде.

Россия спортчыларына каршы бердәм булып төрле яклап берничә ел дәвамында аяк чалып маташуларыннан күбебез хәбәрдар, бераз теңкәне корытып алдылар алар. СССРның варисы буларак Россия җыелма командасын да «Кызыл машина» дип кабул итә әле күбесе, ул чорда өркүләре бик нык булган бугай, спортчыларны да сәясәт шакшысына бутап, Олимп түбәсеннән төртеп төшерергә омтылу күптән бара инде югыйсә. Ә бу юлы һөҗүмнәр оешкан төстә, өсте-өстенә булып торды.

Шөкер, Халыкара Олимпия комитеты уеннардан читләштергән спортчыларыбызның ике дистәдән артыгы гаепсез дип табылды. Кайбер чыганаклардан мәгълүм булганча, комитетның болай бәйдән ычкынган кебек «котыруы» – заказ белән эшләнгән эш, заказ бирүченең хәтта исеме дә билгеле – Канада, имеш. Шундый алымнар белән ул башына «Көчле спорт дәүләте» дигән таҗны киеп, дөньякүләм аренада баш булырга теләгән икән. Шәм тотып тормагач, моның дөреслеген әйтә алмыйбыз, әмма утсыз төтен чыкмый, диләр бит.

Реклама

Олимпия уеннарының бик сирәге генә җәнҗалларсыз уза, хәзер моңа ияләнеп тә барабыз бугай. 2002 елда АКШның Солт-Лейк-Сити шәһәрендә узган уеннар коррупция һәм хөкемдарларга бәйле җәнҗаллар белән истә калды. Сочиныкы исә иң кыйммәтле Олимпиада буларак (рекордлы 51 миллиард доллар) тарихка керде. Җәйгеләреннән аермалы буларак, кышкы уеннарда катнашучылар бик күпкә азрак (җәйгесендә – 200, кышкысында 80 катнашучы). Россия шулар арасында әлеге уеннарга бик җитди караучы һәм югары дәрәҗәдә даими чыгыш ясаучы. Шундый илнең командасын катнаштырмаган очракта, Канада кебек икенче бер гигант өчен бик вак дәүләтләрне узу әллә ни авырлык тудырмаган булыр иде.
 
Башкалар да әзерлексез бармый, билгеле. Норвегия командасы, мәсәлән, астма белән авыручылар өчен 6000 доза күләмендә препарат алып килгән. Көньяк Кореяга гуманитар ярдәм йөзеннән түгел бу, Норвегиянең үз спортчылары өчен. «Нигә шуның хәтле күп?» дигән сорауга, аларның җыелма командасы табибы аңлатма да биргән: 250 катнашучының барысына да җитәрлек булсын өчен, имеш. Бу препаратлар тыелмаган, әмма астма белән чынлап авыручыларга спорт белән шөгыльләнү гомумән тыелган. Ә Норвегия «астматик»лары шулар ярдәмендә медаль арты медаль яулады моңарчы, Корея алтыннарын алырга да ярдәм итми калмастыр. Алла ярдәм бирсен инде, 250 «астма авырулы» белән Олимпиада кебек абруйлы ярышларда чыгыш ясарга.
 Вакытында үзеңдә нинди дә булса «авыру» табып, тиешенчә дәваланганда файдасы бер дә юк түгел икәнен америкалы Симона Байлз да исбатлаган иде. Допинг буларак тыелган метилфенидат белән «дәваланып», бу гимнаст кыз Рио-де-Жанейрода дүрт алтын медаль яулады.

Безнекеләр, ничек кенә булмасын, гимнсыз-флагсыз гына, билге-эмблемасыз киемнәр киеп, сафлар шактый гына сирәгәйгән килеш, Пхёнчхан җиренә аяк басты. Кием дигәннән, Россия спортчыларының формасын Көнбатыш журналистлары бик ошаткан икән. Кайбер басмалар язганча, россиялеләрнең формасы – Пхёнчханда иң зәвыклысы.

«Олимпиада алдыннан булган барлык башбаштаклыкны истә тотып, алар формадан бөтенләй баш тарта алыр иде, әмма киемнәре белән үзләренә игътибарны җәлеп иттеләр. Башкалар белән чагыштырганда, Россия спортчыларының формасы күпкә матуррак», дип язган Wall Street Journal. Шөкер, безнең матур киемнән тыш, шаккатырырлык чыгышларыбыз да булыр әле, алдан ук мактанып куясы килми, әмма беренче медальләр бар инде. «Кызыл машина»ның медальсез киткәнен тарих хәтерләми.

Фото: 11alive.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 февраля 2018 в 17:03
    Орхидеялар – энергетик вампир? Өемдә орхидеялар күп үсә. Бер танышым аларны энергетик вампир диде. Имештер, өйдә аларны тотарга ярамый. Бу чынлап та шулаймы? Алия Закирова.
    125
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 15:38
    Алкоголизмнан ничек дәваланырга? Статистика мәгълүматлары буенча республикада эчүчеләр саны, былтыргы белән чагыштырганда, якынча өч процентка кимегән. Ләкин бу саннар дөреслеккә бик үк туры килеп бетми икән. Нарколог, психиатр, психотерапевт Галимҗан Шакирҗанов әйтүенчә, быелның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда алкоголизм диагнозы белән 30 мең кеше теркәлгән.
    124
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    234
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 11:59
    Биш бала анасы Роза Мостафина: «Өебездән куалар» Редакциябезгә Казаннан биш бала анасы Роза Мостафина мөрәҗәгать итте.
    173
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 11:03
    Һәр авылның үз Фазылы булсын иде Төрле яклап килгән кеше кем ул? Андыйлар күп өлкәләрдә үзләренең көчен сынап карый, уңышларга ирешү белән беррәттән, аларның тормышы да гадәти түгел, ә үзенчәлекле, кызыклы.
    103
    0
    3
  • 22 февраля 2018 в 10:47
    «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасын тамашачы ничек кабул итте? Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява...” спектаклен яңарттылар.
    97
    1
    1
  • 22 февраля 2018 в 08:50
    Зәңгәр күзле, киң күңелле кызыбызны котлыйбыз! Зәңгәр күзле, җитен чәчле кызның урамда карга батып уйнап керүенә әбисе ул яраткан солы кесәлен пешереп куйган. Ярата шул инде аны әбисе, ярата! Гел аның куенында менә шулай иркәләнеп, назланып кына торасы иде дә соң...
    125
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 16:48
    23 февральдә ир-атларга нәрсә бүләк итәргә? Ватанны саклаучылар көне җитә. Бәйрәм булгач, бүләк тә әзерлисе килә. Ир-атларга нәрсә бүләк итәргә?
    216
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 16:16
    Юка пешерү ЫСУЛЫ Бу ризыкның ничек аталуын төгәл белмим, атамасы күптөрле. Бер якта аны юка диләр. Икенче бер җирдә көлчә дип атыйлар. Җәймә, җәүликмәк, чәлпәк дигән исемнәре дә бар.
    360
    0
    5
  • 21 февраля 2018 в 14:41
    Ләйсән Гыймаева Хәмдүнә Тимергалиеваның күлмәген алып торган?! Ләйсән Гыймаева хәйран гына түгәрәкләнеп килә, димәк, тиздән ике кызларына иптәшкә тагын бер бәләкәч өстәләчәк.
    354
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 13:58
    Лимонның 1001 хикмәте Лимонны без чәйгә салып эчәргә яратабыз. Ул чәйне хуш исле итә, сәламәтлек өчен дә файдасы зур. Чынлыкта исә аның хикмәте моның белән генә бетми икән.
    298
    0
    2
  • 21 февраля 2018 в 13:42
    Россиянең хоккей буенча җыелма командасы ярымфиналга чыкты Россиянең хоккей буенча җыелма командасы Норвегия командасын 6:1 исәбе белән отып, Олимпия турнирының ярымфиналына чыкты.
    100
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    425
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    773
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    396
    2
    2
  • 22 февраля 2018 в 10:00
    Базарларны япсалар ни булачак?
    Базарларны ябу-япмау турындагы сүзләр байтактан бара. Күптән түгел генә сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы идарәсе, кабат бу мәсьәләне күтәреп, ил буенча барлык базарларны ябу турында закон проектын әзерләгән.
    121
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 17:03
    Орхидеялар – энергетик вампир? Өемдә орхидеялар күп үсә. Бер танышым аларны энергетик вампир диде. Имештер, өйдә аларны тотарга ярамый. Бу чынлап та шулаймы? Алия Закирова.
    125
    0
    0