16+

Рәссам, карикатурачы Илдус Әҗемов: «Үзеннән-үзе көлә белмәгән кеше – ярты кеше ул»

Табиблар, 17 минут көлү гомер озынлыгын бер елга арттыра, ди. Танылган рәссам, карикатурачы, шаржлар остасы Илдус Әҗемов та шул фикердә. Югыйсә, гомерен тулысы белән юмор, сатирага багышлап, татарларның бердәнбер сатира журналы булган «Чаян»ны чыгаруда 35 елга якын катнашыр идеме соң ул.

Рәссам, карикатурачы Илдус Әҗемов: «Үзеннән-үзе көлә белмәгән кеше – ярты кеше ул»

Табиблар, 17 минут көлү гомер озынлыгын бер елга арттыра, ди. Танылган рәссам, карикатурачы, шаржлар остасы Илдус Әҗемов та шул фикердә. Югыйсә, гомерен тулысы белән юмор, сатирага багышлап, татарларның бердәнбер сатира журналы булган «Чаян»ны чыгаруда 35 елга якын катнашыр идеме соң ул.

Аның зур бәйрәме – 60 яшьлек юбилеена Татарстан Халыклар дуслыгы йортында дөнья җитешсезлекләрен фаш иткән карикатуралар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

– Мин әле дә эзләнүдә, һаман өйрәнәм. Илһам алу өчен, дөньяга бер тапкыр күзне ачып карау җитә. Бөтен карикатуралар да тормыштан алынган бит, – ди Илдус абый.

Ул кичәсендә үзе дә көлкеле рольдә – Шүрәле булып киенгән. Түбәтәенә – мөгез, өстенә яшел чапан элгән.

– Көлке хисе булмаган, үзеннән-үзе көлә белмәгән кеше –ярты кеше ул. Синнән көлсәләр, үзең дә уен-көлке белән җавап бир. Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм, әле шуның өчен акча да алам. Дөрес, акчасы тагын да күбрәк керсә, әйбәтрәк булыр иде дә бит... Ярышларда җиңә алмаган спортчыларга гына миллионнар алырга димәгән (көлә). Хөкүмәт иҗат кешесенә дә игътибар итсен иде. Нәкъ менә иҗат кешесе милләткә «корып» бетмәскә ярдәм итә. Ә юмор, ирония, позитивлык авыру кешене дә терелтергә, савыктырырга сәләтле. Күбрәк көләргә, елмаерга тырышыгыз, – ди карикатурачы.
Илдус Әҗемов – Татарстан рәссамнары берлеге, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы. Япония, Корея, Италия, Төркия, Бельгия, Франция, Бразилия, Польша, Болгария, АКШ кебек 70тән артык илдә узган халыкара бәйгеләрдә катнашкан, төрле урыннар яулаган шәхес. 1994 елда ул ясаган рәсем «Дөньяның иң яхшы карикатурачылары» җыентыгына (АКШ) кертелгән.

– Карикатураларым өчен эләккәне дә бар инде. Миңа түгел, күбрәк редакторны әрлиләр. Армиядә бер хәл булды. Бер шапшаграк солдатны стена газетасына ясап куйдым. Вәт чапты ул минем артымнан... кыйнарга дип. Соңыннан дуслаштык. Әле рәхмәт тә әйтте. Чиста-пөхтә йөри башлады. Көндәлек тормышта исерекләрдән көлеп карикатуралар ясарга яратам, – ди Илдус Әҗемов.

Сүз уңаеннан, ул – данлыклы эшмәкәрләр Әҗемовлар нәселе дәвамчысы. Иске Татар бистәсендә урнашкан «Әҗем» мәчетен дә аның бабалары төзеткән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading