16+

Рөстәм Миңнеханов: "Без кунакларны югары дәрәҗәдә каршыларга әзер"

Татарстан җитәкчелеге Казанга 2018 елгы Дөнья Чемпионатына килүчеләр канәгать калсын өчен барын да эшләячәк.

Рөстәм Миңнеханов: "Без кунакларны югары дәрәҗәдә каршыларга әзер"

Татарстан җитәкчелеге Казанга 2018 елгы Дөнья Чемпионатына килүчеләр канәгать калсын өчен барын да эшләячәк.

“Россиягә килеп, бездә булып китүчеләр безнең дустыбызга әверелә, - дип белдергән Рөстәм Миңнеханов. - Татарстанның халыкара ярышлар уздыруда тәҗрибәсе булуы бу хакта сөйли. Без кунакларны югары дәрәҗәдә каршыларга әзер, моның өчен бөтен мөмкинлек бар – заманча спот корылмалары, мәдәни объектлар, ял итү урыннары. Кунакларны ихтирам итү безнең традицияләргә салынган. Алар канәгать булсын өчен без барын да эшләячәкбез”.
Футбол сөючеләр Казанда Франция – Австралия (16 июнь, 13.00), Испания — Иран (20 июнь, 21.00), Польша – Колумбия (24 июнь, 21.00), Германия – Көньяк Корея (27 июнь, 17.00) командалары арасында узачак уеннарны карый алачак.
Җирәбә салу чарасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов Дөнья Чемпионаты барышында кунакчыллык турында сорауларга җавап бирде. Аның сүзләренчә, кунакларны татар милли ризыгы – чәк-чәк белән каршы алачаклар, төбәкнең мәдәнияты белән таныштырачаклар. 


фото: tass.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading