16+

Роберт Миңнуллин мәзәкләре

Барып җитеп булмый...

Роберт Миңнуллин мәзәкләре

Барып җитеп булмый...

Роберт Миңнуллин Уфада яшәүче язучы Марат Кәбировтан сораштыра икән:
– Башкорт язучыларының ел йомгакларында быел булдыңмы соң?

Марат Кәбиров:
– Юк шул, бу юлы барып булмады.

Роберт Миңнуллин:
– Элекке елларда ничек үтә торган иде соң?

Марат Кәбиров:
– Белмим шул, башка елларда да барып булмаган иде.

 

«Бала-чага тиз үсә бит ул!» 
Беркөнне радиода эшләүче Лена Шәфыйкова янына шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов килеп керә:
– Лена апа, әле генә кызыбыз туды. Иртәгә алып чыгарга кирәк. Кулымда бер тиен акчам юк. Үтермә, бала чүпрәкләре алырга биреп тор инде бераз! Гонорар алу белән кайтарырмын!

Нишләсен, бала хакына дип, Лена ханым булган акчасын Мөдәррискә тоттыра. Тегесе кош тоткандай очып чыгып китә. Бер атна уза, ике атна, бер ай, ике ай... Күпмедер гомер узгач, Лена ханым урамда Мөдәррисне очрата:

– Нихәл, Мөдәррис, кыз үсәме?

– Үсә, Лена апа, үсә! Өченче класска күчте инде!

– Ничек инде өченче класска? Әле берничә ай элек кенә туды түгелме соң кызыгыз?

– Һи-и-и, бала-чага тиз үсә бит ул хәзер! – ди дә Мөдәррис, тиз генә халык арасына кереп югала. 

 

Бәдрәф
Латыйф, Җәләй студентларны ияртеп, экспедициягә чыгып китә. Машина өстендә бик озак барганнан соң, ерак бер авылга барып төшәләр. Аяклары оешкан, шактый кысталган Латыйф ага, машинадан төшү белән, беренче очраган малайдан:

– Монда сезнең бәдрәф кайда? – дип сорый.

– Безнең авылда андый кеше юк бит, абый, – җавап бирә теге малай.

Фото: addnt.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading