16+

«Сандугач»лар канатларын ныгыта

Шушы көннәрдә «Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале Казанда зур гала-концерт белән төгәлләнде. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бию һәм җыр коллективлары составында 250гә якын «сандугач» чыгыш ясады. 

«Сандугач»лар канатларын ныгыта

Шушы көннәрдә «Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале Казанда зур гала-концерт белән төгәлләнде. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бию һәм җыр коллективлары составында 250гә якын «сандугач» чыгыш ясады. 

«Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды фестивале ел саен әнә шулай нефть төбәгендә яшәүче сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне бергә туплап, аларга канатлар куя, тормышларын мәдәният белән бәйләүче яшьләргә ярдәм итеп килә. Быел да фестивальдә барлыгы 2 мең чамасы бала катнашкан. Гала-концертка исә җиде номинация генә калдырылган иде. Гадәттә, әлеге фестивальнең сайлап алу турлары 15 шәһәр һәм районда узган елның ноябреннән башлана. Башка бик күп фестивальләрдән аермалы буларак, биредә катнашучы балаларның сайлап алу турлары сәламәтләндерү лагерьларында уза.

«Рухият» рухи яңарыш фондының башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова әйтүенчә, быелгы фестивальдә театраль чыгышларга зур игътибар бирелгән. Хәтта бәйгегә 21 ел эчендә икенче тапкыр «театраль сәнгать» дип аталган номинация дә кертелгән. Шулай ук гала-концерт вакытында жюри әгъзаларының сәхнәгә чыгып чыгыш ясаулары да тамаша кунаклары өчен зур бүләк буларак кабул ителде. Быелгы елның стипендиаты Николай Гофман белән Татарстанның атказанган артисты, профессор, Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең тынлы музыка уен кораллары кафедрасы мөдире Илсур Айнатулловның чыгышыннан соң зал алкышларга күмелде. 
Бәйрәмдә чыгыш ясаучыларны Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова да сәламләде. 

– Бүген бу залда кабатланмас җылы атмосфера, иҗади дәрт һәм илһам хөкем сөрә. Монда чыннан да республиканың иң талантлы, иң сәләтле балалары җыелган. Киләсе иҗат юлыгызда, укуыгызда уңышлар телим. Бу уңышлар үзегезгә дә, укытучыларыгызга да, әйләнә-тирәдәгеләргә дә шатлык китерсен иде. Минем шулай ук «Рухият» фондына, «Татнефть» оешмасына, балалар иҗатын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен, рәхмәт белдерәсем килә, – диде Дилия Хәйретдинова. 
«Рухият» рухи яңарыш фондының бер күркәм гадәте бар: алар лауреатларга акчалата премияләр тапшыра. Ә фестивальнең асылташлары Гран-прига ия була. Быел алар өчәү иде – «Вокал. Ансамбльләр» номинациясендә «Юлдаш» вокал ансамбле (Азнакай шәһәре), «Хореография. Эстрада бию» номинациясендә «Настроение» Россиянең үрнәк хореография коллективы (Әлмәт шәһәре), «Театраль сәнгать» номинациясендә «Фристайл» бию театры (Әлмәт шәһәре). 
«Татнефть» ААҖ аларга статуэтка һәм акчалата бүләкләр дә әзерләгән иде. Моннан кала, тагын бер күркәм гамәл – тормышларын мәдәният, сәнгать юлыннан дәвам итәргә карар кылган студентларга стипендия дә билгеләү. Канатларын ныгыткан «сандугач»ларны әнә шулай алга таба да тәрбияләп, үсендереп тору, уңышларын күрә һәм бәяли белү дә бик зур хөрмәткә лаеклы эш шул. 

– Без әлеге фестиваль белән 20 ел бергә. Балаларыбыз республиканың иң купшы сәхнәләрен яулый. Шуңа күрә «Татнефть» оешмасына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм уңышлар телибез, – диде «Настроение» Россиянең үрнәк хореография коллективы җитәкчесе Татьяна Соломкина. 
Моннан тыш, 2011 елда Фонд тарафыннан алдагы тормышларын иҗат белән бәйләргә карар кылган студентларга махсус стипендия дә билгеләнгән. Моңа Татарстанның җиде шәһәреннән ун студент лаек булды. 

Концерт барышында аларга әлеге бүләкләрне «Татнефть» ААҖ генераль директорының урынбасары, «Рухият» фондының совет рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тапшырды. 

– «Сандугач сайрар илем» проекты – «Рухият» эшчәнлегендәге иң зур, иң масштаблысы. Ел саен республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүче 2 меңнән артык бала әлеге бәйгедә бик теләп катнаша. Быелгы концерт та бик матур уза. Балаларның шушылай профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаулары әйтеп бетергесез сөенеч. Бу – биредә катнашучыларның һәм аларның укытучыларының, әти-әниләренең зур хезмәте. Монда, әлбәттә, әлеге районнарның администрация башлыкларының да өлеше зур. Шушы матур сәхнәдән аның чишмә башында торган кешеләргә – фондның төп оештыручысы Илсөяр Мәсәгутовнага һәм фестивальнең бүгенге җитәкчесе Флюра Әбелмагдановнага зур рәхмәт. Ике атна элек кенә Әлмәттә искиткеч матур гала-концерт узды. Ә бүгенге тамаша – җыр бәйрәменең югары ноктасы. Шуңа күрә Татарстанның Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Нинди генә мәйдан сорасак та, алар һәрвакыт безгә теләктәшлек күрсәтеп килә. 

Безнең балалар хәтта Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында һәм «Пирамида»да чыгыш ясады. Балаларның рухи байлыгы – безнең төп бурычыбыз. Моңа һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш дип саныйм, – диде Рөстәм Мөхәммәдиев. 


«Сандугач сайрар илем» фестивале турында биш кызыклы факт

1. «Сандугач сайрар илем» фестивале 1998 елдан бирле уздырыла. Аның презентациясе 1997 елның октябрендә Казанда булган иде. 

2. 21 ел эчендә фестивальдә Татарстанның нефть төбәгенең 20 торак пунктыннан 50 меңгә якын бала катнашты. 

3. Фестиваль кагыйдәсе буенча, бәйгедә 21 номинация каралган. Ел саен фонд 7-9 номинациядә бәйге уздыра.

4. Гала-концертлар Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә үткәрелә. Аларда 350-500 кеше катнаша.

5. Шушы еллар эчендә фестивальнең 100 катнашучысы югары уку йортларында һәм музыкаль колледжларда белем алды. Аларның кайберләре мәдәниятнең төрле өлкәләрендә профессиональ артистлар буларак танылды, ә икенчеләре Россия һәм Татарстанның музыкаль мәктәпләрендә белем бирә. 

Фото: vk.com/ruhiattn

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading