16+

Рөстәм Галиев: «Озак вакыт өйләнә алмый йөрдем»

Эстрададагы дистәләгән дуэтлар исемлегендә яңа пар - Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар.

Рөстәм Галиев: «Озак вакыт өйләнә алмый йөрдем»

Эстрададагы дистәләгән дуэтлар исемлегендә яңа пар - Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар.

Татарстан өчен исемнәре яңа булып ишетелсә дә, Башкортстанда инде алар күптәннән билгеле җырчылар, быел җиденче концерт сезоннарын тәмамлыйлар икән.


- “Алар бер-берсе өчен туган” диләр бит, сезгә карап та шулай дип әйтәсе килә.

Рөстәм:
-Рәхмәт. Ләйлә миннм өчен, чынлап та, тормышым бүләге. Мин озак вакыт өйләнә алмый йөрдем. Минем өчен инде әти-әни дә борчылды: “Кайчан өйләнсең?” – дигән сорауны еш бирә башлаган иделәр. Әмма, шуны әйтәсем килә, вакыты җиткәч, ничек өйләнгәнеңне сизми дә каласың икән.

Ләйләне күргәч, үз-үземә: “Ач, күзеңне! Ләйлә – синең язмышың бит!” – дип әйттем. Шул көннән соң Ләйлә белән аерылышмадык та. 3 ай тирәсе очрашып йөргәннән соң, никах укыттык. Ләйләгә: “14 февраль – Гашыйклар көнендә никах укытабыз”, - дидем дә, ул каршы килмәде. Әти-әниләрдән телефон аша гына ризалыкларын сорадык та, тәвәкәлләп куйдык.

Ләйлә:
- Рөстәмнең шулай тиз карар кабул итүеннән мин шок хәлендә калдым дисәм дә була. Әмма хәзер бик шатмын. Сайланып, кияүгә чыга алмый калган ахирәтләремә карыйм да, үземне бик бәхетле дип саныйм. Мин йолдызнамә буенча – үлчәү, ә үлчәүләр алар һәрвакыт уйлана, шундук төгәл җавапны да әйтми. Ә бу очракта Рөстәм үз артыннан ияртте дә алып китте, үзем сизми дә калдым.

Рөстәм:
- Мәхәббәт бар икән, аның нәрсәсен уйлап торасың инде?! Мәхәббәт барына чын күңелемнән ышанам, чөнки анысыз яшәп булмый. Яшьрәк чакта аның нәрсә икәнен дә аңлаганбыз икән, ә хәзер кадерен беләм. Кайчак Ләйлә белән ачуланышып та китәбез, әмма аны зурга җибәрмибез, шундук дуслашып та куябыз.

- Ә бит сәхнәдән карап торганда, Сез гел тату гына яшисез кебек.

Ләйлә:
- Юк, Рөстәм ул тиз кызып китүчән. Ачуланышабыз, кайчак авыр сүзләр дә әйтеп куя. Элек, яңа өйләнешкән вакытта, үпкәләп, елый идем. Ә хәзер өйрәнеп бетте. Ул тиз кыза һәм, шул ук вакытта, тиз сүрелә белә. 15 минут үтүгә, яныма гафу үтенергә килә.

- Сер түгел, кайчандыр бары тик берничә иҗади дуэт булса, бүген эстрадада парлы дуэтлар күбәйде. Кемнәрдә конкурентларыгызны күрәсез? Аларның иҗатына карашыгыз ничек?

Рөстәм:
- Әйе, чынлап-та, сәхнәдә парлылар бик күп. Акыллы фикер йөрткәндә, конкуренция – ул шәп әйбер. Тагы да җиң сызганыбрак эшли башлар өчен менә дигән этәргеч! Әйтик, сәхнәдә бер без генә, ди. Кызыгы булмый бит!

Без бит бер-беребезгә охшаш түгел. Кемдер, әйтик, костюмнары белән тамашачы мәхәббәтен яулый, кемдер – җырлары, кемдер – үзара булган гармониясе белән. Халык һәркайсыбызны нәрсә өчендер ярата, аларны алдып булмый. Безнең үзебезне тамашачыбыз бар, шуның өчен Аллаһыма мең рәхмәт. Һәм һәр дуэтка бары тик иҗади уңышлар телим. Ары таба да шулай бергәләп эшләргә язсын!

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лейля кебек матур кыз очратмагансындыр

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авылда Сабан туе уткэрергэ чакырасы килэ сезне

      Мөһим

      loading