16+

«Рәхмәт сиңа, «алтын куллы» әтием!»

Мин сезне үземнең алтын куллы әтием – Сәләхов Рамил Җәмигънур улы белән таныштырмакчы булам.

«Рәхмәт сиңа, «алтын куллы» әтием!»

Мин сезне үземнең алтын куллы әтием – Сәләхов Рамил Җәмигънур улы белән таныштырмакчы булам.

1977 елның 23 июнендә ямьле табигатьле Чуракай авылында дөньяга килгән ул. Дөресрәге, Роберт абый Миңнуллин әйтмешли, әнисе аны «Сөн буеннан алып кайткан». Чөнки балачак хатирәләрен сораштыра башласаң, алар әтиемне Сөн буйларына алып кайта: ничек көннәр буе өйгә кайтмый су коенуларын, балык тотуларын ул бик тәфсилләп безгә бәян итә. Әти-әниләре – гади авыл кешеләре. Үз үрнәкләрендә безгә яхшы, дөрес тәрбия бирделәр, ди ул (әнисе, кызгынычка, күптән инде яман шеш авыруыннан вакытсыз дөнья куйган). Авылыбызның гына түгел, Актаныш районында алдынгы тракторчы булган әтисе көне-төне эштә – басуда. Бабам күп мәртәбәләр район җитәкчелеге тарафыннан зур-зур бүләкләргә ия булган, мотоцикл белән бүләкләнгән. Шушыларны күреп-белеп үскән әтиемнән уңыш серен сорасаң, һич икеләнүсез – тырышлыкта, дияр иде. Үз авылында унберьеллык мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан шәһәренә юл тота. Ә инде биш елдан, югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып, үз туган авылына әйләнеп кайта. Аспирантурага кереп, уку йортында калырга тәкъдим булса да, авыл үзенә тартты, ди ул. Татар халкында, атасына карап – улын коч, анасына карап – кызын коч, дигән мәкаль бар. Шушы хикмәтле сүзне истә тотыпмы, әнием Казаннан кайткан яшь белгечне тиз арада «эләктереп» тә алган: шул елны ук матур итеп туй ясап, өйләнешеп тә куялар. Ә әнием мәкаль белән бер дә ялгышмаган бит: әтиемнең булдыклыгын күреп, берничә елдан үз туган авылы мәктәбенә җитәкче итеп билгелиләр. 2007 елда «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңеп, иң зур мәртәбәле бүләк – Россия Президенты Грантына ия була. Бик күп санда мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы исеме бирелә. Бу вакытта аңа нибары 30 яшь була.

Ә инде гаиләбезгә килсәк, әнием белән әтием өч кыз тәрбияләп үстерәләр. «Уңыш серен» инде алардан алабыз: апам Айсинә, санап бетергесез мактау кәгазьләре, грамоталар яулап, бүгенге көндә әтием юлыннан китеп, Казан федераль университетында белем ала. Уңышларының иң-иң зурларына гына тукталсам, 2017 елда – татар теле һәм әдәбияты фәненнән Халыкара олимпиада җиңүчесе, 2016-2017 елларда – «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең I-II дәрәҗә диплом иясе, күп еллар татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадалары призеры. Мин, уртанчы кызлары Ләйсән, Актаныш мунициапаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының VIII сыйныфында укыйм, шулай ук күп кенә бәйге-конференцияләрдә җиңүләр яулыйм. Сеңелем Таңсылу әлегә I сыйныфта гына укый, әмма бездән бер дә калышмый: «Йолдызлык» фестивалендә конферанс номинациясендә I урын яулап, Зилә Сөнгатуллина кулыннан диплом алуга иреште ул! Бу уңышларга ирешүебез, әлбәттә, әти-әниебезнең безгә дөрес юнәлеш, тәрбия бирүенә бәйле.

Яхшы, гадел, тырыш җитәкче булуын күреп, әтиемне 2016 елдан Актаныш муниципаль районы мәктәп директорларының берләшмә җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу инде үз мәктәбең өчен генә түгел, ә район мәктәпләрендәге мәгариф эшчәнлеге өчен дә зур җавапчылык алу. Соңгы елларда районнарда Әтиләр Советы оешты, тәрбия өлкәсендә соңгы елларда бераз йомшарган дилбегәне кабаттан әтиләр кулына тапшыру, замана тәэсирендә дип әйтимме, бала тәрбияләү өлкәсеннән бераз читләшкән әтиләрне бу эшләргә тарту буенча зур гына эшләр башкарыла. Әтиемнең Актаныш муниципаль районы Әтиләр Советы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнүе дә аның үрнәк әти булуына бер дәлил түгелмени?!

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халкыбыз. Бераз буш вакыты булса, Илаһи затка караган кебек бик кадерләгән умарталары янына ашыга. Умарта кортларыннан без кешеләргә бик күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк, ди ул. Һәм ул өйрәнә дә: рәсем ясаумы, ихатада тимердән эретеп ябыштыру эшләреме, гөлбакча бизәүме, агач эшеме – барысы да әтиемнең яраткан шөгыльләре. Башкарган эшләреннән ямь табып, рәхәтлек кичереп гомер итә ул әнием белән. Рәхмәт сиңа, «алтын куллы» әтием! Телебезгә карата һөҗүм барган дәвердә дә рухыңны төшерми, югары квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып, озак-озак еллар милләтебезгә хезмәт итәргә язсын.

Ләйсән Сәләхова, Актаныш мунициапаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының
VIII сыйныф укучысы.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading