16+

Ришат Төхвәтуллин: «Тамашачылар бозылмасыннар иде»

Татар халкының яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллин «Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» милли музыкаль премиясенә дүрт мәртәбә лаек булды. Быел җырчы бишенче тапкыр лау­реат исеменә дәгъва кыла. Ришат Төхвәтуллин – мондый зур дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер җырчы. Ул милли музыкаль премиянең бишенче тантанасы турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Ришат Төхвәтуллин: «Тамашачылар бозылмасыннар иде»

Татар халкының яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллин «Болгар радиосы»ның «Алтын йолдыз» милли музыкаль премиясенә дүрт мәртәбә лаек булды. Быел җырчы бишенче тапкыр лау­реат исеменә дәгъва кыла. Ришат Төхвәтуллин – мондый зур дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер җырчы. Ул милли музыкаль премиянең бишенче тантанасы турында үз фикерләре белән уртаклашты.

– Сез – «Алтын йолдыз» милли музыка премиясенең бишенче ел рәттән лауреаты булып танылуга дәгъва кылган бердәнбер җырчы. Горурлану хисләре кичерәсезме?
– Андый зур горурлык әллә ни сизелми, әмма үз өстемдә җавап­лылык тоям. Бу проект башкалардан аерылып тора, чөнки анда халык фикере исәпкә алына. Халык үзенә ошаган җырчыны сайлый һәм лауреатларны үзе билгели. Тантана туры эфирда бара, аны бөтен дөнья татарлары карый, бәлки шуның өчен дә әлеге проект минем өчен бик җаваплыдыр. Бишенче тапкыр катнашам икән. Лауреат статуэткаларын туып-үскән йортымда саклыйм. Алар миңа һәрвакыт шушы зур вакыйганы хәтерләтеп тора. Узган ел «Ел җырчысы» номинациясендә җиңү яуладым, бу минем өчен, һичшиксез, зур иҗат этәргече булды. Моның өчен проектны оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.

– Бишенче тантана ул – кечкенә генә бер юбилей. Син – әлеге тантаналарны беренчесеннән алып бишенчесенә кадәр чагыштыра ала торган бердәнбер җырчы. Милли музыка премиясе беренче елда нинди иде һәм син бишенче тантананы ничек күрәсең?
– Беренче милли музыка премиясендә сәхнәгә чыкканда, кулларым калтыраганы истә. Ул вакытта да минем өчен премия тантанасы бик җаваплы концерт иде. Бүген, үзем дә шул даирәдә «кайнагач», редакциянең бу тантананы югары дәрәҗәдә уздыру өчен бар көчен куйганын күрәм. Алар бу эшләрне халык өчен дип башкаралар. Беренчедән, халкыбызның милли җырларын пропагандалыйбыз. Проектның биш ел эчендә зур үсеше бар. Ул дөрес юлда һәм кыйбласын алга таба да югалтмасын дип телим.

– Милли музыка премиясе белән берлектә «Кайнар хит» хит-парады эшләп килә. Сезнең фикерегезчә, милли музыканы үстерүдә, татар тамашачысына яңа исемнәр ачуда премия һәм хит-парад эшчәнлеге дөрес юнәлештә алып барыламы?
– Эш бик дөрес юнәлештә алып барыла, чөнки бу яшь җыр­чылар өчен үзләрен сынап карарга менә дигән форсат. Мин үзем дә шулай башлап җибәрдем. Бөтен дөнья сине туры эфирдан карый һәм син тере тавышка җырлыйсың. Тамашачының бәясен, залдагы атмосфераны күреп, күп нәрсәгә өйрәнә аласың. Алар сине күтәрә дә, әгәр инде сыйфатың булмаса, киресенчә, төшереп тә җибәрә алалар. Җырчылар үзләрен премия һәм хит-парад аша сынап карау мөмкинлегенә ия. «Кайнар хит» хит-парадын ел дәвамында телевизордан күрсәтүне бик дөрес дип саныйм, чөнки «Яңа Гасыр» каналын бөтен дөнья татарлары карый. Бүтән мондый телевидение юк. Мин «Яңа Гасыр» каналын аеруча яратам. «Болгар радиосы» белән телеканалның уртак хит-парадын бик дөрес юнәлеш дип исәплим. Һәрвакыт үсештә булсын, бер урында туктап тормасын – премия һәм, аерым алганда, хит-парадка теләгем шундый.

– Бишенче тантанага тамашачы нәрсә күрергә өметләнеп килә? Җырчы бу хакта һәм үзенең образы турында сәхнәгә чыгар алдыннан уйлыймы?
– Күбрәк сценарийдан чыгып төрле нәтиҗәләр ясыйбыз. Мин үземне милли җырларыбыз­ны җырлаучы, онытылган җырларыбызны кире тамашачыга кайтаручы артист буларак күрәм. Тамашачыларга һәм яшь буынга үзебезнең гореф-гадәтләребезне, халык җырларын, милләтебезгә хас булган милли музыканы тапшыручы кеше дип саныйм үземне. Сүз дә юк, бу эш зур җаваплылык һәм тугры хезмәт таләп итә. Быелгы тантанада минем шул якка басым ясыйсым килә.
 
– Кышкы кичтә «Алтын йолдыз» Милли музыка премиясе тантанасына килеп утырган тамашачыга теләкләрең нинди?
– Тамашачылар замана артыннан куып, Россия, Европа һәм Америка эстрадасына карап бозылмасыннар иде дигән теләктә калам. Үз телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез. Җыр-моңны, милли сыйфатны югалтмасак иде. Без – башка милләт. Без, чит илдәге кебек, ярымшәрә чыгып, сүзсез һәм мәгъ­нәсез җырлар башкарып кына үз милләтебезне һәм яшь буынны тәрбияли алмыйбыз. Сүземнең асылы нәрсәдә – бу эш катлаулы һәм авыр булса да, яшь буынны без тәрбияләргә тиеш. Тамашачылар моны ишетергә һәм аңларга бурычлы. Беркайчан да җиңел юл сайлап кына, дөрес юлдан барам дип уйламагыз. Тамашачыларга зур рәхмәт, аңлавыгыз өчен дә рәхмәт. Барысы да яхшы булыр!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading