16+

Рәшидә Җиһаншинаның тууына – 100 ел

Татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән зыялылар Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил, Вәли Мортазин, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Мохтар Мутин, Нәгыймә Таҗдарова һәм башка бик күп сәнгать әһелләре янәшәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншинаның лаеклы урыны бар.

Рәшидә Җиһаншинаның тууына – 100 ел

Татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән зыялылар Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил, Вәли Мортазин, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Мохтар Мутин, Нәгыймә Таҗдарова һәм башка бик күп сәнгать әһелләре янәшәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншинаның лаеклы урыны бар.

Рәшидә Җиһаншина 1917 елда Казанда күп балалы гаиләдә туа. Аның әтисе гаиләсе белән театр­ларга, циркка, ярминкәләр кебек күңел ачу урыннарына йөрергә яраткан. Хәтта ул чордагы күп кенә театр артистлары белән якыннан таныш та булган. Рәшидә Җиһаншина үзенең «Тормышым минем –театр» дигән китабында әтисенең театрга гашыйк кеше булуын болай искә ала: «Балалык елларымның иң зур хатирәсе булып театр белән танышу тора. Әтиебез, кырыс характерлы кеше булуга карамастан, заманча яшәргә ярата иде. Бигрәк тә театр сәнгатенә аның мәхәббәте зур булган. Әти бөтен гаиләбезне Һәр яңа спектакльгә алып бара торган иде. Ул елларда «Миллионер кызы Банат», «Таһир-Зөһрә», «Ашказар», «Бүз егет», «Яңа үлем», «Сүнгән йол­дызлар» һ.б. спектакльләр куе­ла иде». (Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.)
Мондый театр мохитендә яшәгән үсмер кызның артистлыкка омтылуы да һич гаҗәп түгел. Кечкенәдән үк театр белән хыялланган Рәшидә 1932 елда театр техникумына укырга керә. Анда ул үзе кебек үк булачак сәхнә йолдызлары – сабакташлары Зифа Басыйрова, Нәҗип Гайнуллин, Рәгый­дә Янбулатова, Усман Әлмиевләр белән бергә укый. 1936 елда ­театр техникумын тәмамлагач, Рәшидә Җиһаншина Татар дәүләт академия театрында эшли башлый.

Театрда Рәшидә Җиһаншина, Таҗи Гыйззәтнең «Мактаулы заман» спектаклендә ветеринария фельдше­ры Людмила ролен башкарып, тиз арада үзен сәләтле артист итеп таныта. Аңа бер-бер артлы җаваплы рольләр бирәләр. Тынгысызлыгы, тырышлыгы, эзләнүчән булуы аңа уңыш арты уңыш яуларга ярдәм иткәндер, Рәшидә бик тиз арада данлы театрның героинясына әверелә. Театр техникумында укыган чагында ук инде аңа, күренекле артист Галия Булатова авырып киткәч, Кәрим Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» спектаклендәге Хәдичә ролен ышанып тапшыралар. Соңрак, «Алар өчәү иде» (Кәрим Тинчурин) спектаклендә Сүнмәс ханым ролен уйнап, авторның һәм режиссерның (Риза Ишморатов) мактау сүзләрен ишетә.
Рәшидә Җиһаншина, замандашлары кебек үк, 1937 елның төрле тетрәнүләрен, үлем-җитем белән тулы хә­вефле сугыш елларын да кичергән кеше. «Халык дошманы. Нинди авыр сүз. Безнең арабыздан Кәрим Тинчурин, Мохтар Мутин беренчеләрдән булып шул «дошманга» әвереләләр, аларны кулга алалар», – дип әрнеп яза ул. Алар арасында ире –атаклы драматург Риза Ишморатов та була. Соңрак Бөек Ватан сугышы газаплары...
1943 елның башында театр­да Нәкый Исәнбәтнең «Мәрьям» трагедиясен куялар. Спектакльдәге төп рольне Рәшидә Җиһаншина башкара. Мәрьям кыр госпиталендә шәфкать туташы булып эшли. Вакыйга шулай куера – фашистлар бу кыр госпиталенә һөҗүм итеп, Мәрьям­не кулга ала һәм, озак газаплаганнан соң, асарга хөкем итәләр. «Бу бик авыр һәм зур көч сорый торган күренеш иде, – дип яза Рәшидә Җиһаншина үзенең китабында. – Авыл клубларында уйнаганда, тамашачылар тын да алмыйча карыйлар һәм күпләр үксиләр, сыкранып, күз яшьләрен сөртәләр иде».

Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал»ында Гайни образын гәүдәләндергән Рәшидә Җиһаншина иҗатына күренек­ле драматурглар Таҗи Гыйззәт, Мирсәй Әмир, Евгений Гаккель (Качалов театры режиссеры) зур бәя бирәләр. Максим Горькийның «Дошманнар»ында – Надя, Галиәсгар Камалның «Банкрот»ында – Туганым, Николай Погодинның «Мылтыклы кеше»сендә – Катерина, Газиз Иделленең «Дәүләт Бәдриев»ендә – Нәфисә, Александр Островскийның «Талантлар һәм аларга баш иючеләр»ендә Смельская рольләрен генә искә төшерсәң дә, актрисаның диапазоны киңлеген күз алдына китерү кыен түгел.
Театр, сәнгать, иҗат – аның яшәвенең төп мәгънәсе булса да, Рәшидә Җиһаншинаны артистларның матди хәле дә, театрның репертуары да гел борчып тора. Узган гасырның 50-60нчы елларында театрдагы искергән уен манерасы, репертуарның бертөрлелеге һәм ярлылыгы хакында да еш уйлана ул.
1964 елда, шушы сыйфатларына таянып, республика җитәкчелеге Рәшидә Җиһаншинага директорлык вазифасын тапшыра. Иң беренче эш итеп Рәшидә Җиһаншина, ­театрда режиссерның булмавы сәбәпле, Үзбәкстаннан Хәмзә театрының режиссеры Ташхуҗа Ходжаевны чакыра. Ходжаев театрда Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» әсәрен сәхнәләштерә. 1966 елда куелган премьерадан соң, театр җәмәгатьчелеге спектакльгә югары бәя бирә. Спектакльдә Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Рифкат Бикчәнтәев, Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Шәүкәт Биктимеров һәм башкалар катнаша. 1967 елда әлеге спектакльне иҗат итүчеләр республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була. Тынгысыз йөрәкле Рәшидә апа Җиһаншина, партия оешмаларына йөреп, конкрет планнар төзи. Министрлык­лар белән сөйләшеп, Үзбәкстан, Казахстанга гастрольләргә рөхсәт ала. 1966 елда театрга баш режиссер булып Марсель Сәлимҗановның килүе дә – Рәшидә Җиһаншина инициативасы, һәм әкренләп репертуар да рәткә салына, театрга яңа авторлар тартыла башлый. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Гүзәлем Әсәл», «Тирән тамырлар», «Соңгы хат», «Американ», «Татар хатыны ниләр күрми?», «Зәңгәр шәл», «Баһадирлар», «Сүнгән йолдызлар», «Акчарлаклар», «Шамил Усманов», «Миркәй белән Айсылу», «Фатыйма Сабри», «Чит кеше», «Күк капусы ачылса», «Хуш, Назлыгөл», «Ир-егетләр», «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек югары дәрәҗәдә эшләнгән спектакльләр куела.
Ул чорда театрда Хәй Вахит, Шәриф Хөсәенов, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Гариф Ахунов, Сәет Шәкүров, Нурихан Фәттах, Фәнис Яруллин кебек драматургларның пьесалары зур уңыш белән баралар.

Мәскәүдә узган гастроль көннәрендә спектакльләрне караган тәнкыйтьчеләр, театр белгечләре үзәк газеталарда («Правда», «Мос­ковская правда», «Советская ­Россия», «Московский комсомолец») театрның иҗади эшчәнлегенә карата уңай фикерләрен язып чыгалар. Әйтергә кирәк, Рәшидә Җиһаншинаның театрда директор булып эшләгән чорында (1964-1975) театр аякка баса. Аның баш режиссер Марсель Сәлимҗанов белән кулга кул тотынып эшләве, яхшы репертуар, зур гастрольләр театрның данын күтәрә.
Рәшидә Җиһаншина – сәхнә, сәнгать өчен 61 ел гомерен биргән шә­хес. Аның ­театр өчен, артистлар өчен күрсәткән яхшылыкларын санап бетерерлек түгел. Театр әһелләре җәмгыяте белән җитәкчелек итүе дә үзе бер чор, үзе бер тарих аның. Рәшидә Җиһаншина, Бөтенроссия ­театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе буларак, 1997 елда – Швециядә, 1979 елда – Болгариядә, 1981 елда – Испаниядә, 1983 елда ГДРда уздырылган конгресс­ларда катнашып, театрлар алдында торган иҗади проблемалар турында чыгышлар да ясый.
Рәшидә апаның тагын бер эшчәнлеге турында әйтмичә китә алмыйм. 1990 елны ул, театрдагы олы яшьтәге артистларның тормышын җиңеләйтү максатыннан чыгып, «Инсаният» фондын оештыра һәм аны үзе үк җитәкли дә. Беренче спектакль итеп Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» дигән әсәре куела. Соңрак Рәшидә апа хәтта пьесалар язу эшенә дә керешә. Ул – «Сөйдергеч бөтие», «Әйтелмәгән васыять», «Көтелмәгән кунак», «Ветераннар» пьесаларын, «Кодагыйлар» комедиясен, «Улларым» мелодрамасын иҗат итә. Рәшидә Җиһаншина – «Тормышым минем – театр», «Сәхнә» дигән китаплар авторы да. Бәхетле озын гомер кичереп, күпкырлы иҗат җимешләрен татып, татар халкының мәхәббәтен тоеп яшәве белән бәхетле булды Рәшидә апа Җиһаншина.
Ул әле дә булса күңелләрдә иң матур, иң якты хисләр уятып саклана.

Раил СӘЙФУЛЛИН,
Татарстанның атказанган укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading