16+

Рөстәм Миңнеханов: «Намуссыз кешеләр! Башка беркайчан да мондый подрядчикны эшкә якын китермәгез!»

Президент сыйфатсыз торак турындагы шикаятьләрне тикшерергә кушты.

Президент сыйфатсыз торак турындагы шикаятьләрне тикшерергә кушты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләрдән килгән шикаятьләр буенча махсус тикшерү оештырырга кушты. Комплекста яшәүчеләр төзелеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуына дәгъва белдерә, диде ул Татарстанның хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә.

– Минем исемгә күп шикаятьләр килә. “Салават күпере”ндә яшәүчеләр сыйфатсыз йортларга зарлана. Республиканың Госстройнадзор белгечләренә урынга барып тикшерергә һәм тиешле чара күрергә кирәк, – бип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент социаль-мәдәни тармакта төзелеш һәм капиталь төзекләндерү буенча дәүләт программаларын тормышка ашыруга җәлеп ителгән подрядчыларның эшләрен яхшылап күзәтергә кирәклеген дә әйтте, дип яза  Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Теләче районында яңа клуб төзегәндә төзүчеләрнең икенчел төзелеш материаллары куллануы турында хәбәр килгән. Моннан тыш, проект документациясендә һәм техник регламентларда тупас тәртип бозулар күзәтелгән.

– Намуссыз кешеләр! Без бу авылда халык өчен клуб төзибез, ә алар эшкә шундый мөнәсәбәттә. Башка беркайчан да мондый подрядчикны эшкә якын китермәгез. Ә йомгаклау документларын имзалаган кураторны җаваплылыкка тартырга кирәк, – дип өстәде Президент һәм мондый хәбәрләргә кичекмәстән игътибар итәргә кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading