16+

Татар-информ: Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың тамашачы белмәгән серен ачты

Кичә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты – аның чын яшен әйтте.

Татар-информ: Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың тамашачы белмәгән серен ачты

Кичә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты – аның чын яшен әйтте.

«Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне – 85, без белгәне – 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак – гаҗәпләнмәссез”, - диде ул.

Концерт алдыннан журналистлар шул ук сорауны биргәч, Зөлфия серле генә елмаеп: “Бу – сер”, - дигән иде. Ул чын дөресен белүен, әмма аны әйтмәячәген әйтте.

Зөлфия концерттан соң Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр, легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концерты үтте. Искә алу концертына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әлфия Авзалованың гомерлек дуслары Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, Әлфия Авзалованың гаиләсе - кызлары, кияве һәм оныклары килгән.

Искәртеп үтәбез, Әлфия Авзалованың туган көненә багышланган концертлар – Татар филармониясенең традицион концертлары – 12 ел дәвамында җырчының нәкъ туган көнендә үткәреләләр. Быелгысы - җырчының үзеннән башка узачак беренче концерт. Легендар татар җырчысы Әлфия Авзал кызы Авзалова 2017 елның җәендә арабыздан китте.

Рузилә Мөхәммәтова

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу бик дорес фикер гомер буе уткэрсэгез дэ ялгышмассыз Элфия апа халкыбызнын гомер буе тынлап туймас сандугачы таланты

    Мөһим

    loading