16+

Рөстәм Миңнеханов: «Машина төзү комплексы безнең илдә, шул исәптән республикада да икътисадның мөһим өлешен тәшкил итә»

Казанда ачылган унҗиденче халыкара «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» һәм «TechnoСварка» дип аталган махсус күргәзмәдә 13 илдән 170 компания катнаша. Җитештерүчеләр әлеге күргәзмәләрдә заманча станок, инструмент һәм эретеп ябыштыру җайланмаларының эшен күрсәтеп, яңа клиентлар җәлеп итәргә өметләнә.

Рөстәм Миңнеханов: «Машина төзү комплексы безнең илдә, шул исәптән республикада да икътисадның мөһим өлешен тәшкил итә»

Казанда ачылган унҗиденче халыкара «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» һәм «TechnoСварка» дип аталган махсус күргәзмәдә 13 илдән 170 компания катнаша. Җитештерүчеләр әлеге күргәзмәләрдә заманча станок, инструмент һәм эретеп ябыштыру җайланмаларының эшен күрсәтеп, яңа клиентлар җәлеп итәргә өметләнә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәләрне ачу тантанасында: “Машина төзү комплексы безнең илдә, шул исәптән республикада да икътисадның мөһим өлешен тәшкил итә. Бүген без биредә машина төзү оешмалары өчен мөһим булган күрсәткечләр белән таныша алабыз”, дип белдерде һәм күргәзмәләрнең машина төзү өлкәсендә алга этәргеч булуын теләде. Россия Президенты Владимир Путин илнең икътисади потенциалын күтәрү – стратегик бурыч һәм бу максатка сәнәгать өлкәсе тармакларын, шул исәптән машина төзүне үстерү юлы белән ирешеп булганын ассызыклаган иде: “Машина төзүне без икътисадның драйверы буларак карыйбыз. Бик зур экспорт потенциалына ия булган тармак милли уңыш, Россиянең технологик әйдаманлылык билгесе булырга тиеш. Машина җыюны җайга салу гына түгел, ә Россиягә алдынгы технологияләрне күчерү, илдә технологик яңарыш үзәкләрен булдыру мөһим”.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә стендлар белән танышудан тыш Чехия, Германия, Белоруссия сәнәгатьчеләре белән аралашты, яшь роботчыларны Президент чыршысына чакырды.
Татарстанда сәнәгать белән хакимият арасында хезмәттәшлек үсүен WorldSkills International директоры Дэвид Хоуи да билгеләп үткән. Аның сүзләренчә, мондый хезмәттәшлек конкурентлык базарында эшләү чоры өчен бик мөһим. Ул шулай ук 2019 елда Казанда узачак WorldSkills International чемпионатының да югары дәрәҗәдә узачагына өметләнеп калуын белдерде.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында үзләренең эшләрен киң итеп күрсәтүчеләр – Татарстанның Европадагы партнерлары. Шулар арасында сәнәгать кораллары җитештерүче һәм төзекләндерүче ANAJ Ross дип аталучы Чехия компаниясе дә бар. Казан күргәзмәсен дә өченче тапкыр катнашучы әлеге компаниянең Россиядәге бүлекләре Санкт-Петербург белән Тольяттида эшләп килә. Хәзер алар Татарстанның машина төзүчеләренең игътибарын җәлеп итәргә тели һәм Чаллы зонасы белән кызыксына. Компаниянең клиентлар белән эшләү буенча директоры Ольга Михаликова сүзләренчә, автотөзелеш барган җирдә махсус инструментларга ихтыяҗ бар, бу машина төзүне нәтиҗәлерәк итә һәм чыгымнарын киметә. ANAJ Ross компаниясе вәкиле Татарстанны бизнес үстерү өчен уңышлы зона дип саный.

Тюрингия Җире дип аталган стенд берничә немец компаниясен берләштергән һәм алар барысы да Татарстан белән тыгыз хезмәттәшлек итүгә өметләнә. Әлеге компанияләрнең кайберсе күргәзмәдә беренче тапкыр гына катнашмый. Тюрингия һәм Татарстан арасында дустанә элемтәләр урнашкан, үзара хезмәттәшлеккә дә берничә ел, әлеге күргәзмәләр бу компанияләр өчен республикада үз эшләрен җәелдерү һәм яңа партнерлар табу мөмкинлеге булып тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading