16+

Сак булыгыз, «Безнең фатирда газ» дигән юллар һәрчакта да мәзәк яңгырамый...

Узган атнада Ижевскида газ шартлап, тугыз катлы йортның бер почмагы ишелүе һәм шуның аркасында кешеләр үлүе күп­ләрне шәхси куркынычсызлыгы турында уйландыргандыр. Россиядә һәр ике регионның берсендә шундый фаҗигаләр булып тора һәм, материаль зыяннан тыш, кеше гомере өзелә. Күп очракта бу хәлгә бернинди катнашы булмаганнар зыян күрә – ул бары тик күршедә генә яши, ә диварның бу ягында кемнеңдер саксызлыгы яки ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан фаҗига тирә-юньдәгеләрне дә аямый.

Сак булыгыз, «Безнең фатирда газ» дигән юллар һәрчакта да мәзәк яңгырамый...

Узган атнада Ижевскида газ шартлап, тугыз катлы йортның бер почмагы ишелүе һәм шуның аркасында кешеләр үлүе күп­ләрне шәхси куркынычсызлыгы турында уйландыргандыр. Россиядә һәр ике регионның берсендә шундый фаҗигаләр булып тора һәм, материаль зыяннан тыш, кеше гомере өзелә. Күп очракта бу хәлгә бернинди катнашы булмаганнар зыян күрә – ул бары тик күршедә генә яши, ә диварның бу ягында кемнеңдер саксызлыгы яки ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан фаҗига тирә-юньдәгеләрне дә аямый.

Һәрбер фаҗигадән соң шау­-шу купмый калмый, тикшерү эшләре башлана, төрле тәкъдимнәр яңгырый, ә шул арада бәхетсезлекләрнең яңасы булып тора. Килеп терәлгәннән соң, хуҗаның чыбыркысы шартлагач кына селкенә башлау россиялеләрнең канына сеңгән, күрәсең. Узган ел Рязань шәһәрендә булган фаҗигадән соң, Владимир Путин тулай тораклардагы газ җайланмалары буенча хезмәт күрсәтүче оешмаларга бердәм таләпләр эшләү бурычы куйган иде. Озак та үтми, Иваново шәһәрендә тагын шундый ук фаҗига кабатланды. Ул чакта Рос­технадзор җитәкчесе Алексей Алешин, «кеше үлеменә китергән шартлаулар һәм янгыннарны булдырмый калу» максатыннан, күп фатирлы йортларда табигый газны бөтенләй кулланмау тәкъдимен Дәүләт Думасына юллаган иде. Ижевскидагы бәхетсезлектән соң, депутатлар йортларны электрлаштыру турында кабат гәп­ләшә башлады. Россия­дә торак фондының 22 проценты электр плитәләре белән җиһазландырылган иде. Экспертлар әйтүенчә, илне «электр плитәләре рельсына күчерү» дистә елларга сузылачак. Моның өчен әле иң әүвәл йортлардагы электр үткәргечләрен алмаштырырга туры киләчәк..
Бәхетсезлек китереп чыгару сәбәпләре шактый, шуларның берсе – йортларны төзү барышында ук ялгышлыклар җибәрү. Проект буенча, күп катлы панельле йортлар газ шартлаганда мөмкин булган хәтле азрак зыян китерерлек итеп эшләнгән. Тышкы дивар панельләре эчкеләренә махсус бик нык беркетелми – шартлаганда, алар очып чыга һәм җимерелү аз була, шартлау дулкыны урамга ургыла. Әмма бу теориядә генә шулай, чынлыкта исә төзүчеләр «намуслы» эш башкара һәм панельләрне ишелеп төшмәслек итеп беркетә. Шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән басым чыгар урын тапмый һәм бина ишелә, кешеләр җимерекләр астында кала. Кирпеч һәм монолит йортларда да шул ук хәл – алар берничә катлы итеп эшләнгән.
Ижевскида булган фаҗигадән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада торак биналарның газ белән тәэмин ителү куркынычсызлыгын тикшерергә кушты. Шулай ук ул муниципаль берәмлек башлык­ларына шуңа охшаш бәхетсезлекләрне булдырмау буенча профилактика чаралары үткәрү бурычы куйды һәм газ җайланмалары белән кулланганда, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату эшен оештырырга чакырды.
Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, республикада газлаштыру югары дәрәҗәдә булганлыктан, бу өлкәдәге проблемалар безнең өчен дә актуаль. Шуңа күрә һәркемгә, үзенең һәм башкаларның иминлеген истә тотып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә генә кала. Сак булыгыз, Михалков шигырендәге «Безнең фатирда газ» дигән юллар һәрчакта да мәзәк яңгырамый...

Россиядә торак фондының 67 проценты газлаштырылган, Татарстанда (Чувашия һәм Мордовия белән янәшә) бу күрсәткеч 100 процентка тигезләшә. Күп кулланучыларның беренче баскычларында шулай ук Ингушетия (98%), Төньяк Осетия (97,2%) һәм Кабардино-Балкария (95,7%) тора. Зәңгәр ягулыкны иң аз кулланучылар Кемерово өлкәсе (8,6%), Приморье крае (9,1%) һәм Сахалин (10,3%).
Россиянең 11 субъектында газ бөтенләй юк.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading