16+

Рөстәм Миңнеханов: «Ярдәм күрсәтергә кирәк – кешенең кулына сугалар»

Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында узган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе шелтәләргә, ялкынлы кайнар чыгышларга, ара-тирә мактауларга, гомумән, эмоцияләргә бай булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов: «Ярдәм күрсәтергә кирәк – кешенең кулына сугалар»

Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында узган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе шелтәләргә, ялкынлы кайнар чыгышларга, ара-тирә мактауларга, гомумән, эмоцияләргә бай булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Иң авырткан мәсьәлә

2017 елга йомгакны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ясады. Министр чыгышында әйтелгәнчә, гомумән алганда, узган ел Татарстан өчен уңышлы булды һәм барлык категория хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме 256 миллиард сумны тәшкил итте. Үсеш 4,5 процентка җитте. 5 миллион тоннадан артыграк бөртекле ашлык, 3,1 миллион тонна шикәр чөгендере, 405 мең тонна яшелчә җыелды. Ит, сөт җитештерү буенча да югары күрсәткечләребез бар. Тик...

– 2017 елның икенче яртысында күп кенә авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшә башлады. Аеруча ашлык, шикәр, майлы культураларга, – дип дәвам итте чыгышын Марат Әхмәтов.

Шул исәптән, сөт бәяләре дә түбән тәгәрәде. Менә инде ничә ай телдән төшмәгән иң төп проблемаларның берсе – сөт бәяләре – коллегиядә дә берничә тапкыр игътибар үзәгендә булды.

– Моның сәбәпләре комплекслы. Бер яктан, чит илдән коры сөт күпләп кертелү һәм Россия сөтенә сорау кимү булса, икенчедән, узган өч елда “Вамин”ның банкротлыкка чыгуы аркасында кайбер эшкәртү предприятиеләре  оптимизацияләнде, яңартылмады һәм хуҗалыклар шактый сөтне республикадан читкә алып чыгарга мәҗбүр булды, – диде Марат Әхмәтов.
 
Шулай ук министр проблемаларның республика эчендә булуын да әйтте. Бу юлы таякның юан башы бәяләрне махсус төшергән трейдерларга эләкте.      
Марат Әхмәтов әйтүенчә, хәзерге вакытта сөтнең үзкыйммәте – литрына 13-15 сум, ә ашлыкның үзкыйммәте – килограммга 4-5 сум.
Сөт мәсьәләсенә игътибарны үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов та юнәлттерде.

– Сыр, май, сөт – барысы да пальма маеннан ясала, анда терлек аксымы бөтенләй юк, – ди сүкте Президент чит ил җитештерүчеләрен. – Моның белән бик катгый рәвештә көрәшергә кирәк. Боларны бит безнең балалар ашый, аннан соң безгә аларны дәваларга туры килә.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга мөрәҗәгать итте.

– Айрат Нәҗипович, активрак эшләргә кирәк, – диде ул сөт бәяләренә ишарәләп. – Сез Дәүләт Думасының аграр комитетына керәсез. Без сыйфатсыз сөт продуктларын алып керү буенча бу тәртипсезлекне туктатырга тиеш. Бу, бәлки инфляцияне төшерә торгандыр, ләкин коры сөт ашатып, кешеләрнең сәламәтлегенә никадәрле зыян китерәбез.         
Бу мәсьәләдә кульминация ноктасы нәкъ менә коллегия ахырында булды шикелле. Төп чыгышлар тәмамланып, халык акрын гына урыннарыннан кузгалырга җыенган вакытта Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов аягурә басып, Рөстәм Миңнехановка: “Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте.   
 
Ул Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворковичка да, Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевка да мөрәҗәгать итүләр әллә ни уңай үзгәрешләр китермәвен әйтте.
 
– Дворковичлар, Ткачевлар мәсьәләне хәл итми! Сезнең авторитет, республиканың авторитеты зур. Сезгә Россиянең иң баш кешесе – Владимир Владимирович Путинга мөрәҗәгать итәргә кирәк! – диде ул. Әлеге мөрәҗәгать район башлыгының җан авазы буларак кабул ителде.
Рөстәм Миңнеханов Сочида узачак киңәшмәдә шушы мәсьәлә буенча Дмитрий Медведев белән сөйләшеп караячагын әйтте.

– Дмитрий Анатольевич исеменә язма мөрәҗәгать әзерләргә кирәк. Мин аның янына шәхсән үзем барачакмын. Бу мәсьәләне киңәшмәдә һичшиксез күтәрәчәкмен һәм мөрәҗәгатьне җиткерәчәкмен. Бүген үк кирәкле материаллар тапшырылсын иде. Вәгъдә бирәм, бу юнәлештә эшләячәкмен, – диде Президент.

Кемнәр булдыклы, ә кемнәр бик үк түгел?

Үзенең чыгышында Марат Әхмәтов арттан сөйрәлүче район башлыкларын да шактый каты тәнкыйть утына тотты.

Тулай продукция күләме буенча Тукай, Яшел Үзән, Арча, Балтач, Кукмара, Зәй, Саба, Нурлат, Актаныш һәм Сарман районнары алдынгы булса, Менделеевск, Чиремшән, Кама Тамагы, Бөгелмә, Әгерҗе, Кайбыч, Чүпрәле һәм Апас районнары түбән күрсәткечләргә ия.  

– Район башлыклары, инвесторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, үзегезгә карагыз әле. Сез республиканың тулай продукция күләменең нибары 9 проценттан артыграгын гына алып торасыз. Монда күп очракта, субъектив сәбәпләр – кадрлар мәсьәләсе тора. Республика җитәкчелегенең мөнәсәбәте барлык районнарга да бертигез, – дип шелтәләде ул рейтингның ахырында калган районнарга ишарәләп.  

Ә менә 2017 елда аграр тармакта алдынгылар сафында Әтнә, Балтач, Актаныш, Кукмара, Саба районнары тора.
– Кызганыч, рейтинг ахырында булган районнарда уңай үзгәрешләр юк. Кайбер районнар инде берничә ел рәттән хәтта бер генә баскычка да күтәрелмәде. Әгәр биш һәм аннан да күбрәк ел дәвамында үсеш юк икән, хәлегездән килү-килмәвегез турында уйларга кирәктер. Үз алдыгызга зуррак бурычлар куеп эшләгез, – диде җитәкче.
Шул ук вакытта ул Кама Тамагы, Чирмешән, Менделеевск районнарының мөмкинчелекләре күбрәк булырга мөмкинлеген искәртте. Үрнәк итеп, мәсәлән, рейтенгның алдынгы баскычларында торучы Кукмара районын китерде.    Әлеге районның Вахитов исемендәге хуҗалыгы гектарыннан 100 мең сум табыш ала.

– Бу хуҗалыкның территориясендә кошчылык фабрикасы да, дуңгызчылык комплексы да юк, тик ул булдыра бит. Ә күпләр өчен әлеге күрсәткечләр бөтенләй тормышка ашмастай булып тоела, – дип мактап алды ул Вахитов хуҗалыгы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновны.
– Миңа уң як багана (слайдның ул ягында артта калган районнар исемлеге күрсәтелгән иде – Авт.) өчен оят. Мин министр булып бер ел гына эшләмим инде һәм республика җитәкчелеге – Минтимер Шәрипович һәм Рөстәм Миңнеханов алдында да оялам. Тик урындагы хезмәттәшләремнең йөзе кызарамы икән? Уң як багана, үзегезгә карагыз әле! – дип тәнкыйтьләде Марат Әхмәтов.      

Хезмәт хакы һәм дәүләт ярдәме

Республиканың аграр тармагында соңгы дүрт елда хезмәт хаклары 56 процентка арткан. Бүген авыл халкының уртача хезмәт хакы – 21 мең 300 сумны тәшкил итә. Ләкин бу республика халкының уртача хезмәт хакының 67 проценты гына.
 
– Дөрес, хәлләр моннан да начаррак иде, ләкин барыбер бу темп тиешле дәрәҗәдә түгел, – диде министр.  
Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгында хезмәт хакы республиканың уртача икътисадына – 31 мең сумга тигез булырга тиеш.  
Шуннан соң министр аз яки бөтенләй табыш алмаган районнарны тәнкыйтьләде. Аның сүзләренә караганда, Актаныш, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара районнары эре инвестордан башка да яхшы гына керем алып эшли. Ә менә Әгерҗе районы елны бөтенләй табышсыз тәмамлаган. Ул шулай ук рентабельлеге булмаган Югары Ослан, Кама Тамагы, Әлки, Азнакай, Питрәч районнары авыл хуҗалыгы берләшмәләрен дә тәнкыйтьләде.

– Бу – минем чыгышымның иң хурлыклы өлеше. Без авыл хуҗалыгын дәүләт ярдәменнән башка алып бара алыр идекме икән? Безнең бар керемебез дәүләт ярдәме аркасында гына килеп чыга, – диде министр.   

Фермерларга аяк чалмаска!

Коллегиядә Балык Бистәсе районының Олы Елга эшкәртү кооперативы рәисе Миңзөфәр Исмәгыйлев тә чыгыш ясады. Эшмәкәр, Казанның Идел буе районында үз товарларын алып килеп сатканда, проблемалар килеп чыкканын әйтте. Гыйнвар аенда гына да аңа билгеләнмәгән урыннарда саткан өчен унике беркетмә язганнар.
– Без күпкатлы йортлар янында сатабыз. Фучик урамы 34 йорт янында сата идек, инде ничә тапкыр штраф салдылар. 65 километр ераклыктан нинди һава шартлары булса да киләбез – көтеп кенә торалар штраф сугарга. Без аренда түләргә дә әзер. Табигый сөт 45-50 сум тора, ә без 29-31 сумнан сатабыз, – диде ул.   

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать итеп:
– Ярдәм күрсәтергә кирәк. Кешенең кулына сугалар. Сатар өчен акча түгеп киләләр, ә акчасыз кайтып китәләр, – диде ул.
Әлеге мәсьәләне хәл итү Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга кушылды.   

Рөстәм Миңнеханов савым күләмнәрен киметкән районнарны да тәнкыйтьләде. Президент савым күрсәткечләренең Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай, Арча районнарында кимегәнен билгеләп узды.
– Кешеләр сезне күрергә тиеш. Берничә тапкыр шулай бастырсалар, бераз фикерләрегез үзгәрер иде, бераз фермаларга юл тотыр идегез, – дип Рөстәм Миңнеханов аларны торып басарга да мәҗбүр итте.
Максат һәм бурычларга килгәндә, Президент сөт җитештерүне ике миллион тоннага җиткерергә, ит җитештерүне 500 мең тоннадан киметмәскә йөкләде,  үсемлекчелек тармагында яңа технологияләр буенча район башлыкларына үзара фикер алышырга тәкъдим итте. Маржиналь продуктларга игътибар бирүне сорады.

Шулай ук аграр университет һәм ветеринария институтын тәмамлаган яшь белгечләрнең унҗиде проценты гына авыл хуҗалыгы предприятиеләренә килгәнен билгеләп узды.

– Безгә ниндидер формаларын уйларга кирәк. 17 процент бик аз. Ким дигәндә, 70-80 процентка ирешү бурычын куярга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте ул әлеге уку йортларының ректорларына.
Республика җитәкчесе фикеренчә, республикада куллану кооперациясе булырга тиеш.

– Безгә кооперативлар кирәк. Планнарда агросәнәгать паркларын эшләү күздә тотыла. Безгә модульле агросәнәгать паркларын булдырырга кирәк. Республикада куллану кооперативлары булырга тиеш, биш муниципалитетта мондый структура юк. Теләче, Түбән Кама, Яшел Үзән, Чүпрәле һәм Питрәчтә нинди формада була ала – уйлагыз. Үзем дә кулланучылар кооперация системасында эшләдем, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Россия Президенты Владимир Путин да аграр тармактагы мөһим бурычларны билгеләгәндә, авыл хуҗалыгын яңартуны, экспортны арттыруны, тармактагы кадрлар потенциалын күбәйтүне әйтә.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading