16+

Робин Истон: Телеңне белмәгәч, син үзеңнең тамырларыңны, мәдәниятең, тарихыңны да белмисең дигән сүз.

Робин Истон, Финляндия, дәүләт хезмәткәре: – Татар телен мин Казанга килеп өйрәндем. Бер ел Казан дәүләт университетында укыдым. Тел белән исә Казанга килгәнче үк кызыксына башлаган идем. Сүзлекләр, интернет ярдәмендә аерым сүзләрне өйрәндем. Хельсинки университетында татар телен укытуларын белгәч, дәресләргә йөрдем.

Татар теленең миңа яңгырашы бик ошый. Казанга килгәч, татарлар арасында үземә дуслар таптым. Алар белән хәзер дә интернет аша аралашып торабыз. Аларга кунакка да килеп йөрим. Үземнең туган телемнән кала, инглиз, рус, швед телләрен яхшы беләм. Төрек, казах, үзбәк телен аңлыйм. Күп тел белгән саен, мөмкинлекләрең дә күбрәк. телләр белү – зур байлык ул, әмма биш тел белеп тә, туган телеңне белмәү, минемчә, хурлык. Телеңне белмәгәч, син үзеңнең тамырларыңны, мәдәниятең, тарихыңны да белмисең дигән сүз. Татарстанда тел тирәсендә барган ыгы-зыгы турында ишетеп беләм. Телне саклау өчен бер кешенең генә тырышлыгы җитми, дәүләт телне кирәкле телгә әверелдерергә тиеш. Аны белү чынлап та ихтыяҗ тудырса, аны өйрәнергә теләрләр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Маладис...малайка

    Мөһим

    loading